поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
21.11.2022 Җәмгыять

Балага бишек җыры кирәк

Соңгы елларда нәни балаларның теле соң ачылу күзәтелә. Җир йөзендә яшәгән һәр дүрт баланың берсе шундый проблема белән интегә. Һәм мондый сабыйларның саны арта бару ата-аналарны гына түгел, табиблар һәм белгечләрне дә нык борчый. Моның сәбәбе нәрсәдә соң?

Баланың теле вакытында ачылсын өчен нинди хаталардан сакланырга кирәк? 14 ноябрь «Логопедлар көне» уңаеннан тәҗрибәле логопед, дефектолог Әлфия Роберт кызы ӘХМӘТОВА белән очрашып, шул сорауларга җавап эзләп карарга булдык.
 
- Моның сәбәпләре төрле бу¬лырга мөмкин. Баш миендә җи¬тешсезлекләр булган, нерв системасы зарарланган бала, гадәттә, бик соң сөйләшә баш¬лый. Бу проблема нәселдән дә килергә мөмкин. Теле вакытын¬да ачылсын өчен баланың колагы да яхшы ишетергә тиеш. Әнисенең йөклелек чоры авыр узган, вакытыннан алда туган яки карында тиешле вакыттан озаграк йөргән сабыйлар да соңрак сөйләшә башларга мөмкин, - ди әңгәмәдәшем.
 
Әлфия ханым аңлатуынча, хәзерге буын балалары мәгъ¬луматны колаклары аша түгел, ә күзләр аша туплыйлар. Мо¬ңа интернет, телевизор бик зур йогынты ясый. Аларга аралашу кирәк тә түгел, бөтен нәрсә күз алдында. Хәзер күпчелек яшь  гаиләләр әби-бабайлардан ае¬рым яшиләр, димәк, ба¬ла¬ларга бишек җыр¬лары җыр¬лаучы, әкиятләр сөй¬ләүче дә юк. Балалар бак¬часында да ара¬лашырга мөм¬кинлек калмый, чөнки күп төрле түгәрәкләр, дәресләр бөтен вакытны ала. Бала күбрәк тыңлый һәм би¬ремнәр үти, ә рәхәтләнеп уен¬чыклар белән уйнап, дуслары белән сөйләшергә вакыты калмый диярлек. Ә өйдә ата-ана эш¬тән арып кайткан, тиз-тиз ашыйлар да, һәрберсе үз планшетын, телефоннын алып кырын яту ягын карыйлар, бала белән сөйләшүче юк, ул берүзе я телевизор карый, я телефон-планшетта уйный. Үз¬ара аралашу бик аз хәзер. Сөйләм теле байлыгы кайдан тупланырга тиеш? Бала белән гел сөйләшергә, сораулар бирергә һәм җавабын диккать белән тыңлый белергә кирәк. Мөмкин кадәр күбрәк кычкырып китап укырга тырышырга, яттан шигырьләр өйрәнергә. Шул чакта баланың теле дә вакытында ачылыр, сөйләм теле дә, хәтере дә ях¬шырыр. Күп кенә ата-аналар хәзер баласына китап укып азап¬ланмыйлар. Аудиокитап куялар да вәссәлам! Аның исә балага бернинди файдасы юк. Китапны шәхсән үзең кычкырып укысаң гына баланың үсешенә уңай йогынты ясый аласың. 
Ике яшь тулганда бала инде өлкәннәр аңлый алырлык дәрәҗәдә сөйләшергә тиеш. Соң сөйләшә башлаган бала иң беренче авырлыклар белән, гадәттә, мәктәптә очраша башлый. Андый бала еш кына авырлык белән укый, яза. Вакытында чарасын күрмәсәң, үсә төшкәч, үз фикерен аң¬латып бирүе дә кыенлыклар тудырачак. Бу хилафлыклар исә аның һөнәр сайлавына, тор¬мышта үз урынын табуына да тискәре йогынты ясарга мөмкин.

