поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
20.11.2022 Шоу-бизнес

Илдус Садыйков: «Насыйбымны табып, гаилә корасым килә»

Бүгенге сәхифәбезгә күпләргә «Кайтам инде авылыма» җыры аша таныш булган яшь җырчы Илдус Садыйковны дәштек. Яшь туташларның йөрәген яуларга өлгергән егетнең якын киләчәккә нинди ниятләре бар? Ни өчен аны, өйләндереп, авылда калдырмакчы булганнар? Милиционер, йә Марат Хуҗин булырга теләгән кечкенә Илдусның кайсы теләге чынга ашкан?

Ни хәл?
Аллага шөкер, бар да яхшы. Күптән түгел кулыма операция булды. Шуннан соң тернәкләндерү үзәгендә ятып чыктым. Ике еллап спорт залына йөргәнем юк иде, ниһаять, янә шөгыльләнә башладым. Шуның белән бергә концертларга әзерләнәбез. Декабрьдә берничә район үзәгендә сольный концерт куярга ниятлим. Аңа кадәр бер-ике яңа җыр өлгертергә телим.
 
Ялгышмасам, бу синең беренче концертларың гына түгел?
Юк, моңарчы авылларда куйганыбыз булды. Район үзәгендә концерт оештыру – чираттагы баскыч. Аңа тагын да җитдирәк әзерләнергә кирәк.
 
Ә Казан тамашачысы белән кайчан очрашырга ниятлисең?
Алла теләсә, 2023 елда. Алдан кычкырасым килми, әмма, бар да яхшы булса, язга планлаштырып торабыз. Дөресен генә әйткәндә, Казан тамашачысы каршында бик тә чыгыш ясыйсыбыз килә. Сораучылар да шактый.
 
Синең концертларыңа күбесенчә кемнәр йөри?
Яшьләр, төгәлрәк әйткәндә, яшь туташлар (көлә). Гомумән, минем иҗатым күбесенчә яшьләргә юнәлгән. Киләчәк алар кулында, диләр бит. Татарча җырлар ешрак, күбрәк тыңласыннар иде. Җыр да бит – күпмедер дәрәҗәдә телне саклауның бер чарасы.

Яшьләр, дигәннән, бер мәлне татарча дискәтүкләр популярлашып киткән иде. Хәзер йөриләрме аларга?
Әйе. Әйтик, октябрьдә генә әле бер дискәтүктә катнаштым. Оештыручылардан сораган идем, 850ләп кеше килгән анда.

Кечкенәдән үк җырлыйсыңмы?
Әйе, үземне хәтерләгәннән бирле, дияргә буладыр. Минем әнием дә бик матур җырлый. Безнең янда җырламаса да, мәрхүм әтием дә эш арасында моңланып йөрергә ярата иде.
 
Син – авыл егете. Бала чагың турында да бераз сөйлә әле.
Нурлат районының Би Күле авылыннан мин. Бала чакта бик шук идек инде. Чын авыл малайлары, кыскасы. Авылның үз романтикасы бар бит ул. Бәхетемә, мин шуны татып, эш һәм уен аша чыныгып үстем. Авыл егете булуым белән горурланам.
 
Инде байтак кына Казанда яшәгәннән соң да бер ел торып килдем бит мин авылда. Ул чакта халык театрында режиссер (Илдусның режиссер белеме бар. – Авт.) булып эшләдем. Авыл халкы өчен шаккаткыч һәм шатлыклы вакыйга булды ул. Бергәләп театрга җан өрдек. Ләкин җитәкчелек белән аңлашылмаучанлыклар килеп чыккач, мин китәргә карар кылдым. И ул чакта ничек кенә калдырырга тырышмадылар инде. Өйләнерсең, кал инде, диештеләр. Алар мине бөтенләйгә кайткан дип уйлагандыр инде. Әмма мин башымдагы уй-фикерләрне тәртипкә китерер өчен генә кайткан идем.

Димәк, «Кайтам инде авылыма» җыры белән танылуың – очраклы гына хәл түгел?
Аның популярлыгы – йолдызларның шулай туры килүеннәндер ул. Бар күңелемне, авылыма булган кадер-мәхәббәтемне салдым мин аңа. Бәлки, ул җыр ихласлыгы белән җәлеп итәдер. Бәлки, минем хисләр күпләргә таныш булганга уңышлыдыр ул.
 
