|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.11.2022 Язмыш
"Уч төбе хәтле йөрәгең ничек чыдады икән, әнкәй"1958 елның җәй ае. Кечкенә генә авылыбызда бер-бер артлы 7 сылу кызны килен итеп төшерәләр. Арадан берсе үзенең чибәрлеге белән генә түгел, моңлы тавышы белән дә башкалардан аерылып тора. Иң ерак авылдан килен булып төшкән кызның исеме Фәйрүзә — минем әнием була. 7 киленнең икесе — Равилә, Лидия апалар, Аллага шөкер, бүген дә исән-сау. Аларны күргән саен әниебезне юксыну хисе көчәя генә бара. Миндә әниебезнең һәрберсе дүртәр битле итеп язылган өч хаты саклана. Хатларның барысы да “Исәнмесез, балаларым” дип башланса, “Исән-сау кайтуыгызны көтеп, әниегез” дип тәмамланган. Вакыт узу белән саргайган хатлардан һаман да әни җылысы килгән кебек. Их, әни яныбызда булган бәхетле чаклар...
1979 ел. Әнинең шатлыгы тау кадәр — игезәк кызларының чыгарылыш кичәсе бит! Төнге сәгать унике тулып килә. Андый көнне нинди ана йоклап ята алыр икән! Син дә, әни, безне авыл башындагы күпер култыксасына сөялеп көтеп тора идең. Ә без юләрләр, сине орышып ташладык, классташ егетләребездән оялганбыздыр инде. Безне көтеп туңып беткән идеңме, әллә дулкынлануданмы — тешең тешкә тими. “И-и, балакайларым, йөрәгемә урын таба алмадым, ачуланмагыз”, —дип акрын гына артыбыздан ияреп кайткан идең. Хәзерге акылларыбыз булсамы?! Кочагыбыздан да чыгармас идек сине. Ул вакытта бераз хәтереңне калдырган булсак та, 18 яшьлек кызыңның беренче шигыре яшьлек сөюе турында түгел, сиңа багышланган иде бит, әнием. Сиңа күрсәтми генә дүрт куплетлы шигыремне район газетасына җибәргән идем, ни гаҗәп, аны бастырып чыгардылар.
“...Җир йөзендә иң-иң сабыр кеше,
Иң сөйкемле кеше — Ана ул.
Бала күңеле зәңгәр киңлек булса,
Шул киңлектә балкып яна ул, — дигән юлларны укыгач, безне кичергәнсеңдер, әни.
Хәтерлисең микән, эшләр беткәч, кичләтеп кенә, тау башына саламга менә идек. Сиңа авыр булыр дип, миңа күтәртмәдең. Мин кибәннән йолкып кына тора идем. “Яшь вакытта авыл хатыннары белән саламга күп йөрдем. Бөтенесенең аркасына йөкләрен күтәреп куярга булыша идем. Үземнекен җирдән күтәреп алганда эчләрем суырылып килә, әллә шуңа сызлый микән бу билләр, аяклар”, — дип сөйләгәннәрең искә төшә дә, сине жәлләп күзләргә кабат яшь тула. Олы җанлы идең бит син, әнием. Үзеңә авыр булса да, башкаларга бераз гына булса да җиңел булсын дип тырышкансыңдыр инде.
