поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
14.11.2022 Криминал

Төркиядә шартлауда үлүчеләр саны алтыга, яраланучылар 81гә җитте

Төркиянең Истанбул шәһәрендәге Истикляль урамындагы шартлауда үлүчеләр саны - алтыга, яраланучылар исә 81кә җиткән. Бу хакта вакыйга булган урынга килгән Төркия президенты ярдәмчесе Фуат Октай әйтте.

Һәлак булучыларның дүртесе - шартлау булган урында, икесе хастахәнәдә үлгән. Аларның исемнәре әлегә ачыкланмады. Яраланучылар якындагы дәүләт хастаханәләренә китерелгән. Аларның 39ы сәгать төнге унбердә дәваланып чыкты. Авыр җәрәхәтләнгән ике яралы әле һаман үлем белән көрәшә, дип яза Татар-информ.
 
Төркия юстиция министры Бәкир Боздаг, эчке эшләр министры Сөләйман Сойлу, Истанбул губернаторы Али Йерликая хасатханәләргә килеп, шартлауда яраланучыларның хәлләрен белештеләр.
 
Шартлау террористик гамәл буларак бәяләнә. Министр Бәкир Боздаг төнге сәгать унбердә тикшеренүнең беренче өлешен ачыклады. Ул массакүләм мәгълүмат чараларына әлеге гамәлнең бер хатын-кыз тарафыннан эшләнгәнен җиткерде.
 
«Истикляль урамы башындагы утыргычта бер хатын-кыз 40 минут утырды, ул торып бер минут узгач, шартлау барлыкка килде. Бу кешенең кем булуы әлегә билгесез. Урындагы видеокүзәтү җиһазларыннан алынган мәгълүматларны анализлау дәвам итә, тикшеренү нәтиҗәләрен халыкка ирештереп торачакбыз», - диде юстиция министры.
 
Шартлау сәгать 13 ноябрьдә 16:20 минутта Истанбулның халык күп йөри торган, бигрәк тә туристларның яраткан урыны булган үзәк урамында, атаклы Таксим мәйданыннан 200 метр читтә була. 1.5 км озынлыгындагы Истикляль - транспорт хәрәкәтенә ябулы җәяүлеләр урамы. Аның ике ягында төрле кибетләр, сәүдә үзәкләре, банклар, кафе-рестораннар урын алган. Россиянең Истанбул генераль консуллыгы бинасы да әлеге урамда урнашкан.
 
Төркия телерадио югары корылышы (RTÜK) шартлаудан соң халык арасында курку, хаос барлыкка китермәү өчен иҗтимагый медиа чараларын куллану мөмкинлеген чикләде, твиттер, ютуб һәм башкалар кебек социаль челтәрләргә кереп булмый башлады.
 
Эчке эшләр министры әйтүенчә, шартлау булыр алдыннан, социаль челтәрләр платформасында Төркия халкында үч алу, нәфрәт, курку уятучы текстлар тараткан 25 аккаунт барлыкка килгән. Төркия дәүләте аларны җентекләп тикшерүгә алган.
 
Шартлаудан соң «Бешикташ» һәм «Антальяспор» командалары арасында булырга тиешле футбол матчы башка көнгә кичектерелде. Шартлау булган урында бик күп кибет һәм кафелар зур зыян күргән, ишек-тәрәзәләре ватылган. Әлеге урам халыкка ябулы тотыла.
Фото: соцсети
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 14.11.2022
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»