|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.11.2022 Җәмгыять
25 яшендә күрми башлаган Рамил Гобәйдуллин: “Күрмәсәк тә, кырын карашны тоябыз”Чаллыда яшәүче I төркем инвалиды Рамил Гобәйдуллин 25 яшендә күрми башлаган. Озак вакыт шикәр диабеты белән авыру сәбәпле, күзенә зыян килә. Уфада, Казанда берничә тапкыр операция ясатса да, файдасы булмый. Ләкин Рамилнең кул кушырып утырганы юк. Физик яктан мөмкинлеге чикле булуга карамастан, ул башкаларга ярдәм итә.
— Күзләрем күрми башлагач, башта өйдән чыгарга да курыктым, таяк белән йөрергә оялдым. Мондый хәлдә калган кешегә төшенкелеккә бирелергә ярамый. Әбиемнең сөйләгәне бар, туганнарыбыз арасында ирле-хатынлы сукыр гаилә булган. Алар совет заманында ук яшәгән. Хәзер мөмкинлекләр күбрәк. Шулай да җитәрлек игътибар юк. Инвалидлар декадасында искә алалар да аннары безне оныталар, — ди Рамил.
Эльвира МОЗАФФАРОВА |
Иң күп укылган
|