|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.11.2022 Ир белән хатын
Ире белән өч елдан соң күрешкәч, шул ук көнне үлгәнНика исемле 30 яшьлек рус хатыны ире белән өч ел аерылышып торганнан соң күрешкән һәм шул ук көнне үлгән. Хатын Кытайда музыка индустриясендә эшләгәндә 2018 елда 38 яшьлек Оуян белән танышкан. 2019 елның апрелендә гашыйклар өйләнешә, сентябрьдә Никаның әнисе белән танышырга Русиягә кайталар. Ир күп тә үтми Кытайга кайтып китә.
Хатыны аның янына берничә айдан кайтырга планлаштыра. Әмма Кытайда коронавирус пандемиясе сәбәпле кертелгән чикләүләр аркасында ир белән хатын бары тик 2022 ел ахырында гына кавыша ала. "Елый-елый кочаклаштык. Мин бик бәхетле идем. Әмма өйгә кайтышлый фаҗига булды", - дип сөйли Оуян.
Аның сүзләренчә, өйгә кайтканда Никага тын алу авырлаша. Ир хатынын дәваханәгә илтә. Табиблар Никага үпкә артериясе тромбоэмболиясе диагнозы куя. Кисәк барлыкка килгән чир аркасында Никаның йөрәге туктый. Бирешәсе килмичә, Оуян хатынын икенче, бу дәваханәдән 150 км ераклыкта урнашкан, дәваханәгә илтә. Әмма Ника барыбер үлә...
Никаның чире самолетта озак очу сәбәпле барлыкка килгәндер, дип фаразлый Оуян. Кинәт үлеме очракта Ника эчке органнарын мохтаҗларга "бирергә" теләгән, шуңа әнисе рөхсәтеннән табиблар аның органнарын авыруларга күчереп утырткан. Бавырын ике өлешкә бүлеп, бер үсмергә һәм яман шеш бн авыручы иргә күчереп утыртканнар. Бөерләрен уремиядән җәфаланган ике пациентка күчергәннәр. Никаның очрагы күпләрне дулкынландырган. Интернет-кулланучылар ничәмә кеше гомерләрен коткарган хатынга рәхмәтләрен җиткергән.
"Нинди мәрхәмәтле рус хатыны. Тыныч йокла. Рәхмәт сиңа! Кытай халкы сине онытмый!" - диелгән бер комментарийда. Чыганак: lenta.ru
Автор:Әлфия Шакирҗанова
--- |
Иң күп укылган
|