|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.11.2022 Мәдәният
«Ибн Фадлан» фильмы «Казан халыкара мөселман киносы фестивале кайтавазы»н ача20-27 ноябрьдә Казанда «Мир» кинотеатрында «Казан халыкара мөселман киносы фестивале кайтавазы» чарасы узачак. Фильмнар шулай ук республика шәһәрләре һәм районнарының муниципаль кинозалларында күрсәтеләчәк. Программага 2022 елда Казан кинофестивалендә катнашкан Якутия, Үзбәкстан, Казахстан, шулай ук Татарстанда төшерелгән 7 фильм кергән. «Ибн Фадлан» фильмы Казанда «Мир» кинотеатрында 20 ноябрьдә кичке сәгать җидедә (19:00) күрсәтелә. Шунысы игътибарга лаек, нәкъ менә әлеге картина XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең ачышы булды. Ул фестиваль вакытында 4 тапкыр күрсәтелде һәм алар барысы да аншлаг белән узды. Нәтиҗәдә «Ибн Фадлан» кинотасмасы фестивальнең «Вакыйганың тарихи әһәмиятен гәүдәләндергән өчен» махсус дипломына лаек булды. «Мир» кинотеатрында тамашачылар шулай ук «Ибн Фадлан» фильмын төшерүчеләр белән дә аралаша алачак, дип яза "Татар-Информ" МА.
--- |
Иң күп укылган
|