поиск новостей
-----
Бүген кемнәр туган
  • 11 Август
  • Илсур Сафин - җырчы
  • Зөлфәт Хәким - язучы, автор-башкаручы
  • Равил Харисов (1948-2020) - җырчы
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
Архив
 
17.11.2022 Могҗиза

Кызның солдатларга язган хаты әтисенә барып эләккән

Кузбассның Новокузнецк районы Безруково авылыннан Александр белән дә шундый гаҗәп хәл булган. Октябрь урталарында ул өлешчә мобилизациягә эләккән һәм хәрби әзерлек үтү урынына юлланган.

Кузбасстан киткәндә Александрга, барлык хәрбиләргә тапшырган кебек үк, бүләк бирәләр. Автобуска утыргач ул бүләккә күз сала. Анда җылы оекбашлар була. Оекбаш эчендә кәгазь тавышы ишетелә. Кулын тыгып караса – анда хат. Русия хәрбиләренә Кузбасс мәктәпләре укучылары язган хатларның берсе була ул.

Конверт тышына аның туган авылы һәм ун яшьлек кызы укыган сыйныф саны язылганын күреп, ирнең күзләре маңгаена менә. Ә хатны ачкач, ул бөтенләй шакката – хат язучылар арасында аның кызы Арина да була. Ирнең күзенә яшьләр килә...

Ул бу хакта гаиләсенә сөйли. Бак дисәң, Арина “Солдатка хат” акциясендә катнаша. Өченче сыйныфта укыган кыз солдатларга куәтләү сүзләре генә язып калмый, ә матур рәсемнәр дә төшерә. Укучыларның хатларын солдатларга җибәрәләр. Бу сентябрь ахырында була, ә ике атнадан әтисенә повестка килә. Һәм бар Кемерово өлкәсеннән җыелган йөзләгән хатлар арасыннан кызының хаты нәкъ әтисенә барып ирешүе – таң калырлык могҗиза! Бу хат, йөзләгән километр үтеп, бер ай үз хуҗасын көтеп ятканнан соң иң кадерле кулларга килеп эләгә...
 
“Бу юкка түгелдер, ул югарыдан килгән бер күренеш. Моны яхшылык билгесе дип ышанам. Димәк, Александр исән-имин әйләнеп кайтачак. Без аны көтәбез”, – дигән хатыны.
 
Кыз әтисе белән горурлана. Һәм аның хәрби әзерлек үзәгеннән җибәргән бүләге – металл жетон белән аерылмый. Ул, әтисенең мәхәббәте һәрчак йөрәген җылытып торсын өчен, жетоннан муенса ясап тагарга хыяллана.

 

Фото: variant.kurtub.ru
 
 
 

Язгөл САФИНА
Өмет
№ --- | 17.11.2022
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы