|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.11.2022 Матбугат
«Бердәмлек» ышанычлы кулларга күчте7 ноябрьдә үткән «Бердәмлек» газетасы редакциясе Советы утырышында газетаның яңа баш мөхәррире сайланды. Билгеле булганча, газетаның баш мөхәррире дүрт елга бер сайлана. Отчет-сайлау җыелышы барышында Эльмира Варфоломеева икенче срокка сайланудан баш тартты һәм бу вазифага коммерция директоры булып эшләгән Данияр Сәйфиевне тәкъдим итте. Моның өчен Данияр Сәйфиевнең махсус белеме дә, басма газета-журналларда эшләү тәҗрибәсе дә байтак. Эльмира Мөгәммәр кызы исә газетада әдәби мөхәррир буларак хезмәт итәчәк. Шулай итеп, «Бердәмлек» газетасының гамәлгә куючысы (соучредитель) - «Туган тел» өлкә татар җәмгыяте, ә баш мөхәррире Данияр Сәйфиев булды. Данияр Ирекович шулай ук «Самар татарлары» журналының да баш мөхәррире булып калачак.
Венера ГАЛИМОВА |
Иң күп укылган
|