поиск новостей
  • 13.06 "Мең дә бер кичә" Камал театры (яңа бина), 17.00, 16+
  • 13.06 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 14.06 "Казанга Тукай кайткан" Камал театры (яңа бина), 12.00, 18.00, 12+
  • 14.06 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 14.06 "Корт" Кариев театры, 18:00, 16+
  • 15.06 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 17.00, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 13 Июнь
  • Ренат Еникиев (1937-2020) - композитор
  • Зәйтүн Яркәев - актер
  • Айзирәк Гәрәева-Акчура - журналист, язучы
  • Ренат Дасаев - футболчы
  • Заһидә Тинчурина (1897-1988) - артистка
  • Гарәфи Хәсәнов (1921-1992) - язучы
  • Александр Терентьев - дәүләт эшлеклесе
  • Казан шәһәре, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган ике бүлмәле фатир җәйгә (июнь, июль, август) арендага бирелә. 89196257607
  • Приглашаю вас на пробное занятие по йоге, подойдет для начинающих и для продолжающих, для того, чтобы скорректировать качество выполнения асан. Здесь я отслеживаю отстройку асан. Пробное занятие 350 рублей, каждую среду с 19:30 до 20:30 на Лесгафта 3. Телефон для предварительной записи 89178965723 - Диляра.
  • Корбанга торле нэселле сарыклар, тэкэлэр, бэтилэр сатыла. Чалып, эшкэртеп биру дэ каралган. Кондэлек яшь сарык итеннэн ясалган свежий шашлык. Сарыклар Балтач районы Норма авылында. Заказларны алдан жибэрсэгез яхшырак булыр. Арзан бэялэр. +7 987 424-55-31
  • Кумер самоварын (трещина) тозэтуче кирэк. Ватсап 891729565
  • Казанда квартиралар, өйләр ремонтлыйбыз. Уртача бәяләр, тәҗрибә зур. 89061103971
  • Салават күпере торак комплексындагы яңа йортта (Илһам Шакиров, 22 адресы буенча) ике бүлмәле фатир сатыла. Бәясе - 7 миллион, 200 мең. Тел.89274349202
  • Массаж, хатын-кызларга. Общий массаж - 1,5 сәгать - 1500 сум. Әпсәләмов урамы, 29 йортта. Вт, чт, сб, вс. кичке якта. 8-9510-67-94-70
  • Ремонтирую стиральную и посудомоечную машину! Качественно и с гарантией! Частный мастер из Казани 89179273966
  • гАРАЖНАЯ РАСПРОДАЖА.Якынча 40-50 исемдә төрле елларда чыккан рус телендә басылган рус һәм чит ил әдәбиятын сатам.Җыенысын 499 сумга бирәм.89274897219 ( ватсап )
  • Казанның Белинский урамындагы йортта 12 кв.метрлы бүлмә (фатир статусында) сатыла. Тел:89178962605
Архив
 
22.11.2022 Язмыш

"Үз малаем булса да, күрә алмыйм..."

Узган атнада Диләрә (исемнәрне үзгәртеп бирәм) елап шалтырата. Без аның белән күрше подъездларда яшәдек. Балачактан бергә уйнап үстек, бергә укыдык. “Кредит алырга булыш әле, акчам җитеп бетми, теге хайванга берәр бүлмә алып булмасмы”, - ди. Хайван дигәне ике ел элек армиядә хезмәт итеп кайткан улы Динар.

Кайтканны бирле беркайда да эшләгәне юк. Кызлар белән дә йөрми. Төне буе компьютерда уйный, көне буе йоклый. Ә Диләрәнең аннан кала тагын өч баласы бар. Ире үлгәндә төпчеге тумаган иде әле. Әтиләре үлгәч, балаларга пособие бик аз чыккан, чөнки үлгән вакытта исерек булган икән. Диләрә үзе дә зур хезмәт хакына эшләмәде, бала акчасы зур түгел. Ләкин, шуңа да карамастан, ул бик тырыш хатын. Балалары һәрвакыт чиста, пөхтә итеп киендерелгән. Кайчан килсәң дә, ул нәрсәдер пешерә торган була. “Кечкенәләренә дип пешереп куям да, без йоклаганда торып, ашап бетерә. Туйдым шуннан. Үз малаем булса да күрә алмыйм. Көн саен талаш. Сүз әйтеп булмый. Эшкә дә керергә җыенмый. Балаларны да карашмый. Долясы булмаса, бүген үк куып чыгарыр идем”.
 
