поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
19.11.2022 Мәдәният

Марс Макаровның хатыны: «Аның бит хәтта вафат булганын әлегәчә белмәүчеләр бар»

Аның бит хәтта вафат булганын әлегәчә белмәүчеләр бар. Төрле чараларга чакырып, әледән-әле шалтыраталар. Үзе исән чакта Татарстан Мәдәният министрлыгына ышанып тапшырган әсәренең дә язмышы билгесез. Гомерен татар сәнгатенә багышлаган кешенең мирасы өчен гаиләсе генә җаваплымы? Бездә шәхес кадере бармы?

Шушы сорау-борчулары белән редакциягә танылган композитор Марс Макаровның хатыны Фирдания МАКАРОВА мөрәҗәгать итте. Җавабын бергә эзләдек.
 
– Фирдания апа, без Марс Макаровны күбрәк «Киек казлар», «Агыла да болыт, агыла», «Мәк чәчәге» кебек популяр җырлар авторы буларак беләбез. Күләмле әсәрләр иҗат итүе турында үзе дә бик шауламады кебек.
 
– Марс үзен төрле яклап сынап караган тынгысыз җаннарның берсе иде. «Мин – менә шундый кеше», – дип, үзен күрсәтә генә белмәде. Студент чакларында ук җырлар язган, хореограф Гай Таһиров белән татар биюләренә багышланган ике китап әзерләгән, студентлар өчен баян эшкәртмәләрен булдырган, Тукайга багышланган күләмле музыкаль әсәр язган шәхес ул. Соңгы елларда Марсны шагыйрь буларак та таныдылар. Кызганыч, «Кайтаваз» дигән китабын нәшриятка үз куллары белән тапшырса да, аның табадан төшүен көтеп җиткерә алмады. Вафатына бер ел булгач, шушы китапны укучыларга татар филармониясе залында тәкъдим итәргә теләдем, анысы да төрле сәбәпләр аркасында булмый калды. Бусы 2017 ел иде. Шушы презентация мәшәкате белән Мәдәният министрлыгы бусагасын таптаганда, ул чактагы министр урынбасары Эльвира Камалова: «Марс абыйның симфониясе бездә, алып китегез», – диде. Шул чакта, бәлки, берәр оркестрга башкарырга бирү җаен табарлар дип, алып китмәдем. Инде хәзер шул симфонияне дә табып булмый. Алты кисәктән торган симфония икәнен генә беләм, төп нөсхәсен илтеп биргәч, бездә күчермәсе дә юк. Шундый күләмле әсәр юкка чыкмасын иде инде. Мин аны министрлыкта шактый эзләттем. Хәзер инде ул бүлекләр дә, ул хезмәткәрләр дә юк анда. Кызганыч, сәламәтлегем дә бетте, инде бусагалар таптый алмыйм, аякларым авырта. Әмма әсәр кадәр әсәр югалмагандыр, дәүләт оешмасында архив эше алып барыладыр дигән өмет бар әле миндә.
 
– Мирасны популярлаштыру, саклау җәһәтеннән Композиторлар берлеге ярдәм итә аламы?
 
– Татарстандагы берлекләр арасында иң пассивы – мөгаен, Композиторлар берлегедер. Кемгәдер сан бар анда, кемгәдер юк. Исән чакта да белмиләр, үлгәч тә аларга таянып булмый. Бу яктан Язучылар берлеге яхшы эшли. Ә Композиторлар берлегендә Рәшит Абдуллин, Шамил Шәрифуллин кебекләргә дә игътибар булмады. Марсны берлеккә алуны кирәксенмәделәр. Гәрчә җырлары гына түгел, күләмле әсәрләре булса да. Әйтик, Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге халык уен кораллары оркестры ул иҗат иткән Тукай шигъри циклына симфоник поэманы әле дә яратып башкара. Дөрес, Марс берлеккә алуларын сорап язды, берлек рәисе Рәшит Кәлимуллин белән дә сөйләшеп кайтты. Әмма теләгенә ирешә алмады. Хәер, ул ялынып йөри торган кеше түгел иде. Безгә бит хәтта халык артисты Шәүкәт абый Биктимеров булышып җибәрмәсә, фатир да булмас иде. Тугыз ел тулай торакта яшәгәннән соң, фатирга күченү үзе бер могҗиза кебек булды. Ә 1987 елда, Татарстан Министрлар Советы рәисенең беренче урынбасары Мансур Хәсәнов янына фатир мәсьәләсе буенча кергәч, ул да Марс Макаровның Композиторлар берлегендә булмавына гаҗәпләнгән иде. Мансур Хәсәнов кушылгач кына, «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» исеме бирелде. 1994 елда, ниһаять, фатир алу бәхетенә ирештек. Дөрес, талантлар барысы да шундый алар. Бар белгәннәре – иҗат. Гаиләне тарту, тормышны алып бару – хатыннары җилкәсендә. Иҗат – бер нәрсә, аны таныту да кирәк бит әле. Бу яктан Марс чая түгел иде. Бөтен иҗаты халык фольклорына, Тукай әсәрләренә бәйле булса да, Тукай премиясен ала алмады. Әлеге премия комиссиясенә Язучылар берлеге һәм керәшеннәр җәмгыяте тәкъдим итеп карады, хәтта кандидат итеп тә теркәмәделәр үзен. Аллаһы Тәгалә талантны бирсә дә, шул талантын күрсәтә белмәде.
 
– Марс абый шәхесләрнең онытылуына үзе дә борчыла иде булса кирәк. «Сәнгатебез йолдызлары» дигән китапка шул сәбәпле алынгандыр.
 
– Шәхес кадерсезлеге бик борчыды аны. Китапка алынуы да шуңа. Беренче җыры Хәсән Туфан шигыренә «Киек казлар» булгач, бу эшне аның турында истәлек язудан башлады. Шәхесләрне генә барламады, онытыла барган җырларның тарихларын да язды. Бу җәһәттән «Мирас» журналында махсус сәхифә дә алып барды. Эшләгән эшләре байтак, җырлары Татарстанда гына түгел, Башкортстанда да яратып башкарыла, тик менә ТАИС аркылы гонорары гына тулаем түләнми.
 
Үзем исән чакта, иҗатын ничек тә оныттырмаска тырышырмын анысы. Ә миннән соң Марс Макаров иҗатын кем кайгыртыр? Бу сорау бик борчый мине.
 
– Хәсән Туфан фатихасы белән җырлар авторы булып киткән диләр, дөресме?
 
– Чыннан да, Марсның беренче җыры «Киек казлар» (Хәсән Туфан шигыре).  Мәрхүм шагыйрь Хәсән Туфанның шактый еллар Сталин конц­лагерьларында җәфа чигеп, ачы йөрәк сагышы белән язылган тирән лирикасы, күрәсең, Марс Макаровка нык тәэсир иткәндер. Бу җырны ул башта ансамбль солисты Нәфисә Васыйлова белән радиога яздыра. Аннары аны фортепьяно белән дә, Татарстан Җыр һәм бию ансамбле хоры белән дә яздыралар. «Киек казлар» ансамбльнең иң уңышлы җырларыннан санала. Марс җырны махсус Нәфисә Васыйлова тавышын күздә тотып яза. Ә беркөнне радиодан яңа язмалар тапшыруында, үзенең «Киек казлар»ын ишетеп, Хәсән Туфан таң кала. Ул моны соңыннан Марсны эзләп өйләренә баргач сөйли. Бәхетенә каршы, Марс үзе өйдә булып, ишекне ача һәм каушап кала. Хәсән Туфан, сине күрәсем килгән иде дип, эзләп килсен әле! Алар бик матур әңгәмә коралар, соңрак Марс пианинода Хәсән ага теләге белән «Киек казлар»ны уйнап җырлый. Хәсән Туфан шушы килүендә, үзе белән алган шигырьләр китабында: «Марс энем, бу билгеләп куелган шигырьләргә дә игътибар итәрсең әле, бәлки киләчәктә популяр җырлар булып китәр», – дип, аңа култамгасы белән китабын бүләк итә. «Ай чыга Арча кырыннан», «Барган саен еллар җылырак», «Агыла да болыт агыла», «Каеннар көтәләр», «Юксындырсаң, нишләрмен?» кебек җырлар Хәсән Туфан үтенече белән языла. Менә шуннан Марс популяр җырлар авторы булып халык теленә керә.
 
