|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.02.2011 Дин
Күпсенү, яки Авылдагы ике манараның берсен нигә кисмәкчеләр?Әлеге кыргый хәбәрне миңа ТР Диния нәзарәтенең аппарат җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин җиткерде. "Балык Бистәсе районының Биектау авылында ике мәчет булып, берсенең манарасын кисмәкчеләр икән. Бүген шул хакта авыл җыены үткәрәчәкләр. Барып халыкны тыңлап кайтмассызмы? " – дип шалтыратты ул. Бер авылдан җиде хаҗи
Мәчеттә язып эленгән саннар буенча, Биектауда 298 хуҗалык бар. Аларда 812 кеше яши. Мәктәптә 93 бала укый. Авылга килеп керүгә иң әүвәл күзгә ташланганы янәшә генә диярлек салынган (аралары 200 метр да юк) ике мәчет булды. Берсенең кыегында Россия һәм Татарстан әләмнәре җилферди. Нәкъ менә шунысы – кайнар бәхәсләр уяткан иске мәчет булып чыкты (дөресен генә әйткәндә, иске түгел ул: 1990 елны гына салынган). Хәзерге вакытта анда китапханә, авыл җирлеге советы һәм милициянең участок инспекторы кереп урнашкан.
Җыелыш дигәне район җитәкчеләре катнашында үткәрелүче, узган елга йомгак ясала торган Биектау авыл җирлегенең хисап җыены булып чыкты. Җыен башланганчы авыл мәчетенең имам-хатыйбы Мирзахан хәзрәт Шәрәфиев белән әңгәмә корып алдык. Шунда узган ел азагында хаҗда булуларын сагынып искә төшерде ул. Бер авылдан җиде кеше барган икән берьюлы изге сәфәргә. Әле хәтта сигез кеше җыенган булган, тик берсе авырып калган. Бер авылдан җиде кеше хаҗ кылу – район өчен генә түгел, гомумән, республикабыз өчен дә сирәк күренеш. Әмма айдан артык вакытны алган хаҗ көннәрендә аңа бер уй тынгы бирмәгән. Чөнки әледән-әле шул мәсьәлә күтәрелә. Сәфәр чыгар алдыннан да шундый сүз ишеттерделәр", – дип хәтер йомгагын сүтте ул.
– Иман йорты булмаган вакытларда да җәмәгать намазын калдырмадык, аерым кешеләрдә җыелып укыдык. Җомга намазларына илледән артык, гает намазларына 300 дән артык кеше йөри, – дип "мактанып" алды хәзрәт. Мактанырлык та. Сер түгел: күп кенә авыл мәчетләрендә җомга намазларына йөрүчеләр 10-15 кешедән артмый. Табигый, кеше күп йөргәч, сәдака да шактый күп керә. Һәрхәлдә, мәчет тоту чыгымнарын каплау өчен кайдан акча табыйк дип аптырамыйлар биредә. Әле бәла-казага очраганнарга да ярдәм итәләр, мөәзин белән каравылчыга да түләп торалар, бик кирәк чакта авыл советы да ярдәм сорап керә икән. Моның сере шунда: Биектауда дингә мәхәббәт яхшы сакланган. Вөҗдан иреге килгәч, районда иң беренче мәчетне нәкъ менә шушы авылда салганнар. Бөтен кеше үз өлешен керткән әлеге изге төзелешкә. Урманга барып агачын да үзләре кискән, бурасын да бураган, күтәреп сипләп тә куйган. Кыскасы, барысын да үз куллары белән, хәләл көчләрен кертеп башкарганнар. Хәләл көчең кергән шушы иман йортының манарасын ничек кистермәк кирәк?! Әле яңа мәчет төзелешенә дә булышкан биектаулылар. "88 кеше акчалата ярдәм бирде. Осталарны үзебез ашаттык", – ди мәчет картлары.
Авылда исламга ихтирам зур булуның икенче зур сәбәбе – биредә дин гыйлеме бирәләр. Мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытып ялга чыккан Әлфия Бәдретдинова балаларга дәрестән тыш ислам дине нигезләрен һәм иске татар язуын өйрәтсә, кичен мәчеттә хатын-кызларны укыталар.
