|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.11.2022 Шоу-бизнес
Артур Хәсәнов Мәскәү тамашачысы каршында чыгыш ясадыБу юлы алар Мәскәү тамашачысы каршында чыгыш ясадылар. Билгеле булганча, бүген Мәскәүдә "Татар җыры" фестивале узды. Мәскәү тамашачысы өчен Артур Хәсәнов белән Филүс Каһировның чыгышы сюрприз булды. Чөнки Артурның Мәскәүгә килүен ахырга кадәр сер итеп сакладылар. Билгеле булганча, Артур Филүснең туган көне уңаеннан оештырылган Казандагы концертына Пензадан килеп тамашачыларны шаккаттырган иде.
Ул вакытта аның килүен Филүс оештырган булса, бу юлы исә "Барс медиа" барлык оештыру эшләрен үз җилкәсенә алды. Бу хакта Артур Хәсәнов "Шәһри Казан" хәбәрчесенә үзе хәбәр итте. Мәскәүдән ул янә Казанга кайтып, Пензага юл тотачак. Әлегә аның махсус хәрби операциягә кайчан китәчәге билгеле түгел. Кем белә, Артур бәлки "Татар җыры"ның Казанда узачак фестивалендә дә катнашыр.
Эльвира ШАКИРОВА |
Иң күп укылган
|