|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.11.2022 Фаҗига
34 яшьлек Гөлназ үле килеш табылганУфада таң алдыннан такси чакыртып гаип булган 34 яшьлек Гөлназ Арсланова турында кичә язган идек. Аны эзләү тәмамланды. Кызганычка каршы, хатынның үле гәүдәсен тапканнар. Бу хакта аның апасы хәбәр итә. Тик менә ул хатын-кызның үлеменең төгәл сәбәбен һәм шартларын әйтүдән баш тарткан. Хәзерге вакытта булган вакыйганың төрле версияләре, шул исәптән җинаять эше карала.
- Кичә аны 23.00 тирәсендә таптылар. Мин детальләрен әйтә алмыйм. Бер нәрсә әйтәм – эш таксида түгел, - дип яза социаль челтәрләрдә һәлак булган хатынның туганы.
Гөлназның кечкенә баласы калды.
Мәрхүмәнең туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз.
Автор:Резеда Галикәева
--- |
Иң күп укылган
|