поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
18.11.2022 Шоу-бизнес

Зинира Рамазанова: Табиблар мине "исән калса да, гарип булачак” дигән

Зинира һәм Ризат Рамазановлар менә инде ничә еллар дәвамында татар эстрадасында популяр дуэтлар рәтендә. Аларның үз юлы, үз тамашачысы бар – бүгенгә кадәр халык мәхәббәтен саклап киләләр.

– Зинира, ялгышмасам, тугач та табиблар сине исән калмас дигән?
 
– Миңа 6 ай булганда, сепсис авыруы белән чирләгәнмен, каным зарарланган. Әнием белән өч ай тирәсе Уфа хастаханәсендә ятканбыз. Миңа берничә кешенең канын салганнар. Инде аяк-кулларым хәрәкәтләнә алмый башлагач, табиблар әниемә: “Балагыз исән калса да, гарип булачак”, – дигән. Әнием: “Балам исән калып, үз аякларында йөреп бәхетле булсын иде”, - дип Ходайдан сораган. Аллаһка шөкер, исән калганмын.
 
– Әти-әниең кемнәр? Бертуганнарың бармы?
 
– Әнием Гөлзимә лаеклы ялда булса да, әле дә эшли. Ул башлангыч сыйныфларны укыта. Әтием Газим колхозда шофер булды. Ул да лаеклы ялда, әмма өйдә ятмыйм дип каравылчы булып эшли. Гаиләдә без өч бала, 1986 елгы Гөлназ апам белән 2000 елгы сеңлем Гүзәл бар. Мин – Башкортстанның Караидел районы Хәлил авылы кызы. Апамнар Караиделдә яши, сеңлем – Казанда, КХТИда 3нче курста укый. Безнең белән яши, балаларны караша, Аллаһка шөкер.
 
– Татарстанга ничек килдең? Ерак калага чыгып китәргә курыкмадыңмы?
 
– Инде 8нче сыйныфта ук өйдән чыгып киттем. Уфа сәнгать училищесына укырга керү өчен музыкаль белем кирәк дип ишеткәч, 8нче сыйныфта укыганда районга барып укып йөрдем, чөнки безнең авылда музыка мәктәбе юк иде. Анда туганнарда яшәдем. 9нчы сыйныфны Караиделдә укыдым да, училищега кердем. Дүрт ел училищеда укыганнан соң, укытучым Римма Рушановна Казанга барырга киңәш итте. Ул Казанда консерватория тәмамлаган булган. Укытучым Казанга үзе алып килде, моның өчен аңа бик рәхмәтлемен. Нинди укытучы укучысы белән шулай йөри? Имтиханнар вакытында монда “фатир” снимать итеп тордык. Университетка имтиханнарга бергә бардык. Шулай итеп, мин Казан дәүләт мәдәният институтына укырга кердем.
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 18.11.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»