поиск новостей
  • 10.02 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 11.02 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 12.02 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 13.02 "Тукай. Оркестр. Ясалма интеллект" Тинчурин театры, 13.00, 6+
  • 13.02 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 14.02 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.02 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.02 "Кияүләр" Тинчурин театры, 17.00, 6+
Бүген кемнәр туган
  • 09 Февраль
  • Фәнис Яруллин (1938-2011) - язучы
  • Гөлинә Гыймадова - журналист
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
Архив
 
18.02.2011 Мәгариф

Стипендиянең гомере озын булсын!

Уңышлы тапшырылган сессия студентны ашата. Элек-электән шулай булган. Стипендия килгән көнендә үк күңелле хәбәр буларак телдән-телгә күчә, тулай торакка якын урнашкан кибетләрдә ул көнне су буе чират хасил була. Күләме кечкенә булуга да карамастан (КФУда – 1080 сум), кесәне төртеп тишми, болай да тулысынча ата-ана җилкәсендә булган студентның шәхси акчасы булып санала.

Тик, ни кызганыч, җитсә, «кече телгә җитәрлек» акчаны да күпсенүчеләр бар икән: РФ Президенты ярдәмчесе Аркадий Дворкович: «Һәр нәрсәгә хәләл көч белән ирешергә кирәк, шул исәптән акчаны да үз көчең белән эшләп алу модада булырга тиеш, әлеге нисбәттән студентларның стандарт стипендияләрен бирүне туктатырга кирәк саныйм», – дип белдергән иде. Аның фикеренчә, һәр студент, укудан соң эшләп, үз көнен үзе күрә ала.

 

Бәхеткә, РФнең мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко стипендия бирелүдән туктарга тиеш түгеллеген ассызыклады, шулай да аны бирүдә үзгәрешләр керергә тора. Стипендия укуы белән алдырган студентларга гына тәти башламагае. Бу хакта «Шәһри Казан»да язган да идек инде.

 

Бу, әлбәттә, яхшы карар, тик, таяк ике башлы булган кебек, моны да ике яктан карарга кирәк: студентның өч дусты бар: берсе –уңыш, икенчесе – яраткан һәм яхшы аңлаган фәннәре, өченчесе – яхшы хәтер. Шушыларның берсе генә булмаса да, баш бәреп, төн йокыларын калдырып укырга туры килә. Шул ук фәнне кемдер җиңел генә, артык баш катырмый биреп чыга, әле үч иткәндәй, аның баллары да синекеннән югарырак!

 

Бервакыт дустым имтиханга ике билет кына өйрәнеп барып, «5»ле алып кайткан иде. Шулай булгач, зачеткадагы «яхшы» һәм «бик яхшы» билгеләре студентның белем дәрәҗәсе турында сөйлиме икән? Дворковичның икенче фикере дә игътибарны җәлеп итә: студентлар дәресләрдән соң эшләргә тиешләр! Канәгатьләндерерлек хезмәт хакы түләнелгән эш табу дипломсыз студентка түгел, белгечлек алганнарга да җиңел түгел әле ул. Үзем, җыештыручы булып урнашырга теләп, интернетта аз казынмадым, ваканцияләр дә бар, тик күп кенә белдерүләрдә эш бирүченең түгел, ә кадрлар агентлыгының телефон номеры күрсәтелгән була. Алар, үз чиратларында, күрсәткән хезмәтләре өчен, 400 сумнан башлап акча таләп итәләр.

 

Икенчедән, авылдан яки башка чит төбәкләрдән килүчеләр хакында да онытырга ярамыйдыр. Чит шәһәр мохитенә ияләшү җиңелләрдән түгел. Тәкъдимнең уйланылып бетмәгән тагын бер ягы бар: бөтен гаиләләрнең дә социаль хәле бердәй түгел, нәтиҗәдә аз керемле яки уртача хезмәт хакы алган гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр төннәрен кафе-ресторанда бил бөгеп йөрсә, соңгы мода белән киенеп, әти-әни акчасын җилгә очырган башка студентларның белем алырга һәм физик, һәм рухи яктан мөмкинлекләре зуррак булыр иде. Аннары Дворкович үзе стипендия алып укыгандыр бит?! Безнең моңа хакыбыз юкмыни?

 

Әлеге закон үз көченә керми дип ышандырып әйтеп тә булмый – күп кенә чит илләрдә студентларга стипендия түләнелми. Бездә чит илләрдән калышмаска тырышалар бит. Тик әлеге илләрнең яшәү дәрәҗәсе, безнеке белән чагыштырганда, бөтенләй башка булуын исәпкә алучы юк.

 

Бәхәсләргә йомгак ясап, шуны да әйтәсе килә: 2011 елдан югары уку йортларында укучыларның стипендиясе 70 сумга артачак. «Әлеге 70 сумны җыеп барып, БМВ алырмын», – дип шаяртучылар, «Шул акчаны ай саен хәер сорашучыларга биреп барачакмын», – диючеләр дә булды. Бер тапкыр ашханәдә ашап чыгуның уртача 80 сум тәшкил итүен исәпкә алганда, әллә ни зур сумма түгел кебек, тик шулай да бер тапкыр университетка барып кайтырга һәм ике ипи алырга җитә әле.

 

Күпләрне пошаманга калдырган хәбәрдән соң, студентларның соры көннәрен ямьләндерүче һәм укырга стимул бирүче стипендиянең гомере озын булсын, дип телисе генә кала.


Айгөл ЗАКИРОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы