|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.11.2022 Фаҗига
Тулы бер гаилә янып үлде...Бүген төнлә Стәрлетамак районының Матвеевка авылында янгын чыгып, әти-әниләре белән биш баланың гомере өзелде. Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова әлеге үзәк өзгеч вакыйгага карата үз фикерен белдергән. “Стәрлетамак районында коточкыч фаҗигә. Тулы бер гаилә янган... Ничек инде алай?
Гаилә бер яклап та яхшы булган. Үзләренең һәм тәрбиягә алган балалар өчен бар шартлар да булдырылган. Янгын извещательләре дә төзек булган... Тикшерү бара.
2017 елгы ике игезәк малайлар гына исән калган... Аларны урнаштыру мәсьәләсе белән шөгыльләнәчәкбез”, – дип язган Ленара Иванова үзенең социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә.
Язгөл САФИНА |
Иң күп укылган
|