|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.11.2022 Җәмгыять
Татарстанда яңгыр, кар һәм буран фаразланаТатарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге республикада яшәүчеләрне киләсе эш атнасы башында һава торышы начарлануы турында кисәтте. Фаразлар буенча, шимбә һәм якшәмбе яңгыр явачак, ә дүшәмбе кар көтелә. Бүген, 13 ноябрьдә, Татарстанда болытлы һава торышы, яңгыр көтелә. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан секундына 24 метр тизлек белән исәчәк. Төнлә һава температурасы +3..+8 градус көтелә.
Дүшәмбе, 14 ноябрьдә яңгыр һәм җепшек кар фаразлана. Көндез урыны белән кыска вакытлы буран булырга мөмкин. Җил төньяк-көнбатыш, төньяктан 16-21 градуска кадәр. Һава температурасы +3..-2 градус көтелә, ә юлларда бозлавык һәм кар боткасы булырга мөмкин.
--- |
Иң күп укылган
|