поиск новостей
  • 28.03 "Хан кызы Турандык". Тинчурин театры. 18:30
  • 28.03 "Камыр батыр" Кариев театры 13:00
  • 29.03 "Төш". Тинчурин театры. 18:30
  • 29.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры. 18:30
  • 30.03 "Сүнгән йолдызлар". Тинчурин театры. 18:30
  • 30.03 "Нигез ташлары" Кариев театры. 18:00
  • 31.03 "Кияү урлау". Тинчурин театры. 18:30
  • 01.04 "Беренче мәхәббәт". Тинчурин театры. 17:00
  • 02.04 "Туй алдыннан". К.Тинчурин театры. 17:00
  • 04.04 "Хан кызы Турандык" К. Тинчурин театры. 18:30
  • 05.04-05.03 "Шах...Мат!" К. Тинчурин театры. 18:30
  • 06.04 "Мәхәббәт баскычы" К. Тинчурин театры. 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Март
  • Сәйдә Зыялы - язучы
  • Мансур хәзрәт Җәләлетдин - дин әһеле
  • Рәшит Сабит - шагыйрь
  • Ремонт очков, ювелирных изделий, замена батарейки в часах, заточка парикмахерского и маникюрного инструмента. Качество и гарантия. Низкие цены. Опытный мастер. г.Казань, Амирхана, 71. +79600430099, Айнур
  • Продаю УАЗ 3303 грузовой бортовой 1987 года.с ПТС. В Сабинском районе.Цена 160000 руб. Тел. 89196996256.
  • Актаныш.Прадаётся стиральная машшина Candy, в хорошим рабочем состоянии,в эксплуататции 4 года. Цена 20тыс.торг. званки 89274735613 или в личку.
  • Продается 1комнатная квартира в Вахитовском районе(напротив Чеховского рынка)26,6кв метров.89274198744
  • Ибраhимов проспектында,9 этажлы йорт,6нчы каттагы,1 булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ,телефон 89178733899.
  • Бер булмэле квартира яки гостинка сатучы юкмы тел 89196432874
  • “Светлый” ЖК (Куюки) 1 бүлмәле фатир озак вакытка гаиләле кешеләргә тапшырыла. 3 этажлы өйнең 1 катында. 49 кв.м. кирәкле җиһазлар бар.Индивидуаль җылыту.Парковка өй янында. Шәһәр автобуслары йөри. 12000 сум+ ком.услуги. тел.89393932099
  • Хатын кыз киемнэре сатып алам. Эчке кием. 46-48 размер. Ватсапка язфгыз. 89375249498
  • Исәнмесез, Казанда снимать итү өчен общагадан бүлмә эзлим (только хозяиннан) 89274823084
  • Ремонт очков, ювелирных изделий, замена батарейки в часах, заточка парикмахерского и маникюрного инструмента. Качество и гарантия. Низкие цены. Опытный мастер. г.Казань, Амирхана, 71. +79600430099, Айнур
Архив
 
24.11.2022 Шоу-бизнес

Гөлнара Тимерҗанова: "Элек тә җырчылар концертлар куйган. Җырчыга да ут, җылылык, газ өчен түләргә кирәк"

Концертта катнашкан һәр артист үзенең иң яхшы җырларын башкарды. Рус телендә чыгышлар да булды. Артистлар җырлап туя алмады. Сәхнә артыннан кире борылып чыгып, яңадан микрофон тотучылар да булды. Халык та, канәгать калды. Сүз башым бит Шүрәле дигәндәй, шунысы хак – ярдәм кирәк. Искәндәр Биктаһиров әйтмешли: “Алла ярдәм бирсен, өйдә калганнарга да, анда булганнарга да”.

"Чулпан" мәдәният үзәгендә хәйрия концерты узды. Аны Гөлнара Тимерҗанова һәм Резедә Исмәгыйлева махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышлап оештырды. 
 
Тамаша башланганчы бу изге эшнең башында торган кешеләр белән җәһәт әңгәмә кордык. Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Тимерҗанова үз фикерләре белән уртаклашты.