Доля дигәч, кылт итеп бер вакыйга искә төште. Диләрәне әнисе Зәмирә апа бер ялгызы үстерде. Алар без яшәгән йортка күченгән вакытта мин  кечкенә идем әле. Шулай да әни белән Зәмирә апа тиз арада дуслашып киттеләр. Зәмирә апа көн-төн өчәр эштә эшләде. Диләрәне иркәләп кенә үстерде. Иреннән уңмагач, бер уңмаган, гомер булмаган, дип бүтән кияүгә дә чыкмады. Диләрә бик чытлык иде. Чибәр булгач аңа гел егетләр бәйләнде. Үзе дә бәйрәмнәр ярата иде. Мине әти-әни теләсә кая җибәрми иде. Ә Диләрә Зәмирә апаны тыңламый иде. Һәрчак үзе дигәнчә эшләде. Мәктәпне бетергәч, икебез дә техникумга укырга кердек. Ләкин ул укып бетерә алмады. Йөккә узып, бала тапты. Әти буласы кешенең кем икәнен белми дә калдык. Зәмирә апаның ул чакта елаганнары...
 
Шулай итеп Динар туды. Динарны Зәмирә апа үстерде, дисәң дә ялгыш булмас. Диләрә кич йөрүләрен дәвам итте. Ни укымады, ни эшкә урнашмады. Приватизация чоры башланды. Шул чакта Диләрә дә, Динар да Зәмирә апаның эштән бирелгән фатирында долялы булып куйдылар. Зәмирә апаның әнигә сөйләгәнен хәтерлим әле: “Бөтенесен асрап ятам. Сүз әйтер хәл юк, минем бу йортта долям бар, дип кенә җибәрә. Куып та чыгара алмыйм”, - дия иде. Ләкин картаймыш көнендә үзен нәрсә көтәсен алдан чамалап, Зәмирә апа фатирны бүлешеп, ничек тә үзенә аерым торак булдырырга карады. Кредитка батып, йорт саен әҗәткә акча җыеп, үзләре яшәгән ике бүлмәле фатирны сатып, Диләрә белән Дамирга икенче подъезддан бер бүлмәлене алды. Ә үзе тулай торакка чыгып китте. Ачлы-туклы бурыч түләп, акча җыеп, үзенә дә яхшырак фатир алуга иреште. Динар армиядән кайткач Диләрәнең аны Зәмирә апада гына яшәтәсе килгән иде дә. Зәмирә апа да усал булды бу юлы: “Долясы бар, үз өендә яшәсен!” – диде. Ана белән кыз шуннан бирле аралашмыйлар, дип беләм.
 
Үләр алдыннан Диләрәнең ире бик нык эчүгә сабышкан. Акча алып кайтмый башлаган. Куркытам дип, Диләрә аерылышырга булган. Законлы аерылышсалар да, бергә яшәүләрен дәвам иткәннәр. Ире аякларына егылып, ташлама, дип ялынган. Ул чакта алар каенана-каената йортында яшәде. Өч бүлмәле фатирда. Аның биштән бер өлеше генә иренеке булган. Законлы ир белән хатын булмагач, ире үлгәч Диләрәгә берни дә чыкмады. Ыжгырып торган каенана да, каената да артык иркәләп тормаган боларны. Шуңа Диләрә үз фатирына кайтып яши башлады...
– Бүлмә алып бирәм дигәнгә дә риза түгел әле ул, ошамаса үзең чыгып кит, ди. Туйдым мин мондый тормыштан, – ди Диләрә. – Ничек тә долядан чыгарырга иде. Ничек кенә күндерим дә, ничек кенә башкарып чыгыйм икән...
 
“Ал әле син бүлмә, ал, соңыннан күз күрер”, – дип киңәш бирүдән башкасын әйтә алмадым мин аңа. Җыеп куйган 200 мең сум акчаны бурычка биреп торырга вәгъдә иттем. 
 
“Язмышым язмыш төсле булмагач”, - дип сукранган Диләрәгә ничек кенә каршы әйтәсем килсә дә, дәшмәдем, күп очракта язмышка үзебезнең дә сәбәпче булуына тагын бер кат инандым... 
 
Исеме редакция өчен генә
Фото: пиксабай
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 22.11.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы