поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
23.11.2022 Җәмгыять

Рәхмәт сезгә, “акыл чыбыгы”на кагылмаган әниләр!

Хатын-кызның җәмгыятьтә тоткан урыны турында бик күп язып булыр иде. Шөкер, эшлекле, сәләтле, булдыклы хатын-кызларыбыз бихисап. Геройларны эзләп интегәсе юк, Президент хакимиятендә дә, төрле министрлыкларны җитәкләүче, зур оешма-предприятиеләр директоры, авыл советлары башлыгы йөген тартучы, җәмгыять эшендә чабып йөрүче, яшь буынны тәрбияләүгә, рухиятебезне саклап калуга зур өлеш кертүче, спортта дан казанучы, фәнни ачышлар ясаучы, татар дөньясын данга күмүче, туган тел-мәдәният дип җан атучы хатын-кызларыбыз бихисап.

Әмма, минемчә, нинди генә вазыйфаны биләмәсен, ни белән генә шөгыльләнмәсен, хатын-кызның иң төп тәгаенләнеше, бурычы бар: ул да булса гаилә учагын саклау, балалар тәрбияләү. Юкка гына борынгылар: “Кыз бала тәрбияләү — милләт тәрбияләү”, — дип әйтмәгән. Әти кеше, балалар тормышында никадәр мөһим роль уйнамасын, гаилә тормышының нигезләрен безгә әни кеше бирә. Шуңа да ул ир баланы булачак гаилә башлыгы, кыз баланы — гаилә учагын саклаучы итеп тәрбияләргә тиеш. Балалар бакчалары, мәктәпләр, җәмгыять — соңыннан, ә иң элек — гаилә, тәрбия, минемчә шуннан: әнкәйнең җылы учларыннан, әткәйнең киңәшләреннән башлана.
 
— Тор, кызым, мин сыер саварга чыгам, плитәгә шприцлар утырттым, кайнап чыккач сүндерерсең. Ак бабаең ныклап чирләп киткән, укол салып кайтырбыз, — шулай сөйләнә-сөйләнә әнкәй минем аркадан сөя. Ә үзенең күзләре боек. Менә инде икенче ай урын-җирдә ятучы ак бабайны уйлыйдыр ул. Авылда бүтән кешедә шприцлар булмаганлыктан, без аңа көн дә укол ясарга йөрибез. Иртәле-кичле. Әнкәйне кечкенә чагында эт талаган, ул әле дә этләрдән курка, шуңа да үзе белән мине ияртеп йөри. Мине “эт бичәсе” диләр, шуларны күрсәм, һушым китә, авылның барлык этләре — минем дуслар! Әнкәй янына мин аларны якын да җибәрмим. Бер генә кычкырам — хәзер борылалар. Шуңа да, иртәнге йокы бик тәмле булып, йомшак юрганнан бер дә аерыласы килмәсә дә, торып, аш бүлмәсенә юнәләм — әнкәйнең йомышын үтәми булмый. Бер тапкыр вакытында карамыйча, суы бетеп, шприц шартлады инде. Әнкәй бик көенде анда: “Ай, Аллакайгынам!” — дип өч-дүрт кабатлады. Әмма мине әрләмәде. Монысы соңгы шприц, ватарга ярамый. Тагы берәү бар-барын, тик ул бик зур, энәсе дә зур, “болай да авырткан тәннәрен авырттырып” дип, әнкәй анысын йөртми.
 
