|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.11.2022 Фаҗига
Коточкыч янгында һәлак булган гаилә белән хушлаштылар
Бүген Стәрлетамак районында җанөшеткеч янгында һәлак булган күп балалы гаилә әгъзаларын соңгы юлга озаттылар. Исегезгә төшерәбез: 18 ноябрьдә Стәрлетамак районының Матвеевка авылында йортта янгын чыгып, әти-әниләре белән биш баланың гомере өзелде. Әтиләре биш яшьлек игезәк ике малайны гына коткарырга өлгергән, әмма үзе исән кала алмады... Бүген, 21 ноябрьдә, әти-әнисен һәм биш баланы (аларның берсе – үз уллары, дүртесе – тәрбиягә алынган малайлар) җирләделәр.
“Кадерлеләребезне соңгы юлга озаттык. Бу хәлгә һаман ышанып булмый. Авыр туфраклары җиңел булсын”, – диләр мәрхүмнәрнең туганнары.
Янгында исән калган игезәк малайларны әтиләренең зур кызы үз тәрбиясенә алачак, диләр. Аңа 25 яшь, үзенең дә балалары бар. Әмма ул энеләрен язмыш кочагына ташлый алмыйм, дигән.
Әйткәндәй, бу атнада оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ике улын коткарган әтине үлгәннән соң бүләкләргә тәкъдим итте.
“Ул геройларча гамәл кылды. Аяныч, әлбәттә, үзе үлде, балалар үлде... Бүләк исә малайлар өчен булыр: әтиләре аларның гомерләре өчен үз гомерен бирде. Аннары, аның өлкән кызы да бар бит әле”, – диде Радий Фәрит улы.
Автор:Язгөл Сафина
--- |
Иң күп укылган
|