|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.11.2022 Язмыш
Нурзадә: Минем йөрәгемне кисеп ала торган җөмлә ул (ВИДЕО)Нурзадә үзенең иң авырткан җан ярасын ачты: ни өчен гаилә корып тормышка чыкмавының, балалар үстермәвенең сәбәбен әйтте. Бу хакта җырчы ТНВ телеканалындагы «Әй, язмыш, язмыш» тапшыруында сөйләде. – Бу минем өчен бик авыр тема. Бу хакта беркайда да сөйләгәнем юк иде. Мин – операция аша узган кеше. Хатын-кыз булудан тыш, ана да булу бәхетен Аллаһы Тәгалә бөтен кешегә дә бирми. Менә шул бәхеттән мәхрүм калган кеше мин. Бүгенге көндә ялгыз булуымның төп сәбәбе дә, бәлки, шулдыр. Миңа бүген дә уйламыйча сорау бирәләр. Бездә бит кеше уйлап тормый, тота да әйтә. «Нишләп син бала тапмыйсың?» – диләр. Ә минем аны таба алмавым турында беркем дә уйлап карамый. Иң авыры тагын шул: «Үзеңнең балаң булмагач, син каян беләсең инде аны?» – диләр. Минем йөрәгемне кисеп ала торган җөмлә ул. Шундый зур сер саклана инде миндә. «Син ирең булмагач, балаң булмагач, белмисең инде», – диләр. Алай әйтмәсеннәр иде ул… Минем дә һәрбер хатын-кыз кебек бәхетле буласым, балалар үстерәсем бик килгән иде, - ди Нурзадә.
--- |
Иң күп укылган
|