10 классны тәмамлап, авылда бер ел эшләгәч, училищега укырга китеп бардык. Берьюлы ике кызыңны чыгарып җибәрүе җиңелләрдән булмагандыр. Тик син берни сиздермәдең, сез икәү булгач бер-берегезгә иптәш булырсыз, сынатмассыз дидең. Укулар башлангач, тиз генә кайта алмадык. Син әтине бөтен эшен ташлап безнең янга килергә күндергән идең. 300 чакрым юл үтеп әти алып алып килгән бәрәңгеле-итле капчык эчендә синең кулларың җылысын саклаган, яңа гына бәйләгән ике пар носки да ята иде. Ә мин күчтәнәчләргә рәхмәт әйтеп, әти артыннан шаян шигырь язып җибәрдем. Шул елны, без укырга кергән көздә газиз әниеңне — әбиебезне җирләдең. Бер кайгыдан айнып өлгермәдең, тагын да авыррагы сагалап торган икән — яз башында, яңа гына армиядән кайткан 21 яшьлек улыңны югалттың. Уч төбе хәтле йөрәгең ничек чыдады икән, әнкәй. “Аш үткәрергә кайта алмассызмы икән, кызларым” дип язган хатыңны алсак та, кайта алмадык. Училищедан группабызны колхоз эшендә булышырга дип ерак бер авылга җибәргәннәр иде, председательдән ялварып сорасак та, ике-өч көнгә авылга кайтып килергә рөхсәт итмәде. Көткәнсеңдер, әни. Кайтмагач, бер утырып елагансыңдыр. Безне сүз тыңлаучан итеп тәрбияләүче кеше син үзең бит, әнкәй.
Училищены тәмамлап Казанга эшкә китүебезгә син бездән дә ныграк сөендең кебек. Ул вакытта фермада эшли идең, авыр эштә үзем чиләнгән дә җиткән дигәнсеңдер. “Бервакыт, яз башында, ферма мөдире җиде айлык корсагым бар дип тормады, силос өстен ачарга җибәрде. Каткан балчыкны интегеп балта белән чапканымны гомер онытасым юк. Анысы бер хәл, шушы хезмәтем өчен акчаны бик киметеп язды”, — дип сөйләгәннәреңне ул вакытта аңлап җиткердек микән? Аңлаганбыздыр, чөнки өйдән акча алып китмәскә тырыша идек. Сезне борчымас өчен икебез дә эшләп укыдык. Бервакыт, биргән акчагызны алмагач, 200 сум акчаны почта аша җибәргән идегез. Буй җиткән алма кебек игезәк кызларыгыз матур итеп киенеп йөрсеннәр дигәнсездер. Ә без шул акчага тәрәзәгә пәрдәләр, өстәл белән караватка, син бик кызыккан, ул вакытта бик модада булган плюш япмалар алып кайттык. Шулвакытта сөенечтән елаган идең бит, әни. Кыш көне бозау суярга кайта алмагач, 8 кило сөяксез итне посылка ящигына салып җибәргәнегез дә хәтердә. Кыш көне ит бозылмас дигәнсез микән. Юлда аның озак киләсен дә, җылы почта бүлегендә ятасын да уйламагансыздыр инде. И-и, бәгыркәйләрем, мәхәббәт сукыр буладыр шул. Бигрәк тә ана мәхәббәте. Хәләл көчегез кергән ул итне, бозылуы сәбәпле, чыгарып ташларга туры килде.
Еллар үтте, синең дә чәчләреңә бәс куна башлады. 50 яшең тулу уңаеннан район газетасы аша сиңа тагын бер шигыремне җибәрдем.
...Әнкәй-бәгърем, туган көнең котлап
Җыр язарга сиңа теләдем,
Күңелдәге хисләр тезмәсеннән
Иң-иң матур сүзләр эзләдем.
Эзли торгач, иң матур сүзне таптым мин. Иң-иң матуры — әнкәй сүзе икән!
1999 елны “Татарстан яшьләре” газетасы үткәргән “Һәрвакыт булсын әни” конкурсында катнашып, сиңа багышланган язмам чыккач, газетаның һәр санын көтеп ала башладың. Тик тормышка чыгып, үз куышыбызны булдыргач, кайту да, шигырьләр язуым да сирәкләнде. Беләм, син көтә идең. Сагынып, озын итеп язган хатларыңда: “Бу атнада каз суярбыз, кайта алсагыз бик яхшы булыр иде. Авылга юлны оныттыгыз мәллә, нигез сукмагына чирәм үстерергә ярамый”, — дип, йомшак кына шелтәләп куя идең. Игезәк сыңарым да ул вакытта бик еракта — Лениногорскида эшләп йөри иде шул. Аллага шөкер, Казанга күченеп кайткач, атна саен кайтып кинәндерде үзегезне. Зур эшләр вакытында без дә гаиләбез белән кайтырга тырыштык. Бик сагынып та, кайта алмый калган вакытларымда сагыну хисләремне шигырь юлларына салып, туган йортыма район газетасы аркылы җибәрә тордым.
