|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.11.2022 Хәвеф-хәтәр
Казларның канын эчеп чыккан
Башкортстанда Шаран районының бер авылында төнлә билгесез җанвар кунак булган. Ул шәхси ихатага кереп, 12 казны буган һәм каннарын эчкән. Бу хакта "Башинформ" яза. 16 ноябрьдән 17 ноябрьгә каршы төндә кош-корт хуҗабикәсе аларны абзарга куып керткән, икенче көнне аларны суярга тиеш булган. Ләкин иртән казларын үле килеш тапкан. Шул ук вакытта абзарда көрәш, таралган мамык һәм кан эзләре булмаган.
Хуҗабикә дә тавыш-тын ишетмәгән, этләр дә өрмәгән. Бу кошлар, гадәттә, бөтен авылны уята алырлык итеп кычкыра алса да, бу төнне тавышлары ишетелмәгән.
Ерткыч чокыр казып абзарга кергән. Абзар янында эзләр табылган. Зыян күргән хатын чакырган урманчы бу төлке түгел, дигән. Бу ләтчә яки көзән булырга мөмкин.
Фото: башинформ
Автор:Резеда Галикәева
--- |
Иң күп укылган
|