–  Гөлнара Тимерҗанованың сәхнәгә кайтуын халык зарыгып көтте. Нинди яңалыкларыгыз бар?
– Без яшибез, югалмадык. Илләр тынычланса, яз көне зур концертлар планлаштырабыз. Тамашачыларның мәхәббәтен югалтмадым. Аларга чын күңелдән чыккан җырларымны бүләк итәм. Алар да ихлас булсын иде.

– Мобилизация гаиләгезгә кагылдымы?
– Гаиләме читләтеп үтте. Якыннарым, туганнарым арасында  мобилизацияләнгәннәр бар. Бертуганымның кияве чакырылды, гаилә корганнарына бер ай гына иде.
 
– Хәзер җырларга кирәкме?
– Җырларга кирәк. Элек тә җырчылар концертлар куйган. Бу безнең эшебез. Җырчыга да ут, җылылык, газ өчен түләргә кирәк.
 
– Хәйрия концертын оештырырга кем булышты?
– Тамашада 155 гимназия балалар коллективлары да катнаша. Алар – безнең киләчәгебез. “Сөембикә” төркеме составында кызым да чыгыш ясаячак. Бу чараны оештыруда Яңа Савин районының мәгариф бүлеге дә зур роль уйнады. Мәктәп, балалар бакчалары хезмәткәрләре егетләргә ярдәм итүгә үз өлешләрен кертте, билетлар алды. Чыгыш ясаган һәр артистка рәхмәт әйтәм. Бер шалтыратудан ук хәйрия концертында чыгыш ясарга риза булдылар.

– Концерттан җыелган акчаны ничек тотасыз?
– Военкоматларга барып кирәк-яраклар исемлеген алдым. Кайдадыр 19 йокы капчыгы кирәк. Бүген үк алып бирә аласызмы, дип сорадылар. Бинокльнең бәясе генә 15 меңгә якын. Акчаны кемнеңдер шәхси хисабына күчерәсебез килми, барысын да үзебез сатып алабыз. Бу җыелган сумманың дөрес тотылуына ышаныч биреп тора. Концерттан соң, военкомат вәкилләре белән үзем барам.
 
Хәйрия концертында татар эстрадасы йолдызлары чыгышыннан кала дефиле дә оештырылды. Резедә Исмәгыйлева үзенең коллекциясен тәкъдим итте.
 
– Тукымаларны Миланнан сатып алдык. Бу киемнәрне сатудан кергән акчалар шулай ук махсус операциядә катнашучыларга ярдәмгә китәчәк. Гөлнара белән үзебез булдыра алган хәтле ярдәм итәбез. Кешеләрнең дә кәефен күтәрәбез, файда да китерәбез. Мобилизация гаиләмә кагылмаса да, егетләребез безне яклый, саклый. Аларга үз көчемнән килгән хәтле ярдәм итәсем килә, – диде Резедә Исмәгыйлева.
 
Концертта катнашкан һәр артист үзенең иң яхшы җырларын башкарды. Рус телендә чыгышлар да булды. Артистлар җырлап туя алмады. Сәхнә артыннан кире борылып чыгып, яңадан микрофон тотучылар да булды. Халык та, канәгать калды. Сүз башым бит Шүрәле дигәндәй, шунысы хак – ярдәм кирәк. Искәндәр Биктаһиров әйтмешли: “Алла ярдәм бирсен, өйдә калганнарга да, анда булганнарга да”.
 
Концертта катнашучылар: Георгий Ибушев, Азат Тимершәех, Искәндәр Биктаһиров, Рәсим Низамов, Резидә Шәрәфиева, Кирам Сатиев, Олег Фазылҗанов, Алсу Хәбибуллина, Зоя Борисова, Равил Каюмов, Гөлнара Тимерҗанова, Константин Планкин, Нәсимә Зәкирова, Энҗе Шәймурзина, Нәргиз Камал,  “Сөембикә” һәм “Миллениум” балалар бию төркемнәре.
 
Илгизә Галиуллина
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 24.11.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Глобэкс промоушен
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar