|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.02.2011 Шоу-бизнес
Игътибар! Кастинг!"Татарстан - Яңа Гасыр" телевидениесе өр-яңа татар сериалында төп геройлар рольләрен башкарыр өчен актерлар эзли. Яңа сериал Зифа Кадыйрованың "Сагынырсың - мин булмам" повесте буенча төшереләчәк. Үзләрен телевизион сериал өлкәсендә актер буларак сынап карарга теләүчеләр татар телендә иркен аралаша белергә тиеш.
Яшь буенча да чикләр куелган. Кызлар - 17яшьтән алып 20 яшькә кадәр, егетләр 20дән алып 25 яшькә кадәр буласы.
Кастингта катнашырга теләүчеләр иң элек castingtnv@mail.ru адресына үзләренең фоторәсемен җибәрергә тиеш. Хатта шулай ук түбәндәге мәгълүматларны да күрсәтергә кирәк:
1. Исем-фамилия. 2. Ничә яшь. 3. Элемтәгә керер өчен телефон номеры.
Хатлар 3нче мартка кадәр генә кабул ителә!!!
|
Иң күп укылган
|