- Әлфия, хәзерге заман балалары тагын нәрсәләре белән үзенчәлекле?
- Якынча 5 - 6 ел саен яңа буын балалары туа. Алар бер-берсеннән нык аерылып торалар. 2000 еллар башында туган балаларны “Z” (ЗЕТ) буы¬ны, дип атыйлар. Алар тулаем үз эчләренә бикләнгән, тышкы дөнья белән элемтә тотмаучы, үзара аралашуны хупламаучы, аз сүзле, каршылыклы холыклы балалар. Алар - философлар. 2015 елдан соң туганнарны “Альфа” буыны балалары дип атыйм. Бу искиткеч балалар - булачак галимнәр, уйлап та¬бучылар, фән кешеләре, яңа ачышлар ясаучылар. Алар кече яшьтән мәгълуматны үзләре табып, дөрес һәм файдалы итеп куллана беләләр. Гадәттә, без - ата-аналар, һәрвакыт каядыр ашыгабыз, күп вакытта баланы ишетмибез, сүзен тыңлап тор¬мыйбыз. Ә «Альфа» буыны белән алай ярамый. Аларның тагын бер аермалы үзенчәлеге бар: аларны телевизордан, телефон, компьютердан ае¬рып кына “куркытып” булмый. Пандемия чикләүләре вакы¬тында бу аеруча ачык сизелде. Телефон яки планшет бирмә¬сәң дә алар аптырап тормыйлар, тирә-юньне күзәтеп үзләренә кызыклы һәм файдалы нәрсә¬ләр таба беләләр. Алар иркен фикер йөртәләр, аралашучан. Мин укучыларым белән сөй¬ләшеп утырырга яра¬там. Алар кайвакыт шундый искиткеч нәр¬сәләр сөйләп бирәләр, мин таң калам. Кай¬бер фикерләрен махсус куен дәфтәремә язып барырга ты¬рышам. Бу сабыйлар шул¬кадәр мәгълуматны каян алып бетерәләр икән дип шак¬катам. Кайвакыт галәм белән турыдан-туры элемтәдә бугай дип тә уйлап куям. Мәктәбемне дә шуңа “Альфа” дип атадым, - дип елмая әңгәмәдәшем.
 
- Сез бит профессиягез буенча тарихчы. Ни өчен һө¬нәр итеп логопедия юнәлешен сайладыгыз?
- Мин Татарстанның Чүпрә¬ле районында укытучылар гаиләсендә туып үскән кеше. Әбиемнең әнисе - мәдрәсәдә, әбием татар мәктәбендә рус теле, ә бабам - география фә¬нен укытканнар. Әнием фи¬зика-математика, ә әтием хи¬мия-биология укытучылары. Шу¬ңа күрә мин һәм игезәк туганым үзебезне белгәннән бирле укытучы булырга хы¬ялландык. Мин балачактан култык астына китап кыстырып, кулыма ка¬рандыш тотып “ди¬ректор” бу¬лып уйнаганмын һәм минем үземнең мәктәбем булачак дияргә яратканмын. 
Әлфия Казан Дәүләт уни¬верситетын дин тарихы белгече буларак тәмамлый да, мәктәптә укытучы булып эшли башлый. Шул вакытта кайбер балаларда сөйләм теле  проблемасы бар¬лыгына игътибар итә. Моны ничек тә булса чишәсе иде, балаларга ярдәм итәсе иде дигән уй яшь укытучыны бик нык борчый. 1998 елларда ул, махсус китаплар табып, әлеге юнәлешне өйрәнә башлый. Логопед һөнәре белән әйбәтләп танышкач, аны төп шөгыле итеп сайларга карар кыла.
 
2018 елда, Әхмәтовлар гаи¬ләсе Самарага күчеп килгәч, Әлфияне берничә мәктәпкә, югары уку йортына эшкә чакыру тәкъдимнәре була, әмма ул инде үз мәктәбен ачарга ниятли.
“Мой Биз 63” эшмәкәрләргә ярдәм күрсәтү үзәгендә белем алып, “Альфа” дип аталган мәктәбен ачып җибәрә. Шулай итеп, аның балачак хыялы чынга аша. Быел мәктәпкә 4 ел тул¬ган. Шул вакыт эчендә анда 300дән артык бала дөрес итеп сөйләшергә өйрәнгән, 200ләп бала мәктәпкәчә әзерлек үткән.  
 
- Логопедия юнәлешендә юга¬ры белем алып, үземне ло¬гопед буларак сынап карагач, тәҗрибә туплагач кына үз мәктәбемне ачарга әзер булу¬ымны аңладым, - дип искә ала Әлфия. - Моннан тыш, берникадәр вакыт Чайковский шәһәрендәге физкультура инс¬титутының биомеханика кафед¬расында эшләп, аяк-куллар хә¬рәкәтенең сөйләм белән тыгыз бәйләнешен өйрәнергә насыйп булды. Минем өчен бу искиткеч файдалы тәҗрибә иде. Хәзер мин баланың физик халәтенә карап кайсы авазны әйтүдә проблема барлыгын билгели алам. Балаларның теле соң ачылуның тагын бер сәбәбе буларак аз хәрәкәтләнүне дә билгеләп үтәсем килә. Алар күбрәк өйдә телевизор һәм гаджетларга карап утыралар. Ә күп вакытны саф һавада уздыручылар арасында логопед ярдәменә мохтаҗлар аз.     
 
- Сез балалар белән генә эшлисезме?
- Юк, укучыларым төрле яшьтә. Шәкертләрем арасында катнаш никахта яшәүчеләр дә бар. Алар миңа Ң, Җ, Ә,Ү кебек татар авазларын әйтергә өйрәтүемне үтенеп мөрәҗәгать итәләр. Мәктәпне күптән тә¬мамлаган клиентларымның кай¬берәүләре татар телен өйрәнү теләге белән киләләр.
 
