поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
17.02.2011 Җәмгыять

Кесәбезне юкартучы куәтле корал

Баланың тәүге әйткән сүзенә карап, икенче, ягъни аннан соңгы туачак сабыеңның җенесен белергә мөмкин, имеш. Без, яшь әти-әни, шул юрамага ышанып, беребез: “Әттә дип әйт”, икенчебез: “Әннә диген әле, улым”, – дип бала җәфалыйбыз. Ә теге юеш борын безнең арттан кабатларга уйламады да, бармагы белән телевизорга төртеп күрсәтеп: “Икама!” – диде...

Илдә үзгәртеп кору, кая карама талау, алдау һәм шул башбаштаклыкны һәр-төрле мәгълүмат чаралары аша тагын да кискенләштерүче реклама дигән өр-яңа афәтнең тәмам азынган, аңнар буталып беткән чакта 1 яшьлек сабыйның теле шул сүз белән ачылуына гаҗәпләнеп тә тормадык бугай. Телевизордан көн-төн әйләндерелгән реклама халыкны сыйфатсыз товар алырга өндәде, барлы-юклы акчасын намуссызлар кулына илтеп бирергә кыстады... Һәм халык шулай эшләде дә. Узган гасырның иң күренекле авантюристларына ялланып эшләгән журналист, артист халкы да үзенең саллы өлешен кертте әлеге тамашага. “МММ”ның атасы Сергей Мавродины күпләр белмидер дә, әмма шул Алдар тазга реклама ясаган актер Владимир Пермяковның персонажы Леня Голубков бәгырьләргә уелып калды... Әйтергә кирәк, шушы көннәрдә Сергей Мавроди кабат үзенең яңа пирамидасын корачагын белдерде. Монысы “Мы можем все!” шигаре астында яшәячәк һәм “МММ-2011” дип аталачак икән. “Бөек” аферист Мавроди сүзләренә караганда, аның нияте бары изгелектә, бу проекттан аның кесәсенә акча акмаячак, барысы да халык мәнфәгатьләре өчен эшләнәчәк.

 

Иң кызыгы шунда, Мавродиның чираттагы пирамидасының законлылыгын тикшерергә хокукчыларның хакы юк икән. Русия эчке эшләр министрлыгының Икътисадый куркынычсызлык департаментының рәсми җавабы шундыйрак. Янәсе, башта Мавроди әфәнде ятьмәсен үреп бетерсен, тырмага кабат-кабат басып та сабак ала белмәгән беркатлы русиялеләрнең соңгы ыштанын салдырсын, менә шуннан соң карарбыз...

 

Законнар юньләп эшләмәгән илдә реклама хакимияткә үрмәләгән намуссызлар, җинаятьчеләр кулында бик куәтле корал иде. Ә без һәммәсенә ышана килдек...

 

Реклама – киң аудиториягә төрле массакүләм чаралар: телевидение-радио, газеталар, интернет һәм баннер-щитлар урнаштыру, листовкалар тарату аша мәгълүмат җиткерү.

 

Соңгы 20 елда без һәр төр рекламага өйрәнеп беттек, минем малай сыман күп роликларның эчтәлеген яттан беләбез. Сыйфатсыз реклама роликлары юмор осталарының азыгына әйләнде. Чыннан да, кайбер товарларны шулкадәр ахмакларча тәкъдим итүләренә шаккатырсың. Әйтик, бер гаилә кичке ашка җыелган. Хуҗабикә кәстрүлгә берничә киптерелгән-катырылган тәмләткечләрдән торган шакмак сала да менә дигән аш килеп чыга! Балалары, ире күккә чөеп мактап ашыйлар. “Итле ашың бер читтә торсын!” – ди тегеләрнең ашаганын “күзәтеп” торган кадр арты тавышы. Кара, без боты-боты белән ит алып күпме акча әрәм итәбез икән дип, мин дә үземнекеләргә “тавык шакмагы”ннан “аш” пешердем бервакыт. Тик татар корсагына андый затлы ризык ярамый күрәмсең, ник бер мактау сүзе ишетим...

