поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
16.11.2022 Авыл

Латыйп абый язмышы

Әмир авылында ялгыз яшәүче Латыйп абый Насыйбуллин телевизор карамый, газета-журналлар укымый. Өеннән чыгып китә дә, кайдандыр такта, агач кисәге тотып кайта. Кыш озын бит, бүгенге шактый биек утын әрдәнәсе язга таба шактый кечерәеп калачак.

Рәхмәт, мәрхәмәтле авылдашлары да кискән, ярган утын китереп биргәннәр. Аның өендә газ, электр уты да юк. Күп вакыты корымнан кап-кара булган олы мич янында үтә: аны утын ягып җылыта, күмергә чуен куеп аш пешерә, чәй кайната. Төнлә мич башында ятып йоклый.
 
...77 яшьлек Латыйп абзый авыл мәктәбендә биш класс белем алган, армиядә дә хезмәт иткән, чит җирләрдә агач эшен башкарган, Казанда апасы янында торып, төзүче дә булган. Соңгы берничә дистә елын Әмирдә яши. Яшәү дип, азаплана, тырмаша инде. Саулыгына зарланмый үзе, әмма гел ялгыз. Василиса исемле песие, дүрт-биш тавыгы барлыгын санамаганда, өендә искитәрлек, сокланырлык берни юк. 60 еллар элек, бүген Кемерово якларында гомер итүче Гаяз абыйсы салдырткан агач йорт нык тузган, зур ягы рәтлерәк, тик анда мич юк, кышларын салкын. Шуңа күрә тәрәзәләрен томалап, ишеген терәтеп куйганнар.
 
Хатын-кыз кулы тимәгәч, кухнядагы савыт-саба, урын-җир әйберләре дә искергән, керләнгән. Тәмәке исе дә сиздереп тора. Ул гаилә алып барырлык булса, бакчасында да нәрсәдер үсәр, алабута, шайтан таягына урын калмас иде. Хәер, Латыйп абый үзе әйтүенчә, гаиләсе бар аның, әмма алар белән элемтә инде күптән өзелгән. Ике туганы еракта яшиләр, олы яшьтәгеләр, икесе вафат. Авылда якын кардәшләре калмаган. Алай да күршеләре бәрәңгедән, суганнан өлеш чыгаралар. Латыйп абзый пенсия дә ала.
 
Бүген ул, иртүк мич ягып, кечкенә чуенда ботка пешерергә куйган. Гади генә ризык, тиз өлгерә. Чәйне дә куе килеш, мәтрүшкә, җимеш салып эчә. Җәй-көз урманнан нинди генә шифалы үләннәр җыймаган, аларны киптереп куйган.
 
Миче суынып тормый диярлек, алай да хуҗа кеше сырган чалбарын, киез итекләрен сирәк сала. Инде байтактан кырынмаганы да күренә. Мунча кермәгәненә еллар бардыр.
 
Безнең сөйләшү мич янындагы, кирәкле һәм кирәкмәс кием-салым, савыт-саба белән тулган бүлмәдә шактый озакка сузылды. Кайвакыт ялгышкалап алса да – бүтән нинди сүз табыйм инде – саулык ягыннан тулы түгел ветеран үткәннәрне яхшы хәтерли әле. Шул ара ул тәмәке дә көйрәтеп алды, чем кара Василисаны да янына дәште, миченә утын пүләне өстәде. Көн дә шулай. Шуңа гадәтләнгән, аңа бүтән нәрсәдер кирәкми дә.
 
“Латыйп абзыйның өе бик тузган, шуңа күптән эч поша, аны ремонтлатасы иде, – ди Лашман авыл җирлеге депутаты Илдус Җиһаншин. – Бу хакта, ярдәм сорап, район башлыгы Фердинант Дәүләтшинга да мөрәҗәгать иттем. Рәхмәт, ул үтенечемне игътибарсыз калдырмады, район советы утырышында депутатлар да хуплагач, ялгыз ветеранның өен ремонтларга 138 мең сум акча бирү турында карар чыгарылды. Күп түгел, әмма бу акчага Латыйп абзый өенең бер бүлмәсендә яңа мич, розетка, лампочкалар куярга, электр чыбыклары сузарга, өч тәрәзәне яңартырга, эчтән стенаны җылытырга, койма бастырырга план бар”.
 
Авыл җирлеге башлыгы Рәвхать Фәттахов та әлеге эшләрне тизләтү өчен нык тырышып йөри. “Якын көннәрдә Латыйп абзый өендә яңа мич куелачак, бүтән эшләр өчен дә акча бар”, – диде.
 
...Ирексездән Америка ярларында, утрауда ялгыз яшәгән Робинзон Крузо язмышы искә төшә. Аны без китаплар, кинофильмнар аша беләбез. Шөкер, Әмирдә Латыйп абый бөтенләй ялгыз түгел, аның авылдашлары, күршеләре бар, инде җитәкчеләр дә ярдәм кулы суза. Бирсен Ходай, 77 яшьлек ветеран – адәм баласы. Башкаларга зыян итми, кешенекен урламый, бәйләнми. Аңа, картлар йортына барып торырга, башка урынга күчәргә тәкъдим ясагач: “Юк, мин әти-әни нигезен ташламыйм”, – дигән.
 
Ул вакытка карап тормый, теләгән вакытта ята, тора, кечкенә сәгате гел хәрәкәттә. Стенага чүплектән табып алган чәчәк сурәтле картина элеп куйган. Тәмәке кабызырга зажигалкасы да берничә икән. Чәй эчәргә дә кыстады Латыйп абзый...
 
Кадыйр ГОМӘРОВ. Чирмешән
 
Ред.: 2016 елгы язма. Бу язма героеның бүгенге язмышы ничек икән?

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 16.11.2022
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»