|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.11.2022 Криминал
Лаеш районында ир-ат әнисен һәм апасын үтергән
Татарстанның Лаеш районында яшәүче ир-атка карата ике кешене үтергән өчен җинаять эше кузгатылган. Ул үз гаебен танымаган, күрсәтмә бирүдән баш тарткан. Җинаять эше материаллары Татарстанның Югары судына җибәрелгән. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә. Тикшерүчеләр ачыклаганча, узган елның ноябрендә Лаешта яшәүче 29 яшьлек ир-ат Лебедева урамындагы фатирында әнисе һәм апасы белән булган. Ир-ат апасы белән талашкан, чөнки анысы спиртлы эчемлек алырга акча бирмәгән. Шуннан соң ир-ат апасын буып үтергән, дип яза Татар-информ.
Бу хәлдән соң бер ай узгач ул әнисенә дә кул күтәргән. Апасын үтерү очрагы турында полициягә әйтергә җыенган ананы татарстанлы каеш ярдәмендә үтергән.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|