поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
16.11.2022 Мәдәният

Салават Фәтхетдинов: "Тере Әлфия Авзалованы күрергә телисезме? Әнә ул!"

Исегездә булса, 2019 елда татар халкының легендасы Әлфия Авзалованың тормыш һәм иҗат юлы турында китап басылды. Ул татар телендә иде. Аннан соң 2021 елда шул ук китапның инглиз теленә тәрҗемәсе дөнья күрде. Һәм менә быел китапның рус теленә тәрҗемәсе дә басылып чыкты.

“Татар телендә чыгарылган китап өч бүлектән тора: беренчесендә әнинең үзе турында язылган китабын тәрҗемә иттек, икенче бүлектә иҗатташ дусларының әни турында хатирәләре, истәлекләре һәм өченчесендә әнинең репертуарындагы 100 җырның сүзләре, ноталары урын алды. Шулай ук китапта МР3 җыентыгы да бар”, - диде Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова.
 
Ул китапны ни өчен инглиз телендә чыгаруларын да аңлатып узды. “Чит илләрдә күп йөрдек, эшләдек. Барган саен әни белән кызыксыналар иде. Читтә яшәүче татарларга сокланам, алар үз балаларына татар телен өйрәтергә тырыша. Тарихны, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова һәм башка шәхесләр турында күбрәк белергә телиләр. Шуңа күрә Рөстәм Сәрвәров белән уйлаштык та, инглиз телендә китап чыгарырга булдык”, - ди Зөлфия ханым.
 
Ә рус телендәге китапта Филүс Каһиров, Гүзәл Уразова, Илгиз Мөхетдинов кебек яшь җырчыларның да фикерләре урын алган. “Күпләр Әлфия Авзалова репертуарындагы җырларны башкара. Бик матур җырлыйлар. Ул җырларны кемдер заманча, кемдер үзгәртмичә башкара. Һәрберсе үзенчә тырыша, мин аларга бик рәхмәтле. Әнинең җырларын башкарырга рөхсәт сораучылар да, киңәш сорап мөрәҗәгать итүчеләр дә бар. Ә кемдер бөтенләй рөхсәт сорамый. Ике ай элек миңа Эльмира Кәлимуллина шалтыратып, әнинең “Картаямени соң йөрәк?” җырын җырларга рөхсәт сорады. Шундый матур җырлады ул аны. Мәскәү тамашачысы аның тембрын әнинекенә охшатты”, - диде Зөлфия ханым.
 
Рус һәм инглиз телендәге китаплар 500әр данә тираж белән чыккан. Татар телендәгесе исә 1 мең тираж белән нәшер ителгән булган, бүгенге көндә аның 20 данәсе генә калган. Әлеге китап сатуда юк. Зөлфия ханым аны мәктәп, китапханә һәм башка җирдә узган очрашуларда бүләк итеп бирә. Әлфия Авзалова китабын тәкъдим итү чарасы 18 ноябрь көнне 18:00 сәгатьтә ТР Милли китапханәдә узачак. 
 
 
ТР атказанган мәдәният эшлеклесе, продюсер Рөстәм Сәрвәров әйтүенчә, җырчылар турында китаплар күп языла, әмма Әлфия Авзалова китабы башкалардан аерыла. “Китап документаль-сәнгати рәвешендә язылган. Йотлыгып укый торган китапларның берсе”, - ди ул. Аның әйтүенчә, киләчәктә әлеге китап буенча фильм төшерү планлаштырыла. Дөрес, моның өчен шактый чыгымнар таләп ителә, ди ул.
 
Зөлфия ханым фикеренчә, Әлфия апаның яшь чагын Зөлфия апаның олы кызы, ә өлкән чагын Зөлфия апа үзе уйнарга мөмкин. “Салават Зәкиевич концертында болай дигән иде: “Тере Әлфияне күрергә телисезме? Әнә ул, залда утыра”. Шундый оялган идем. “Охшагансыз бит, ерактан нәкъ Әлфия апа”, - диде ул. Дөресен генә әйткәндә, мин үзем - артист, Марсель Сәлимҗановта укыдым, дипломым да бар. Әмма гаиләне сайлап, артистлыктан китеп бардым. Шулай да 10 елга якын әни белән эшләдем, концертларын алып бардым, бергә җырладык”, - ди Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова.
 
Сүз уңаеннан, киләсе елга Әлфия Авзалованың тууына 90 ел тулачак. Бу уңайдан Татарстанда күп кенә чаралар узачак. Шуларның берсе – фәнни-гамәли конференция. 
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 16.11.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»