поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
21.11.2022 Дин

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: «Кыз мәһәргә биш килограмм алтын сорады»

Мәһәр турында сөйләшкәндә аягыңны юрганга карап сузарга кирәк дигән гыйбарәне истән чыгармаска кирәк Никах килешүенең бер шарты – кияүнең кәләшкә мәһәр бирүе. Гадәттә, ул бездә алтын йөзек яисә муенса, яки алка була. Бик сирәк очракта гына акча булырга мөмкин.

Чынлыкта без аңа бик җиңел карыйбыз, ә диндә ул бик зур мәгънәгә ия. Бу хакта безгә “Гаилә” мәчете имам хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин сөйләде.
 
– Хәзрәт, шәригатебездә мәһәр турында нәрсә әйтелә?
– Ислам динендә никахның берничә төп шарты бар, һәм алар үтәлмәгән очракта, никах дөрес булмый. Аллаһ Тәгалә аны кабул итми. Бу шартларның берсе – мәһәр бирү. Мәһәргә алтын эшләнмәләр генә түгел, мал-мөлкәт тә, акча да бирергә була. Мәһәр ул – бүләк һәм шул вакытта хатын-кыз өчен бер мал да булып тора. Ире вафат булса яки аерылыша калсалар, ул билгеле бер вакыт шул акчага яши ала.
 
– Аның билгеле бер күләме бармы?
– Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте аны Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм дәверендә булган акча күләменнән чыгып, кимендә 5 мең сум дип санап чыгарды. Безнең кияү егетләребез булачак хатыннарына гадәттә алтын эшләнмәләр бүләк итә. Тарихыбызга күз салсак, инкыйлабка кадәр мәһәргә берничә сыер бүләк итүчеләр дә булган. Гарәп илләрендә исә кызлар фатир яки йорт сорый. Ире аерылып киткән очракта, өйдән ул чыгып китә. Хатыны фатирында яшәп кала. Аерылышырга уйлаган ир дә талак әйткәнче йөз тапкыр уйларга мәҗбүр була. Аннары мәһәрне без никах таныклыгына да теркәп куябыз. Бу аның никадәр әһәмиятле булуын күрсәтә.

– Мәһәрне кәләш билгелиме, әллә әтисеме?
– Бу гаиләдә алдан сөйләшенсә әйбәт. Әти кеше кызын кияүгә биргәнче аның турында кайгырта, тәрбияли. Кызы әтисе белән киңәшләшсә, аның нәсыйхәтләрен алса, хәерлерәк булыр иде. Үземнең кызым да, улларым да бар. Кызыма, күбрәк сора, дияр идем, кемнеңдер улларымнан да шулай күп итеп соравы бар бит. Аягыңны юрганга карап сузарга кирәк дигән гыйбарәне истән чыгармаска кирәк.

– Кайберәүләрнең фикеренә караганда, кыз мәһәргә әз сумма сораса, ул  үзенең дәрәҗәсен бәяләп бетерми булып чыга...
– Гаиләсенең дәрәҗәсе исәпкә алынырга тиеш. Никахның бер сөннәте – кияү белән кәләш бер дәрәҗәдәге кешеләр булырга тиеш.
 
– Иң яхшы мәһәр ул нәрсә?
– Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнән төрле риваятьләр килә. Алардан аңлашылганча, мәһәргә иң хәерлесе – кыйммәтле алтын әйбер.
 
– Пәйгамбәребез вакытында нәрсә сораганнар?
– Күбесенчә алтын биргәннәр. Ул чорда акча шул алтын булган.
 
– Мәһәргә хаҗ сорау дөресме?
– Аны да сорарга була. 
 
– Мәһәр бирмәгән ир гөнаһлы буламы?
– Әгәр дә биреп бетерә алмыйча, хатыны, ярар инде, кирәкми, дисә, гөнаһы юк. Юк, мин сиңа мәһәр бирмим дигән очракта, Аллаһ сакласын, никахы да юкка чыгарга мөмкин.
 
– Аны никах көнендә бирү мәҗбүриме? Булмаса, кайсы вакытка кадәр?
– Мәһәргә сораган әйбер кыйммәтле булса, аны өлешләп тә бирергә була.

– Сезнең тәҗрибәгездә иң зур мәһәр нәрсә иде?
– Биш килограмм алтын. Никах укытырга җыенган егет белән кыз икесе дә шәкертләр иде. Кыз мәһәргә биш килограмм алтын сорады. Шуннан егет өйләнмәскә булды.
Фото: Татар-информ 
 

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 21.11.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»