- Самара татарлары белән ничек таныштыгыз?
- Пандемия вакытында онлайн форматка күчәргә мәҗбүр булдык. Шул вакыт мин интернет аша татар теле дәресләре оештырдым. Сара¬фан радиосы аша хә¬бәрләр тиз тарала бит, миңа милләттәшләрем мөрәҗәгать итә башладылар. Шулай итеп, Усман хаҗи Илингин, “Якты¬лык” татар мәктәбе директоры Радик әфәнде Газизов белән таныштык. Хәзерге вакытта мәктәп белән уртак проектлар¬ны чынга ашыру өстендә эшли¬без. Радик әфәнде башлангыч сыйныфлар, аеруча мәктәпкәчә  әзерлек группалары өчен ки¬таплар булмау проблемасын күтәрде. Чыннан да, Самарада гына түгел, Казанда да бу зур проблема, уку кулланмалары юк диярлек. Шуңа күрә без “Яктылык” мәктәбе белән бергә әзерлек төркемнәрендә укучы  балалар өчен татар телен өй¬рәнү китаплары төзедек. Алар ике өлештән тора: Буяу китабы һәм Эш дәфтәре. Дәресләрдә куллану өчен кирәкле татарча плакатлар белән дә шул ук хәл. Татар теле дәресләре өчен аларны да үзем төзеп, типографиядә бастырам, - дип уртаклаша танышым.
 
Моннан тыш, Әлфия Әх¬мәтова мәктәпкәчә әзерлек үтүче балалар өчен математика һәм укырга өйрәнү китапларын эшләп чыгарган. Аларны Са¬мараның китап кибетләрендә сатып алырга була. Алар ун ел¬дан артык эзләнүләргә, ба¬ла¬лар һәм ата-аналар фи¬кер¬ләренә таянып төзелгән, ту¬ла¬ем сертификация үткән дә-реслекләр.  
 
- Эшләгән эшеңнең эчке ягы да чиста, матур булырга тиеш дия иде әбием. Бу сүзләр минем өчен гомерлек шигарь булып калдылар. Дәрес¬лек¬ләрне балаларга җиңел үз¬ләштерерлек, шул ук вакытта беренче сыйныфка барырга җыенучыларны мәктәпкә ту¬лысынча әзерләрлек итеп тө¬зергә тырыштым. Моннан тыш, бала белән ата-ана ара¬сындагы мөнәсәбәтне ныгыту турында да онытмадым, - ди белгеч.   
Форсаттан файдаланып, мә¬каләбезнең герое - логопедия, мәктәпкәчә әзерлек буенча уннан артык дәреслекләр эш¬ләп чыгарган һәм педагогика юнәлешендә егермедән артык фәнни эш бастырып чыгарган автор булуын да билгеләп үтәргә кирәк.
Самара татарлары ара¬сында туган телен өйрәнергә теләүчеләр шактый күп бул¬ганлыктан, махсус төркем җы¬еп, шимбә яки якшәмбе көн¬нәрендә ике сәгатьлек дә¬рес¬ләр үткәрергә дип уйлап тора Әлфия ханым. Бу дәресләр он¬лайн булса, уңайлырак булыр иде, дигән теләк белдерүчеләр дә бар икән.
 
Ләкин татар теле укы¬тучылары юк, логопедлар, де¬фектологлар җитешми. Мин үземнең мәктәпкә шундый бел-гечләрне эшкә алыр идем. Та¬тарча белсәләр, калганын үзем өйрәтер идем, - ди ул ачынып.
 
- Безнең шәһәр татарлары турында нәрсә әйтер идегез?
- Самара безне бик яхшы каршы алды. Иң элек татарлар арасындагы бердәмлек күз¬гә ташлана, бер-беренә яр¬дәмләшү, дустанә мөнәсәбәт нык сизелә. “Альфа” мәктәбенә искиткеч чарада - Тарихи мә¬четне ачу тантанасында кат¬нашу насыйп булды. Моның өчен бөтен катнашучыларның продукциясе халәл стандартына туры килергә тиеш иде. Минем мәктәп, махсус тикшерү узганнан соң, бу стандартка туры килә, дигән нәтиҗә ясалды. Хәзер мин хәләл логопед, Аллага шөкер, - ди Әлфия.
 
Әңгәмәдәшем тарих белән шөгыльләнергә дә вакыт та¬ба. Ул Самара урамнары дип аталган конференциядә кат¬наша, Идел буе халыклары китапханәсендә балалар өчен татарча чаралар оештыра. Әле күптән түгел генә Габдулла Тукайның “Шүрәле” әкияте буенча кичә уздырган.
Самара урамнарында та¬тарча сөйләм ишетелми, ди¬ярлек. Миңа татарча аралашу җитми. Төрле милли чараларда катнашканда, мин күңелем белән ял итәм, - ди ул.
 
Әңгәмәне Эльмира СӘЙФУЛЛИНА язып алды.
 

---
Бердәмлек
№ --- | 21.11.2022
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»