|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.11.2022 Язмыш
Өченчегә әни булган хатын бүген караваттан да тора алмыйБашкортстанның Октябрьский шәһәрендә яәшүче өч бала әнисе Алинә өченче баласын тудыргач барлыкка килгән проблемаларын сөйләгән. Йөклелек вакытында хатын-кызның билендә 12 миллиметр зурлыктагы грыжа-бүсер тапканнар. Күпбалалы ана йөри дә, утыра да алмый. Ул бары тик ятып кына тора. Хәзер табиблар Алинәне ашыгыч операциягә җибәрә, әмма аңа гаиләнең акчасы юк.
- Хәлем бик авыр, өч бала карыйм. Ә бушлай операция эшләмиләр. Күпбалалы гаилә өчен мондый хәлдә бернинди ташламалар да юк, - ди Алинә.
Хатын-кыз хәбәр иткәнчә, бөтен гаилә бюджеты кредитлар, ипотека, торак-коммуналь хезмәтләр һәм балаларга ашарга китә. Шул ук вакытта хатын бары тик тугыз айлык балага гына пособие ала.
- Операция түләүле, анализлар түләүле, ничек акча җиткерергә?! - ди өч бала әнисе.
Фото: newsbash.ru
Автор:Гөлия Мөгаллимова
--- |
Иң күп укылган
|