Мин газ плитәсен сүндерүгә, әнкәй дә кереп җитә. Ул салып биргән бер стакан җылы сөтне эчеп алгач, без авылның иң очында яшәүче ак бабайларга китәбез. Авылда әнкәй укол салырга йөрмәгән берәр йорт калдымы икән? Тау яктагы Әгъзам абыйларга да, теге оч Тәнзилә апага да, тагы әллә кемнәргә, әллә кемнәргә барган бар безнең. Ярдәм сорап килгән кешенең берсен дә кире какканы юк әнкәйнең, һәр кемгә ачык ул, һәр кемгә ярдәм итәргә әзер. Махсус медицина белеме дә юк үзенең, югыйсә. Җиде класстан соң авылларында фельдшер пункты ачылгач, авыл советы рәисе кушуы буенча шунда медсестра-санитарка булып эшли башлаган. Укол ясарга да, яраларны эшкәртергә дә — барысына да өйрәнгән. Шуңа, күзләренә чүп казалса да, пешсәләр, егылып имгәнсәләр дә безнең әнкәйгә киләләр. Мин дә үскәч врач булырмын, дип уйлыйм. Югыйсә, әнкәй барысына да ярдәм итә дә ул, ә менә үзе авырып китсә, укол салучы юк, берсе дә белми. Бик жәллим мин аны мондый вакытларда, тизрәк аны терелтәсе, аякка бастырасы килә. Әнкәй чирләсә, ни­гәдер, өй эче бик күңелсез булып кала, йортның төсе дә, яме дә бетә. Бер нәрсә дә, хәтта әкиятләр тапшыруы, мультфильмнар да кызык түгел. Әйе, үскәч миңа, һичшиксез, табиб булырга кирәк. Ул чагында әнкәем бер тапкыр да чирләп карамас!
 
...Иртәгә Сабан туе. Бүген безнең өйдән көне буе кеше өзелми. Барысы да бәйрәмгә әзерләнә. Кемгәдер күлмәген тарайтырга, кемгәдер кыскартырга, кайсысына бөтенләй яңаны тегәргә кирәк. Әнкәй иске “Зингер” машинасы артыннан кузгалырга да җитешми. Ме­нә-менә чәй эчәргә торыйм дисә, туганкаем, шушыны гына эшләп бир инде дип, әле Сания апа, әле Нафкия апа килеп керә. Әнкәй киемнәрен кидереп карап, үлчәмен алып, “ярар-ярар, өлгертермен” дип, тагы да үзе­нә эш алып кала. Тегүче белеме юк үзенең, әмма искиткеч оста тегә. Без, алты бала, һәрвакыт әнкәйнең куян тиреләреннән теккән бүрек, туннарын киеп үстек. Ят кеше­ләр юлда туктатып, безнең киемнәрне кайдан алдыгыз дип сорыйлар, ә кайберләре “әнкәй текте” дигәнгә генә ышанмыйча, тотып-тотып карыйлар иде. Ә инде аның авыл кешеләренә теккән күлмәкләренең исәбе-хисабы да булмагандыр. Кибетләрдә кием юк, туй-мазар, юбилейга чакырсалар, кайдандыр юнәткән кадерле крепдешин, сатин, парча, ефәк тукымаларын күтәреп әнкәйгә киләләр. Ул үзе — дизайнер, үзе модельер, үзе кисүче, үзе тегүче. Рәхмәтләрен укый-укый күлмәкләрен алып чыгып киткәндә, теккән киемен ошатуларына әнкәй күлмәк хуҗасыннан да ныграк үзе сөенә. Кайда анда берәрсеннән берәр сум акча сорау?! Бу әнкәйнең башына да килми. Аныңча — туган-тумачага, күрше-күләнгә һәркем булдыралганча булышырга тиеш. Менә әле дә, үзенең тормыш девизына тугры булып, кемгәдер күлмәк тегә. Ә мин инде хафага төшәм. Чөнки әнкәй миннән өч яшькә зур апам белән миңа да яңа күлмәк тегәрмен дигән иде бит, ә инде күктә ай калыкты, йолдызлар чыкты. Әнкәй генә һаман бушамаган. Барлык күрше кызлары Сабантуйга өр-яңа киемнән булып, апам белән без генә искедән булырбыз микәнни?
 
