|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.11.2022 Хәвеф-хәтәр
![]() Татарстанның бер авылында эшченең кулы өзелгәнБүген иртәнге тугызда Мөслим районы Мөслим авылы Уңыш урамында «Август-Мөслим» ҖЧҖндә фаҗига булган. Җитештерү мәйданчыгында 37 яшьлек эшченең кулы өзелгән. Ашлык бирә торган магистральне чистартканда, аның кулы механизмга кереп киткән. Зыян күргән хезмәткәрне хастаханәгә китергәннәр. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте, дип яза Татар-информ.
Һәлакәт урынына район прокуратурасы вәкиле барган. Тикшерү оештырылган, аның нәтиҗәләре буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителәчәк. Тикшерү эшләрен прокуратура контрольдә тотачак.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|