поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
16.11.2022 Дин

Манарасы ауган борынгы Айбаш авылы мәчетен ике ел эчендә торгызырга уйлыйлар

13 ноябрьгә каршы төндә, көчле җил чыгу сәбәпле, Биектау районы Айбаш авылының 1855 елгы борынгы мәчетенең манарасы авып төшкән иде. Мәчет манарасы аву буенча ТР Мәдәни мирас объектларын саклау буенча комитеты рәисе Иван Гущин җитәкчелегендә киңәшмә узды. Җыелышта Президент аппараты, Мәдәният министрлыгы, Диния нәзарәте, район һәм авыл советы вәкилләре катнашты.

Иван Гущин мәчетне торгызу өчен ике еллап вакыт кирәк булачагын әйтте. Төзелеш өчен кирәк булачак сумманы әлегә төгәл әйтә алмады, шулай да миллионнар китәчәген раслады.
 
«Тарихи объектларны ничек кенә яратсак та, төзелеш технологияләрен исәпкә алырга кирәк. Ике атна эчендә эш күләмен һәм юл картасын тулысынча аңлау булачак. Мәчет масштабын исәпкә алсак, без аны бер елда реставрацияләргә өлгермибез. Ике ел эчендә эшләп чыгып булыр дип уйлыйм», – диде Иван Гущин.
 
Борынгы мәчет төбәк дәрәҗәсендәге архитектура мирасы булып санала һәм ТР мәдәният министрлыгына карый. Шуңа күрә ремонт эшләре белән министрлык һәм комитет ризалыгыннан башка беркемгә дә тотынырга ярамый. Иван Гущин беренче чиратта башкарылачак эшләрне дә атап үтте, дип яза Татар-информ.
 
«Агач объектларга вакыт һәм һава шартлары көчле йогынты ясый. Бу мәчеткә авариягә каршы һәм реставрация эшләре кирәк иде. Бүген күргәннәрдән, иң беренче итеп, түбәне тулысынча алыштырырга, манараны кире баштан җыярга кирәк булачак», – диде ул.
 
Белгечләр ике атна дәвамында мәчеткә экспертиза үткәрәчәк. Ике-өч көн эчендә ауган манараны алып, түбәне, кар һәм яңгыр кермәслек итеп, вакытлыча каплап куярга уйлыйлар. Киңәшмә барышында мәчет янына төзелеш краны да килде.
 
 
Ремонт эшләре башлангач, мәчетне ябачаклар, чөнки ул куркынычсызлык кагыйдәләренә туры килмәячәк. Татарстан Республикасы Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсенең Дәүләт конфессиональ мөнәсәбәтләр бүлегенең баш киңәшчесе Раил Гумаров намаз укучылар өчен мөмкинлекләр тудырырга кирәк дип әйтте.
 
 
 
«Безнең дини бәйрәмнәребез – Корбан, Ураза гаетләрен укырга урын кирәк булачак. Уразаның кышка таба күченгәнен дә исәпкә алырга һәм мәсьәләне актуальлеген аңларга кирәк. Консервация була икән, намаз укучыларга мөмкинлекләр тудырырга кирәк», – диде ул.
 
Айбаш авылы мәчете имам-хатыйбы Дамир хәзрәт Хәбибуллин намаз укучыларны үз өенә дә алып килергә әзер булуын әйтте. «Намаз уку тукталымаячак», – диде хәзрәт.
 
«Намазны барыбер укыячакбыз, ул безнең бурыч, безнең ихтыяҗ. Урынны барыбер табарбыз. Халыкны намаз укырга үземнең өйгә дә чакыра алам. Иң мөһиме, намазны калдырмасыннар. Гаетләрне урамда да укырбыз», – диде ул.
 
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/manarasy-augan-boryngy-aibas-avyly-macetena-restavraciya-yasalacak-5862931

---
Матбугат.ру
№ --- | 16.11.2022
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»