— Ят, бәбкәм, ят. Иртәгә бәйрәм бит, ял итәргә кирәк. Ә күлмәк өчен көймә, менә Дарсина апаң­ның күлмәгенә сә­дәфләрен генә беркетәсем калды, аннан сиңа те­гәрмен. Ят, йокла, — дип, минем уйларымны белгәндәй, тынычландыра әнкәй. Аның арыган күзләре миңа елмаеп, назлап карый. Әй, шушы бер караш, бөтен борчу-хәс­рәтләрне, кайгы-начарлыкларны себереп ташлагандай, юкка чыгара да куя! Күңел тынычланыр өчен әнкәйнең бер ягымлы карашы җитә шул. Мин тынычланып урыныма яту белән, әкрен генә текелдәгән машина тавышына йоклап китәм. Ә иртән торуыма — урындык аркасында апам бе­лән миңа дип тегелгән, үтүкләп куелган күлмәкләр эленгән! Хәтта кесә­ләрен, якаларын чигеп, читләрен тасма белән би­зәргә дә өлгергән әнкәй. Тик менә кайчан барысына да җитешкәндер, кайчан йоклагандыр — монысы гына миңа гомерлек сер булып кала. Шул иске “Зингер” тавышына йокыга талган чакларның исәбе юк, машина текелдәп тормаса, мин хәтта йоклап китә алмый азаплана идем. Ә әнкәй текте дә текте: дусларына, күрше­ләренә, туганнарына, балаларына, оныкларына... Аның куллары тудырган искиткеч матур күлмәкләргә, зәвыклы итәк-костюмнарга, кешеләрнең шат йөзләренә карап, минем дә тегүче буласым килде. Әйе, тегүче булачакмын, һичшиксез, матур-матур киемнәр тегеп, кешеләрне сөендерә­чәкмен!
 
...Әнкәй камыр баса. Онга баткан куллары шул кадәр җитез йөри ки, мин күзне алмый, аның харәкәтләрен күзәтәм. Мичтә шартлап каен утыны яна, казанда аш кайный. Әнкәйнең тыштагы эшләрен бетереп, өйгә кергән чагын мин көтеп алам. Хәзер камырны формаларга тутырып, кабарырга куячакбыз, аннары ул миңа бушап калган чүпрә чиләген кырырга кушачак. Мин аны әнкәй кушканча матур, чиста итеп эшләргә тырышам. Шуннан соң бер-ике суган чистартып турап, без аны мичнең иң алдында пешкән кечкенә ипи эченә салачакбыз. Әй, тәмле дә була инде шул суганлы ипикәй! Гомүмән, әнкәйнең күмәч-пәрәмәчләрен, шәңгә-коймакларын бик мактыйлар. Аеруча бә­леш­ләре килешә аның. Әнкәй иттән дә, бәрәңгедән, кабактан да, баланнан да пешерә бәлеш­ләрне. Безне бәлешләрне матур итеп ябарга өйрәтергә дә онытмый. Камырдан “үреп” күмәчләр ясаганда, вак бәлешләрнең өс­тен бизәгәндә “синеке бигрәк матур чыга, кулың килешле” дип мактап алса, түбәләр күккә тиеп китә. Мондый сүзләрдән соң тагы да тырышыбрак, дәртләнебрәк эшлисең. Эчтән генә, үс­кәч, пешекче булырмын әле, әнкәй кебек шундый тәмле-тәмле ризыклар пешерермен, дип уйлыйсың.
 
Бервакыт, бик күп еллар үткәч, мин кибеттә “француз икмәге” дигән язуны күреп, кызыксынып якын килдем. Ныклабрак карасам, астына вак кына хәрефләр белән “суганлы ипи” дип язылган. Сатып алдым да, түземлегем җитмичә, тукталышта ук сындырып, кабып карадым. Нәкъ балачакта әнкәй салган ипи тәме иде бу! Кырыктан узган хатынның, үзалдына елмая-елмая тукталышта ләззәтләнеп ипи ашавы бик сәер күренеш булгандыр анысы, әмма мин үземне азга гына булса да балачакка, әнкәй янына кайткандай хис иттем. Ә үзем: “Шулай, французларча, ипи пешерүне кайдан белгән икән минем әнкәй?” — дип, уйладым.
 
