|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.11.2022 Җәмгыять
Кемнәргә дәүләттән 16 мең сум тиеш?«Россиянең мактаулы доноры» исемен алучылар 2022 елда дәүләттән 16 мең сум алачак. Бу хакта Плеханов исемендәге Россия Икътисад университетының бизнес факультеты өлкән укытучысы Дарья Стюрина «Прайм» агентлыгы белән әңгәмәдә сөйләде. Аерым алганда, гражданнарның бу категориясе хезмәт хакын саклап өстәмә ялларга, кан биргән көнне бушлай туклануга хокуклы. Шул ук вакытта, «Россиянең мактаулы донорлары» теләсә кайсы уңайлы вакытта түләүле отпуск, шифаханә-курорт дәвалануына ташламалы юллама, ел саен түләүләр, чираттан тыш медицина ярдәме күрсәтү, шулай ук төбәк дәрәҗәсендә каралган преференцияләр алырга мөмкин, дип яза Татар-информ.
Стюрина сүзләренчә, төбәкнең мактаулы донорлары шулай ук Хезмәт кодексының 186 маддәсе һәм 125нче Федераль закон нигезендә ташламалар ала. Мисал өчен, Мәскәүнең мактаулы донорлары транспортта бушлай йөри, торак-коммуналь хезмәтләргә һәм даруларга ташламаларга хокуклы, диде ул.
«Санкт-Петербургта Россия Федерациясенең мактаулы донорларына «Хезмәт ветераны» исеме бирелү каралган. Әмма хатын-кызларның хезмәт стажы 20 ел, ә ир-атларныкы 25 һәм аннан да күбрәк булуы шарт», - дип өстәде Стюрина.
--- |
Иң күп укылган
|