Тынычланчы, әнкәй-бәгърем, онытмадык,
Зинһар өчен телгәләмә күңлебезне.
Яраланган аккош сыман бәргәләнеп
Кайта алмый өзгәләнгән без түгелме.
Бала кошлар очып китә оясыннан
Канат яргач, көч туплагач еракларга,
Без дә, әнкәй, бала кошлар, ачуланма
Оябыз да инде күптән чит якларда.
Өзгәләнеп язган шигыремнең соңгы куплетындагы ахыргы юлларны “Кичер безне, аңла безне һәм... көт безне”, — дип тәмамлаганмын, сине тынычландырасым, өметләндерәсем килгәндер, күрәсең.
Тәмле камыр ашлары пешереп безне көтүче юк шул инде. Хәтерлисеңдер, рәхимсез авыру аяктан еккач, игезәк сыңарым кайтуына үрмәләп диярлек бәрәңге дучмагы ясагансың. Соңыннан игезәк сыңарым Розалия болай дип сөйләде: “Әти машинасы белән мине район үзәгенә электричкадан каршы алырга килде, әниең бәрәңге дучмагы ясап калды ди. Кайтып керсәм, өстәлдә ясап куйган биш таба бәрәңге дучмагы тора, әни үзе күренми, башка вакытта баскыч төбенә үк чыгып каршы ала иде. Әнинең хәле авырайган икән дип куркып, йокы бүлмәсенә йөгереп кердем. Мин кайтканны ишетеп, әни яткан урыныннан торырга талпынып ята иде. Арык куллары белән мине кысып кочаклагач, пышылдап диярлек: “И-и, кызым, соңгы көчемне җыеп ясап бетердем, мичкә тыгарга хәлем калмады, бу юлы кайтуыңа өлгертә алмадым шул, ачуланма инде, балам”, — диде. “Ник хәлсез көе камырга ябыштың соң, әни?!” — дидем. “Син бик яратканга пешерәсем килде, утырып ясадым, кызым, борчылма”, — дип үзенчә мине тынычландырды. Инде ашарга утыргач: “Бу минем үзем пешергән дучмакларны соңгы тапкыр ашавымдыр, кызым. Бик тәмле, җиренә җиткереп пешергәнмен бит”, — дип сөенде. Ул минутларда ниләр кичергәнемне үзем дә, бер Аллаһы Тәгалә генә белгәндер. Үлемнең инде безнең өйгә бик якын килгәнен аңладым”. Игезәгем үзе сөйли, үзе елый иде.
И-и, әни. Аяусыз үлем сине бездән аерып бер атна да үтмәгәндер, төшемә кердең. “Чәчләремне үреп бирче, кызым”, — дидең. Йокыдан уянгач, сагынуым ачысын кабат, монысын инде соңгы тапкыр шигырь юлларына салдым.
Әнкәй-бәгърем, бүген сине төштә күрдем,
Ак чәчләрең нечкә толым итеп үрдем.
Яннарыңа барыр идем, юллар ябык.
Яшәүләре бигрәк авыр синнән калып.
Чынлап та, бу минем соңгы шигырем булды. Әнигә атап та, башка темага да бүтән шигырьләр язмадым. Әнкәй укымагач, кемгә кирәк алар дип уйладым микән әллә.
Их, әни! Яшь барган саен сине сагыну хисе арта гына. Бездән риза булып хәер-догаларыңны еш укый идең. Алар безне бүген дә җылыта, саклый. Шуңа да бүгенге көнебезне матур гына яшәп ятабыз, Аллага шөкер. Әниләрнең балаларына атап кылган догасына киртә юк диләр бит. Иншааллаһ, без — балаларыңның кылган догасы да сез газизләребезгә барып ирешәчәгенә шигем юк.
Гүзәлия СӘЙФУЛЛИНА, Казан |
Иң күп укылган
|