...Алты баласын, ирен, үз әнисен, каенанасын ашаткач, әнкәй үзе дә өс­тәл артына утыра. Ясап алган чәен ул чынаякка салып эчә. Әмма авырайган күз кабаклары йомыла да, әнкәй өстәл артында утырган килеш йокымсырап китә. Кайнар чәе өстенә түгелеп, пешә күрмәсен дип, минем котым алына. Сак кына аның кулларына кагылам, ул уянып китә, миңа карап елмая. Ә инде, чәен эчеп бетергәч, бөтен өй эче, бөтен авыл йокыга тал­ганда, минем өчен иң бәхетле минутлар җитә. Сары шкафның тартмасыннан әнкәй таушалып беткән китапларны чыгара. Һәм без икәүләп серле әдәбият дөньясына чумабыз. Һади Такташ, Абдулла Алиш, Муса Җәлил китапларын әнкәй миңа кыч­кырып укый. Хәер, укымый, ә сөйли. Җиде класс белемле әнкәй алар­­ның күбесен, олы-олы поэмаларны яттан бе­лә һәм тәэсирле итеп укый иде. Шигърияткә, гомүмән, әдәбияткә сөю минем күңелдә шушы татлы минутларда ярал­ган­дыр. Йорттагы кайсы гына өстәлнең япмасын күтәреп карасаң да, анда шигырьләр бастырылган газеталарга тап буласың. Шигъ­рияткә гашыйк әнкәй со­ңыннан иркенләп укырмын әле дип, аларны җыеп бара. Газеталары инде саргаеп беткән, шактый таушалган, әмма өй җыештырган саен, ул аларны ыргытмыйча, тагы кадерләп шунда, урынына, салып куя. Тәмләп, иркенләп укырга вакыты гына әле һаман да җитми дә җитми...
 
Минем әнкәй — йөзләгән, меңләгән авыл апа­ларыннан берни бе­лән дә аерылмый. Туктаусыз йөгерә: печәнен дә чаба, малын да карый, утынын да яра, сыерын да сава. Озын толымын ул элек матур итеп өеп йөртә иде, ә хәзерге сирәк чәчләре җыйнак кына итеп үрелгән. Әнкәй әле дә аларны итәгенә ак яулык салып, башын аска иеп тарый да, коелган чәчләрен кулы белән җыеп, учакка яга. Башында — һәрчак җыйнак кына матур яулык.
 
Интернетсыз чорда, китаплар укудан да мәхрүм булып, ачлыкта-ялангачлыкта үскән, өч-җиде сыйныф белеме булган шушы буын кешеләренең акылына, педагогик осталыгына, зирәклегенә сокланырсың! Ничек түземлеге җиткәндер, әмма әнкәй безне бер тапкыр да кычкырмыйча, тавышын күтәрмичә үстерде. Нотык укып утырмады. Хәер, аның моңа вакыты да булмагандыр. Аның яшә­е­ше, тормыш рәвеше, эш­ләгән эшләре, сөйләшүе, киенүе, үз-үзен тотышы — безгә тере үрнәк иде. Бар кабатлаганы: “Кешеләргә әйбәт булыгыз, таш белән атканга да аш белән атыгыз”, “Эштән курыкмагыз”, — дигән сүзләр иде. Боларын ул иренмәде, көненә унар кабатлады.
 