Тормыш сәхифәләреңне барлаганда, миңа синең Казан юридик институтында укуың, әмма аны тәмамламавың мәгълүм булды. Беренчедән, ни өчен алдан бу юнәлешне сайлаган идең? 
Кечкенә чакта «Кем буласың килә?» дигән сорауга мин: «Йә, милиционер, йә Марат Хуҗин булам», – дип җавап бирә идем. Марат Хуҗин ул – безнең район эшмәкәре һәм җырчысы. Аның үз иҗат төркеме, җырлары яздыртылган дисклары бар иде. Менә минем шуңа охшыйсым килде. Ә мәктәптә укыганда бу уемнан кире кайттым, булдыра алмам кебек тоелды. Шунда мәрхүм әтием юридик институтка укырга кереп карарга тәкъдим итте. Бу тәкъдим үземә дә ошады. Анда укырга керү гаять катлаулы булса да, ничектер керә алдым.
 
Ә ни өчен китәргә булдың?
Икенче елымны укыганда ук, ничек тә моннан китәргә иде, дип уйлана башладым. Әти-әнине борчыйсым килмәү генә туктатты. Аңламаслар, дидем. Ә миңа ирек җитмәде. Анда укыганда ук шул юнәлештә эшлисе дә бит, чит эштә эшләргә ярамый. Ә мин һаман иҗатка тартылдым. Өч курс ярым укыгач, тәвәккәлләдем. Укуымны тәмамлаган булсам, бүген без синең белән сөйләшеп утырмас идек.
 
Үкенмисеңме? Өч ел ярым аз вакыт түгел…
Тамчы да үкенмим. Бу хәлдә гаепле кеше булса да, ул – бары мин генә. Вакытым да жәл түгел. Димәк, шулай кирәк булган.
 
Илдус, килешәсеңдер, бүген татар эстрадасында яшь җырчылар бик күп, көндәшлек көчле. Башкалардан аерылып тору катлаулымы?
Көндәшлек – яхшы нәрсә. Эшләргә, һәрвакыт үсештә булырга этәрә ул. Ничек кенә булмасын, һәр артистның – үз тамашачысы. Иманым камил, әйтик, ике җырчының да концертына нәкъ бер төсле тамашачы килми.
Ә катлаулылыкка килгәндә, җырчының эше, гомумән, җиңел түгел инде ул. Читтән караганда җиңел тоелса да. Әйе, без 40 градуслы суыкта нефть чыгармыйбыз, катлаулы физик эш эшләмибез. Ләкин аның бит башка яклары бар. Әти миңа гел: «Эшнең җиңеле юк», – ди иде. Чыннан да шулай бит.

Тәнкыйть сүзләре ишетергә туры киләме?
Әлбәттә.

Аларга ничек карыйсың?
Тыныч карыйм. Мин аларга җавап та бирмим, социаль челтәрләргә язсалар, «лайк» куям. Начар сүзләрме, яхшымы, вакытларын кызганмыйча язганнар икән, бик зур рәхмәт аларга. Мәрхүм Илһам абый Шакиров әйтмешли, синең турында начар сөйлиләрме, яхшымы, иң мөһиме – сөйләсеннәр.
 
Шулай да, берәүнең сүзләре күңелемә тиде, мин аңа җавап та бирдем. Әйткәнемчә, кулыма операция булгач, миңа бандаж киеп йөрергә һәм шул килеш концертларда катнашырга туры килде. Шунда берсе: «Менә, мобилизациягә эләкмәс өчен, бандаж киеп йөрисең», – дип язды. Җавапсыз калдыра алмадым моны.

Соңгы арада ир-ат җырчыларга мондый шелтәләр еш эләгә…
Андыйларга нәрсә әйтәсең инде –  Ходай барын да күрә ул. Ә, гомумән, мин эстрада белән сәясәтнең кушылуын бөтенләй аңламыйм.

Сине барысы да өйләндерергә тели, ахры. Үзең камыт кияргә уйлыйсыңмы соң әле?
Әлбәттә. Матур гаилә корырга, балалар тәрбияләргә хыялланам. Әмма бу бит – зур җаваплылык. Бигрәк тә хәзер, аерылышучыларның саны елдан-ел артканда. Насыйбымны табып, аның белән гомергә бергә буласым килә.
 
Син гашыйкмы?
Әйе.

Үзеңне нинди өч сыйфат белән тасвирлар идең?
Гади, бераз тырыш һәм кайвакыт ялкау (көлә).

Безнең укучыларга өч фильм тәкъдим итсәң иде.
«Социальная дилемма» (реж. Джефф Орловски), «Богемская рапсодия» (реж. Брайан Сингер), «Начало» (реж. Кристофер Нолан).

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 20.11.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»