Мәдрәсә кирәк
Җыен барышында менә шуларны кабат искә төшерде, "Иске мәчет бинасы безгә мәдрәсә итеп файдалану өчен генә түгел, авыз ачтыруларны, гает намазларын, дини бәйрәмнәрне уздыру, җәен балаларны җыеп, ислам лагере үткәрү өчен дә кирәк", – дип тә өстәде Мирзахан хәзрәт.
Иске мәчет бинасын мәдрәсә ачу өчен кайтарып бирүдә ярдәм сорап район хакимияте башлыгы Илһам Вәлиевкә мөрәҗәгать тә әзерләнгән икән (бәлкем, картларга авыл советын мәчет бинасыннан чыгаруны таләп итеп язарга кирәк булгандыр). Аны җыелган халык һәм кунаклар игътибарына мөнбәрдән мәчетнең хуҗалык өчен җаваплысы һәм кассир вазыйфасын башкаручы Зиннур Хөснетдинов җиткерде. "2010 елның декабрендә дини максатта төзелгән биналарны халыкка кайтарып бирү турында РФ законы кабул ителде. Закон да безнең яклы", – дип ул мөрәҗәгатьне президиумга тапшырды.
Президиумда – район башкарма комитеты рәисенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рашат Хәбибуллин белән "Кулон" агрофирмасы башлыгы урынбасары Рәфыйк Мифтахов. Республикабызда 53 мең гектар җир биләүче "Кулон" агрофирмасының бу тарафларда 5,3 мең гектар җире бар икән. Әле ул район биләмәләреннән тагын 5 мең гектар җир алырга ниятли. "Әгәр биредәге җирләребез 10 мең гектарга җитсә, терлекчелек комплексы ачарга уйлыйбыз", – диде бу уңайдан Р.Мифтахов. Элеккеге күмәк хуҗалык биләмәләрен арендага алып, җирле халыкны ашлы һәм эшле иткән агрофирма. Кыскасы, телиме-теләмиме җирле үзидарәгә керүче дүрт авылдагы 4300 кеше хәзер "Кулон" ябык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Альберт Фәрхетдиновның күзенә карап торырга мәҗбүр.
Ни кызганыч, җыелышта Альберт әфәнде үзе катнашмады. Бәлкем, катнашмавы яхшырак та булгандыр. "Әгәр үзе катнашса, халык сүзен ачык, нык итеп әйтергә җөрьәт итмәс", – дигән иде бу уңайдан картлар. Үз чиратында, әле мин яңа кеше, бу җәһәттә ни дә булса әйтә алмыйм, диде Р.Мифтахов. Рашат Хәбибуллин исә, ашыгыч түгел бит, дип мәсьәләне хәл итүне сабантуйга хәтле кичектерүләрен сорады. Халык моңа каршы килмәсә дә, бигүк ышанып бетмәде кебек тоелды безгә.
Соңрак, мәктәп ашханәсендә чәй эчкәндә, әлеге шик-шөбһәләрем тагын да ныгый төште. Чөнки район үзәгеннән җыелышка килгән баш табиб Равил Зарипов мәдрәсә кирәклеге турында сүз чыккач: "Дөресен генә әйткәндә, кычытмаган җирне кашу, модага иярү генә ул мәдрәсә ачабыз диюләре", – дип ычкындырды. Табында утырган Рашат әфәнде бу фикерне кире какмады, үзе дә шулай уйлый иде, ахры. Һәрхәлдә, бу конфликтны өйрәнеп, инде бер мәртәбә язып чыккан, мөселманнарыбыз мәнфәгатен кайгыртып, кабат безнең белән авылга килгән "Ирек мәйданы" газетасы журналисты Рәшидә Ахмирова юлда: "Район башкарма комитеты рәисенең бер урынбасары белән сөйләшкән идем. Экстремизмга каршы көрәш җәелдерәсе урында, мәдрәсә ачу артыннан йөрү дөрес булмас дип белдерде", – дип сөйләгән иде. Югыйсә нәкъ менә дини экстремизм килеп чыкмасын, теләсә кайда теләсә кем укытмасын өчен кирәк тә инде мондый башлангыч мәдрәсәләр.
"Теләсә – үзе шалтыратыр"
"Иске" мәчетнең киләчәк язмышы турында А.Фәрхетдиновның ни уйлаганын белешмәкче булып "Кулон" агрофирмасына шалтыраттык. "Альберт Шамилевич бу җәһәттә аңлатма бирүдән баш тартты, дин әһелләре белән киңәшергә тәкъдим итте. Теләсә – үзе шалтыратыр, кабат-кабат шалтыратып аптыратмагыз инде", – дип җавап бирде безгә аның ярдәмчесе.
