|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.11.2022 Шоу-бизнес
Раяз Фасыйхов: «Без дә читтә кала алмыйбыз. Без дә берәр нәрсә эшлик инде»«Бергәлектә көч» хәйрия концертына багышланган очрашуда ТР Атказанган артисты Раяз Фасыйхов махсус хәрби операциядә катнашучылар янына барып, концерт куярга теләвен әйтте. Бу хакта Татар-информ яза. «Алла боерса, үзебезнең егетләр хезмәт иткән җиргә барып, концерт куярга дип тә уйлыйбыз. Ансы ничек буласын әлегә белеп булмый. Ләкин анда барырга, катнашырга теләүче егетләр дә хәйран. Шул исәптән, үзем дә, менә мондагы егетләр дә», – диде Раяз Фасыйхов, «Бергәлектә көч» концерты режиссеры Марсель Мәхмүтов, җырчылар Артур Минһаҗев, Филүс Каһировка күрсәтеп.
Раяз Фасыйхов башка артистларның гуманитар ярдәм белән шөгыльләнүләрен дә искә алды.
«Бик күп артистлар гуманитар ярдәм юнәлешендә эшли. Без аларны күреп торабыз. Автобус-автобус әйберләр җибәрәләр. Аларны күреп: «Без дә читтә кала алмыйбыз. Без дә берәр нәрсә эшлик инде», – дип, «Бергәлектә көч» проекты башланды. Башлангычы шул, без аны дәвам итәрбез дип уйлыйм», – диде җырчы.
--- |
Иң күп укылган
|