|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.11.2022 Шоу-бизнес
"Сүзем юк. Мужики… вы серьезно?": Илсөя Бәдретдиновага кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганнарПопуляр җырчы, Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдиновага кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганнар. Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә. "Бер ир-ат әйтә миңа кичә: "Сез хатыннар бозылдыгыз... Чалбар киясез. Машинада йөрисез! Акча эшлисез... Хатын-кызлыгыгыз да калмады", - ди.
Ә нишләргә? Яшисе килә бит. Машинасыз өлгереп булмый. За рулем күлмәк киеп йөрергә уңайсыз. Тормыш шулайрак китереп куйды шул... Ирләр эшләргә тиешле бөтен эшне "нужа бабай" үзебезгә эшләргә өйрәтте.
Берәү яза миңа. Мин инде ике тапкыр сиңа "привет" дип яздым. Өйләнәсем килә иде... Син җавап та бирмәдең ди.
Сезнең "привет"ка , мин "я согласна" дип җавап язарга тиеш идемме?
Икенчесе яза: «Мин башка республикадан. Казанны яратам. Сиңа күченеп килергә риза. Бергә-бергә йөрербез гастрольгә, ди.
Сүзем юк. Мужики… вы серьезно?
Ирләр ир була белмәгәнгә, хатыннар "иргә" әйләндеме? Хатыннар "ир"гә әйләнгәнгә, ирләр хатынлаштымы?" - дип яза җырчы.
Фото: соцчелтәрләр
--- |
Иң күп укылган
|