поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
14.11.2022 Шоу-бизнес

«Болгар радиосы» Х милли музыкаль премиясенең юбилей тантанасына дәшә

Инде 10 ел дәвамында “Болгар радиосы” һәр кышны тыңлаучыларын милли, зәвыклы, грандиоз тамаша белән сөендерә. Сүз ел саен уздырыла торган Милли музыкаль премия тапшыру тантанасы турында бара. 2 ел дәвамында әлеге зур концерт тамашачыларсыз узды.

Быел исә “Болгар радиосы” X Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы 10 декабрь көнне 18.00 сәг. “Пирамида” концерт залында тамашачылар белән узачак. “Болгар радиосы”, татар эстрадасының популяр җырчылары әлеге очрашуны озак көтте. Ниһаять тиздән сезне грандиоз, онытылмас тамаша көтә!
 
Быел “Болгар радиосы” ның Х юбилей тантанасында 30 якын номинация көтелә. Елдагыча әлеге премиядә популяр җырчылар катнаша, яшь җырчылар, “Кайнар хит” проектында җиңеп чыккан яңа йөзләр белән дә танышып булачак.
 
Ел саен Милли премия тапшыру тантанасының хатын-кыз алып баручылары да алмашынып тора. Узган елны концертны «Болгар радиосы»ның баш мөхәррире-продюсеры – Илфар Кәримов, “Иртәнге чәй” тапшыруы алып баручылары Рөстәм Гайзуллин һәм Эльвира Вильдан алып барган иде. Быел исә алып баручыларның берсе – Илфар Кәримов булачак, ә хатын-кыз алып баручы кем буласын бары тик концерт көнендә генә белә алачаксыз. “Болгар радиосы”ның Х юбилей концерты аеруча сюрпризларга бай булачак. 
 
 
“Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясенең максаты – халык күңелендә үз урынын тапкан җырчыларны һәм җырларны барлап, алтын фондка кертү. “Болгар радиосы” радиотыңлаучыларыбызның фикеренә таянып, җырларның иң-иңнәрен генә сайлый. Легендар җырчыларның иҗатын саклау һәм яктырту белән беррәттән,  яшь җырчыларны танытуга да үз өлешен кертә.
 
Х Милли музыкаль премиясе җиңүчеләре “Алтын йолдыз” белән бүләкләнәчәк.  Алар арасында: Айдар Галимов, Ришат Төхвәтуллин, Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов , Рифат Зарипов, Илсөя Бәдретдинова,  Раяз Фасихов, Винера Ганиева, Эльмира Кәлимуллина, Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Сәйдә Мөхәмәтҗанова, Рәфис Кәлимуллин һәм тагын бик күп җырчылар!
 
“Болгар радиосы”ның Х юбилей Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы  10 декабрьдә 18.00  сәгатьтә  “ПИРАМИДА” концертлар залында узачак. Билетлар kassir.ru сайтында һәм ПИРАМИДА кассасында. 
6+
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 14.11.2022
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»