поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
19.02.2011 Мәгариф

Без үзебез камкалы

“Камка мәктәбенең тарихы ике гасырдан артык. Беренче мәктәп XIX гасырның башында ачыла... Революциядән соң яңача укытучы мәктәпләр барлыкка килә. 1919 елда авылда алты мәктәп, шуларның икесе дини була... 1924-25 елларда мәктәп коллективы һәм җирле җитәкчеләрнең тырышлыгы белән йөз процент авыл балалары белем ала башлый. 1934 елда мәктәп җидееллык итеп оештырыла“, - дип яза Алимҗан Орлов үзенең “Камкино: история и современность” дигән китабында.

Төрле елларда Камка мәктәбендә директор булып Сафа Низамов, Фаттах Башкуров, Екатерина Кузнецова, Илдар Хамзин, Валентина Куракина, Асхат Разаков, Дамир Башкуров, Фатех Курмаев эшлиләр. 1955 елда сигезьеллык мәктәп унбереллык урта мәктәп итеп корыла. Директор итеп Башкуровлар нәселе вәкиле Хөсәен Башкуров билгеләнә. Аның әтисе Азизбай һәм әтисенең туганы Эксан, аларның балалары, кияү-киленнәре дә гомерләрен мәгарифкә багышлыйлар. Хөсәен абыйның хатыны Зәйнәп тә мөгаллимә була, улы Салех, кызы Айсылу да әти-әнисе юлын сайлыйлар. Эксан Башкуровның балалары Шакир, Әнвәр, Бибиҗан һәм оныклары нәсел эшен дәвам итәләр. Әнвәрнең улы Дамир гомер буе туган авылы мәктәбендә хезмәт итте, бүген лаеклы ялда.

 

 Хөсәен Азизбаевичның тырышлыгы белән илленче елларда мәктәптә бик көчле коллектив туплана. Барлык Башкуровлар, Александра Карманова, Хабиб Сөләйманов, Роза Кәримова, Алия Исмаева, Аҗар Кәримова, Фирдәвес Мангушева һәм бүтән укытучылар әле дә камкалыларның хәтерендә.

 

 Бер араны бу мәктәптә директор булып кочко-пожарлылар Хай Әхмәтҗанов һәм Хөсәен Киселев та эшләгәннәр. Бу гадел, тыйнак, зирәк акыллы, сабыр җитәкчеләрне бик хөрмәт иткән Камка халкы.

 

 70 елларда мәктәпкә юллама буенча Татарстан кызлары Мәдинә, Нурия, Гөлнур киләләр һәм тормышка чыгып, язмышларын Камка белән бәйлиләр. Мәдинә Мангушева югары категориялы биология укытучысы, хәзер лаеклы ялда. Нурия Сәинова татар теле һәм әдәбияты белгече буларак телебезне саклау һәм үстерүгә зур көч куя, аның укучылары район, өлкә олим-пиадаларында беренче урыннар яулыйлар, Казан олимпиадаларыннан призлы урыннар алып кайталар. Әле инде Нурия ханым да лаеклы ялда. Гөлнур Мангушева рус һәм татар теле әдәбиятын бик тырышып укыта.

 

 Камка мәктәбендә һәрвакыт ана телебезне, гореф-гадәтләребезне саклау һәм үстерүгә зур әһәмият бирелә. Бүген дә мәктәп коллективы бу традицияләрне саклап килә, “Нәүрүз”, “Каз өмәсе”, “Аулак өй” кебек кичәләр уздырыла. Татар-мишәр фольклорын укытучылар белән өйләргә йөреп җыялар балалар.

 

 Патриотик тәрбиягә дә биредә зур әһәмият бирелә. Балалар оешмасы Әфганстанда һәлак булган Марс Мангушев исемен йөртә. Һәр ел февраль тулаем патриотик ай дип игълан ителә. Шул көннәрдә район спартакиадасы уздырыла, мәктәп күләмендә төрле спорт ярышлары, ветераннар белән очрашулар оештырыла. Милли көрәшне үстерүгә дә зур көч куела. Барлык класстан тыш чаралар бер-берсенә бәйләнешле. Оешманың юнәлеше - “Без үзебез камкалы!”. Төп максат - авыл тарихын, борынгыдан килгән йолаларны, халык фольклорын, рухи мирасыбызны саклау һәм үстерү.

 

 Крайны өйрәнү буенча да күп эшләнә биредә. Укытучы Дамир Башкуров тырышлыгы белән оештырылган музейда авыл, мәктәп тарихын, сугыш чорын, авыл көнкүрешен, пионер, комсомол, партия оешмаларының тарихын чагыл-дырган экспонатлар бик күп. Аларны укучылар белән җыеп, системага салып кызыклы экспозицияләр эшләгәннәр.

 

 Укытучылар коллективы тырышлыгы белән Камка балалары үз авылларының чын патриотлары булып үсәләр. Кая гына яшәсәләр дә, татар икәнлекләре, камкалы булулары белән горурланалар, туган авылларын төзекләндерүгә өлеш кертәләр. Һәм бу эштә Сергач районының хөрмәтле гражданины, академик Рәшит Баязитов үрнәк булып тора.

 

 Урта мәктәп үз дәверендә илле чыгарылыш ясаган, ике меңгә якын укучы аттестат алып чыккан. Бүген 15 укытучы балаларга белем-тәрбия бирә. Барысы да диярлек югары белемле белгечләр (икесе махсус урта белемле), күбесе 1 категорияле, ә биология укытучысы Галина Курмаева югары категорияле белгеч. 1983 елда ачылган ике катлы мәктәп бинасы иркен, якты, тиешлечә җиһазландырылган. Ашханә, спортзал бар. Тик бу зур бина, укучылар саны кимү сәбәпле, елдан ел тына бара. Әлегә барлык класслар бар, уку елы башыннан Погореловка укучылары да (сигез бала) биредә укый, аларны мәктәп автобусы йөртә. Мәктәптә 56 бала укый, барлык хезмәткәрләр 32 кеше. Коллектив белән бүген Абубәкиров Рафаил Осман улы җитәкчелек итә (фотода сулдан өченче баскан). Ул үзе Кочко-Пожардан, Камкага Горький педагогия институтын тәмамлагач юллама белән килә һәм шунда төпләнеп кала.

 

 Гомере инде ике гасырдан артып килгән бай тарихлы Камка мәктәбенең киләчәге якты, өметле булсын дип дога кыласы килә.

 

 

 

 

Сергач районы Камка мәктәбе укытучылары коллективы.

 

Автор фотосы.


Н. ЖИҺАНШИНА
Туган як
№ 8 | 18.02.2011
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»