Югыйсә Биектау авыл җирлегенә кергән дүрт авылда да мәчет салдырган А.Фәрхетдинов. Бу якларга мәхәббәтенең сере гади генә икән: ул үзе күршедәге Яңавылда туган. Әлеге авылдагы мәчет – әнисе, Биектауда 2004 елда төзеткән Аллаһ йорты әтисе Шамил исемен йөртә. Мәчет-мәдрәсә җәһәтендәге бөтен матавык нәкъ менә шул яңасын салганнан соң башланган да инде.
– Заманында авылыгыз ике мәхәлләле, ике мәчетле булган бит. Нигә бу иман йортларын болай янәшә салдыгыз? – дип сорамый булдыра алмадым мин картлардан. "Ул бит бездән сорап тормады. Соңгы вакытта клуб итеп файдаланылган, инде шактый тузган элеккеге мәчет бинасын сүттереп атты да шул нигезгә яңа Аллаһ йорты салдырды", – диде өлкәннәр.
– Ике мәчет тә минеке, дип әйтә. Аның фикерен үзгәртү кыен. Җитмәсә, яңа мәчеттә үзебезне хуҗа итеп сизмибез. Аның рөхсәтеннән башка бер кадак та кага алмыйбыз. Әйтик, аяк киемнәрен яңгыр чылаткач, болдырны үз көчебез белән зурайтмакчы, киңәйтмәкче булып эш башлаган идек. Ошатмады. Безнекен сүттереп атып, эшчеләреннән яңаны ясатты", – дип тә өстәде агайлар.
– Нигә иске мәчетнең ачкычын авыл советы рәисенә бирдегез? Нигә шунда ук мәдрәсә ачмадыгыз? – дип тә сорадым Мирзахан хәзрәттән. "Яңа мәчеткә 2004 елның 9 октябрендә кердек. Атна-ун көн эчендә авыл советы иске мәчеткә кереп утырды. Ачкычын бирергә һич җыенмаган идем. Альберт Шамилевич чакыртып орышкач бирдем инде. Юашлык булды шул", – дип үкенә хәзер имам-хатыйб.
Әзергә – бәзер
Моңарчы җирле үзидарә авыл кырыендагы күмәк хуҗалык конторасына урнашкан булган. Хуҗалык таркалгач, электр белән дә, газ белән дә җылытыла торган, өстәвенә авыл уртасындагы йортка әзергә – бәзер кереп утыру ягын караган җирле үзидарә җитәкчеләре. Тора-бара ярымайлы манара астында утыруларына эчләре поша башлаган, күрәсең. Шуңа күрә әледән-әле, манараны кисәргә иде, дигән сүз чыга. "Мәктәп янындагы буш йортны сатып алып төзәтеп бирәбез, мәчеттән генә чыгыгыз", – дип тә тәкъдим иткән мәчет картлары. Әмма бу вариантка риза түгел авыл җирлеге башлыгы Рифкат Мөхәммәтҗанов. Кыскасы, район түрәләре кебек ике мәчет бинасының да мөселманнар карамагында булырга тиешлеген башына сыйдыра алмый, күпсенә Рифкат әфәнде. Әгәр картлар, үз йортыбызда үзебез хуҗа буласыбыз килә, дип иске мәчет бинасына кайтса, яңасына кереп утыруга каршы түгел ул. Белмим, ул вакытта әтисе исемендәге мәчетнең манарасын кисүгә риза булырмы икән Альберт Фәрхетдинов?
P.S. Шунысы да аптыратты: 1990 елда салынып, 2004 елга хәтле ничек рәсмиләштерелми, БТИдә, теркәү палатасында теркәлми килде икән "иске" мәчет? Югыйсә, мәчетләр коммуналь чыгымнар өчен генә түли, бернинди салымнар салынмый Аллаһ йортларына, дип аңлаттылар миңа Диния нәзарәтендә. Әгәр үз вакытында теркәлгән булсалар, билгеле, мондый матавык килеп чыкмас, бөтен авыл халкы тырышлыгы белән төзелгән мәчеткә "кызыкмас" иде кемсәләр.
Рәшит МИНҺАҖ |
Иң күп укылган
|