|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.11.2022 Криминал
Сиксән яшькә кадәр җыйган акчасын урлаганнар
Башкортстанда Нефтекама полициясенең дежур частена шәһәрдә яшәүче 80 яшьлек карчык ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Ул хәбәр иткәнчә, көндез аның фатирының ишеген бер ир белән хатын шакыган. Алар үзләрен "Горгаз" эшчеләре дип таныштырган. Хуҗабикә аларны кухняга үткәргән. Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, әлегә билгесез бу икәү барлык газ проборларын караган. Бер арада иргә кемдер шалтыраткан. Телефоннан сөйләшкәннән соң, ул хатынга китәргә ярый дип белдергән. Фатир хуҗабикәсе ялган газ хезмәткәрләрен озаткач, бүлмәдәге шәхси әйберләре таралып ятуын күргән. Соңыннан пенсиядән еллар буена җыелган 1 миллион сумга якын акчасы югалуын ачыклаган.
Урлау факты буенча җинаять эше кузгатылган.
"Хөрмәтле гражданнар, мондый фактлар элек Нефтекама территориясендә берничә тапкыр теркәлгән иде. Уяу булырга чакырабыз. Өлкән яшьтәге туганнарыгыз белән әңгәмәләр үткәрегез, хезмәт күрсәтүчеләр килгәч, башта аларның оешмасына шалтыратырга, андый кешеләр бармы-юкмы икәнлеген ачыкларга кирәк", - дип мөрәҗәгать иттеләр ведомствода урындагы халыкка.
Фото: Башинформ
Автор:Резида Валитова
--- |
Иң күп укылган
|