Әңгәмәдә телгә алынган симфония уңаеннан «ВТ» юристы Булат Закиров аңлатмасы:
– Композитор Марс Макаров симфониясенә бәйле вазгыять буенча дөрес хокукый бәя бирү һәм җаваплы зат билгеләү өчен, һәрьяклы анализ ясарга кирәк. Беренче чиратта, бәхәстә катнашучыларның нинди раслау документлары бар икәнен һәм алар арасында үз вакытында нинди хокук мөнәсәбәтләре барлыкка килгәнен билгеләргә кирәк. Симфонияне министрлыкка тапшыруны раслаучы дәлилләр булмаган очракта, дәүләт органының гаебе бармы, юкмы икәнен бертөрле әйтеп булмый.
 
Бу очракта Марс Макаров варисларына дәүләт органы җитәкчесе исеменә хәзерге вакытта симфониянең төп нөсхәсе кайда икәнне билгеләү үтенече белән мөрәҗәгать итәргә киңәш бирергә була, чөнки бу сәнгать әсәре бөтен татар халкы өчен кадерле.
 
Мондый хәлләрдән саклану өчен, авторларга берничә киңәш:
 
— интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләрен башка затларга тапшыру фактын документлаштырырга онытмаска;
 
— төп нөсхәләрне ышанычлы урында сакларга һәм башка затларга бары тик күчермәләрен тапшырырга;
 
— интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләрен (язма әсәр, музыкаль әсәр) намуссыз файдаланудан яки үзләштерүдән саклау өчен, хосусыйлык турында килешү имзалау да артык булмас.
 
Зөфәр ХӘЙРЕТДИНОВ, Татарстанның халык артисты, композитор, Россия авторлар җәмгыятенең Татарстандагы бүлеге җитәкчесе:
 
– Марс Макаровның симфониясенә бәйле вазгыятьне бик яхшы беләм. Кызганыч, министрлыкта әлеге әсәрнең табылуына ышанып җитмим. Заманында ул оешмада үземнең дә документларның берничә тапкыр югалганы булды. Хәтта бер интервьюда, «Министр булсагыз, нишләр идегез?» дигән сорауга: «Иртәгәсен үк министрлыкны таркатыр идем», – дип җавап бирдем. Мин бу очракта авторларга киңәш кенә бирә алам. Бервакытта да, беркая да әсәрегезнең төп нөсхәсен тапшырмагыз. Әсәрне кемгәдер тәкъдим итәсез икән, аны канцелярия бүлеге аша башкарыгыз. Авторда әсәрнең теркәлү номеры һәм тапшырылу датасы булырга тиеш. Бу хакта әлеге бүлектән белешмә алу да комачау итмәс. Марс Макаров зур талант иясе, әмма гади, самими, ышанучан иде. Күрәсең, бөтен кеше дә үзе кебек дип уйлап, киләчәкне кайгыртмагандыр.
 
Хәбир Ибраһимов, «ТАИС» оешмасы җитәкчесе:
 
–  Язмада телгә алынган гонорар мәсьәләсе буенча эш болайрак тора. Авторлар белән Россия авторлар җәмгыятенең Татарстан бүлеге һәм безнең оешма шөгыльләнә. ТАИС эстрада мәсьәләләре белән турыдан-туры эшләми,  Россия авторлар җәмгыяте аша эшли. Чөнки өч кенә кешедән торган оешма эстрададагы хәлләрне күзәтеп өлгерә алмый. Җәмгыять акчаны җыя һәм безгә күчерә. Без, үз чиратыбызда, аны авторларга күчерәбез. Менә ярты ел инде Россия авторлар җәмгыятеннән акча күчкәне юк. Өзеклекнең сәбәбе әнә шуңа бәйле. Авторлар яки аларның варислары, ТАИС белән араны өзеп, турыдан-туры Россия авторлар җәмгыяте белән дә эшли алалар.
 
Редакциядән: Марс Макаров иҗат иткән симфониягә бәйле сорауны редакция Татарстан Мәдәният министрлыгына юллады. Әлегә җавап алынмады.
 

Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 19.11.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»