Ул биргән дәресләрне санап кына бетерерлекме икән?! Курчакларга бергәләп киемнәр теккәндә дә, көтү көткәндә, шомырт җыйганда, базда үргән бәрәңгене чистартканда да, түтәлләр утаганда да ул төрле хәлләр-вакыйгалар турында сөйләп, безгә акыл сеңдерә, дөньяның асылын төшендерергә тырыша иде. “Фәлән әбиегезгә чишмә суы кайтарып бирегез”, “фәлән кешегә сөт илтегез, сыеры таш­латкан” дигән йомышлары бе­лән ул безне мәрхәмәтлеккә, игелеккә, ярдәмчеллеккә өйрәтте. Әле дә ул шундый. Урамда сату итеп йөргән бер генә кешене дә чәй өстәле артына утыртмыйча чыгармый. Ут караучы, почта таратучы, пенсия китерүче керсенме — һәрберсенә кайнар чәе, җылы ашы әзер. “Салкын йортның коты булмый аның” дип, балаларыннан кайту хәбәре алса, инде вафат күршеләренең йортын ягып җылыта. Аның тәрәзә яңагына биш-алты йортның ачкычы эленгән, без: “Менә нинди бай син, ничә йортың бар!” — дип шаяртабыз, ә ул мәрхүм булган күршеләренең балалары кайтса, олы кунак килгәндәй сөенә, “кайттылар әле!” дип, шатлыгын уртаклашып, безгә чылтырата. Гает бәйрәменә йорты чистарсын дип, ялгыз яшәгән әбиләрнең тәрәзә пәрдәләрен, керләрен алып кайтып юа, үзләрен мунча ягып кертә. Бер баласы да булмаган әби-бабайлар бакыйлыкка күчкәч, алар рухына корбан чалдыра. Кешеләрне ничек шулкадәр яратып була икән дип, кайчак мин аңа аптырыйм хәтта.
 
Мин сине гомер буе жәлләдем, әнкәй, чөнки синең бар күргәнең — үзебезнең кечкенә авыл белән район үзәге арасы, балаларга кунакка барып кайтуыңны исәпләмәсәң, башкача дөньяга чыгып йөргәнең дә юк. Гомер буе эш тә эш: сыерлар, бакча, печән, утын... Җитмәсә, алты бала! Бервакыт мин сиңа бу турыда әйттем дә әле. “Әнкәй, сиңа бер-ике генә бала табып үстереп, үзең өчен яшисе калган! Болай үзеңә бөтенләй вакытың калмый”, — дип әйттем дә салдым. Ә син аптыравыңнан урындыкка утырдың.
 
— Ә мин сезне алты гынасыз дип азсынам. Җиде булсагыз — җиде шатлыгым, тугыз булсагыз — тугыз шатлыгым булыр иде! — дип җавапладың. — Мин бик бәхетле, балакаем, кемнедер кайгырту, кемдер өчен яшәү, көтеп алыр кешең булу — үзе бәхет ул, — дип тә өстәдең. Әйе, көтәсең шул. Һәр ял, һәр бәйрәм саен, бәлки кайтырлар дип, ашыңны җитештерәсең, бәлешләрең саласың. Ә инде кайтсак, бала-чагадай сөенәсең, оныкларыңны сөеп туя алмыйсың. Ярты төнгә кадәр сөйләшеп утырбыз, ә иртән торсак, балачактагыча, киемнәрнең сәдәфләре ныгытылган, элгечләре тегелгән, син чырагачка тыгып, мичкә кибәргә куйган җылы оекбашларны кулга тоттырасың. Кайчан җитешкәнсең?! “Әнкәй, нигә юдың инде шуларны, син түгел, без сиңа ярдәм итәргә тиеш ләбаса!” — дип ачуланабыз. Ә син башкача булдыра алмыйсың, безне караудан-тәрбияләүдән үзеңә тәм табасың. Безгә әнкәй кешенең үрнәген күрсәтәсең. Әлбәттә, синең кебек булуы искиткеч авыр. Балалар тыңламаган чакларында “өлеш” биреп аласы, кычкырасы, кайчак туктаусыз яңгыраган “ә нигә?”, “нилектән?”, “ни өчен?”нәреннән колакны каплап торасы килә. Түземлек җитми, һәр сорауларына җавап бирергә, җентекләп аңлатырга шулкадәр сабырлык, вакыт кирәк. Әле безнең абзар тулы мал да, унар сутый бәрәңге бакчасы да, кишер-чөгендер түтәлләре белән тулган алгы як бакча да юк. Суны да синең кебек әллә кайдан чишмәдән ташыйсы түгел — краннан ага, утын әзерлисе: кисәсе, ярасы, өясе, кочаклап ташыйсы түгел — батареялар һәрчак җылы. Шулкадәр мәшәкатьләрең бе­лән син, әнкәй, безне тәрбияләргә ничек җитешкәнсеңдер? Шуларны уйлый-уйлый мин хәйран калам. Шуңа да балалар бакчасын да, төрле түгәрәкләрне дә (алар бездә булмады да, юк та) үзләре алмаштырган авыл апалары алдында баш иясе килә. “Чын тормыш, чын матурлык авылда ул, балам. Ул гипермаркетларыгыз миңа кирәк тә түгел, монда — сәхрә, җәннәт — шушында”, — дисең син. Шәһәрдә эшсез үскән балаларның синең белән бергәләп чебиләр ашатып йөрүен, тырыша-тырыша бакча утавын, җиләк җыюын күреп сокланам. Син, һаман да шулай, бер үгет-нәсихәтсез, уен-көлке белән аларны эшкә җәлеп итә, өйрәтә беләсең. Һәр сүзеңдә — тирән мәгънә, акыл. Шуңадыр да, алар сиңа тартыла, сине бик ярата, яныңа кайтырга ашкынып тора.
 
...Мин табиб та, пешекче дә, тегүче дә булмадым. Соңрак аңладым: хуҗабикә, әни булу — болай да әлеге һөнәрләрне үз эченә ала икән. Әнкәй безне олы һөнәргә — хатын-кыз булырга өйрәткән, дөнья көтәргә әзерләгән. Кызым чыршы бәйрәменә бер көн кала Мальвина булам дип әйтеп салгач, тиз генә кулдан күлмәк теккәндә, яисә акча җитми торганда үземнең иске туннан улыма тун әмәлләгәндә, әнкәйнең “камырга берәр кашык бал салсаң, тиз күтәрелә ул” дип үзалдына сөйләнгән киңәшләрен искә алып, кунакларга бәлеш салганда, кайчандыр әнкәй укыган ши­гырьләрне сәхнәдән сөйләп, алкышлар яулаганда, балачактан эшкә өйрәтүе, рухи дөньябызны баетуы өчен мин аңа чиксез рәхмәтлемен. Без кечкенә чакта аның “адресламый” гына сөйләгән сүзләре, еллар үткәч, торып-торып искә төшә, ярдәм итә. Гади авыл хатынының нинди оста психолог, педагог булуына мин тагы бер кат аптырыйм. Шул вакыт бу ки­ңәшләрне безгә төбәп сөйләсә, каршына утыртып нотык укыса, без аларны тыңламаган да булыр идек әле. Ә менә бит әнкәй безгә аларны ничек итеп “сеңдерәсен” белгән!
 
...Бервакыт уеннан тәмам арып, ахирәтләремнең идәнендә сузылып ял иткәндә, күзем матчага кыстырып куелган ботакка төште. Карале, дип уйладым мин, мондый әйбер безнең дә түшәмдә бар бит, нәрсәгә кирәк икән соң ул? “Бәй, белмисеңмени, ул бит — акыл чыбыгы, шуның белән суктылармы — акыл керә! Тыңлый башлыйсың”, — дип аңлатты ахирәтем. Мин өйгә хәлем бетеп йөгереп кайтып кердем. Әнкәйдән нигә аларның безне әлеге агач ярдәмендә бер дә акыллы итәргә тырышмаулары турында сорадым, үпкә белдердем хәтта.
 
— Ул чыннан да акыл чыбыгы. Әмма аның шунда торуы да бик җиткән, ул сезгә акылны шуннан гына биреп тора, менә шундый могҗизалы таяк ул, — дип, чак көлеп җибәрмичә, аңлатырга, самими баласын юатырга ашыкты әнкәй. Хәзер, еллар үткәч, шул чыбыкның бер вакытта да безнең сыртларга кагылмавына, әнкәйнең таякны матчадан төшерми генә безне тәрбияли алуына, чиксез сабырлыгына, зирәклегенә сокланам. Шундый акыл чыбыкларыннан да акыллырак әниләргә чиксез рәхмәтле мин.
 
Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА. Башкортстан

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 23.11.2022
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»