 

Тагын бер мисал. “Өч көннән җыерчыкларны юкка чыгарырга сәләтле” кремнарны танылган сәхнә йолдызлары күккә чөеп мактый: “Менә шуны куллана башлагач бит тиресе шоп-шома булып калды”, – ди. Пластик операция ясаттым дими. Соң, андый кремнар уйлап чыгарылган булса, җир йөзендә бер әби-чәби дә калмас иде бит!

 

Ап-ак күлмәк өстенә шәраб, кетчуп түгеп, җиләк-җимеш сытып, шуны фәлән порошокка салып югач күлмәгеңнең тагын да агракка әйләнәсе дә шик уята.

 

Реклама төшерүчеләр һөнәрләренең нечкәлекләре белән таныштырып торалар. Ризык рекламаларында бары ясалма, муляж-уенчыклар гына кулланылганын, сок-эчемлекләрнең дә табигый төсе андый ачык булмагач, төрле буяулар салып төшерелүеннән сер ясамыйлар, шунысына рәхмәт. Телевидениедә акны-карадан аерырга өйрәтүче тапшырулар күбәюе дә кулланучы файдасына.

 

Хәзер шәһәр урамнарында дәү-дәү щиттагы рекламалар шактый үрчеде. Әлбәттә, барысының да эстетик эшләнеше дә мактанырлык түгел, хаталы язылганнары да очрый, юлдагыларның игътибарын читкә юнәлдереп, транспорт һәлакәтләре китереп чыгуга сәбәпче булырга да мөмкиннәр әлеге алагаем щитлар. Менә берсендә: “Фәлән супермаркетта тавык түшкәсе бары фәлән сум!”– дигән язу. Кара инде, тавык сатар өчен генә реклама тактасы сатып алган кибет дип аптырамагыз. Бу әлеге кибеткә халыкта кызыксыну уяту өчен эшләнә. Кайчак кайбер сәүдә үзәкләренең – 50, хәтта 100 процент ташламалар турында игълан итүен күреп нәфрәтләнәбез: “Ник алдыйлар икән, 100 процент ташлама – бушлай өләшү дигән сүз ич инде, ялганчылар!” – дип сукрана-сукрана, әлеге кибеткә йөгерәбез. Реклама авторлары шул рәвешле сатып алучыны җәлеп итә, ә кибеткә килгән кешенең ни дә булса алмый китмәгәнен беләләр, хәйләкәрләр!

 

Бүгенге рекламалау 90 нчы елларныкыннан күпкә шомарды. Махсус белгечләре булган, өр-яңа техник мөмкинлекләргә ия реклама агентлыклары барлыкка килде. Сәүдә компанияләре дә чүп-чар товарга ахмак реклама ясап, үз абруйларына тап төшерергә ашыгып тормыйлар. “Распродажа!” – дигән кармактан әлегәчә котылып бетмәсә дә, кулланучы да үзгәрде. Арзанга кызыгу гадәтеннән бөтенләй үк арына алмасак та, һәр ялтыраган алтын түгеллекне аңлый башладык бугай. Тик, барыбер, дәүләт тарафыннан кайбер төр рекламага игътибар арттырылырга тиештер. Мәсәлән, дару препаратларын киң аудиториягә барлык аңлатмалары белән тәкъдим ителүен ныклы контрольдә тоту. Дөрес, дарулар рекламасында экран астында: “Белгеч белән киңәшләшергә кирәк...” кебек кисәтү күренә, әмма кайвакыт ул бик вак хәрефләр белән языла һәм бик тиз генә юкка да чыга. Исерткеч эчемлекләрне, тәмәкене мактауның бөтенләй телеэкраннардан алынуы мәслихәт. Алкоголь җитештерү болай да кеше сәламәтлеге, гомере хисабына кесә калынайту бит ул, җитмәсә, исерткечкә мәдхия уку – җәмгыятькә җырлый-җырлый кабер казуга тиң. Сыра рекламаларындагы: “Кто пойдет за Клинским!” ише “канатлы фраза”лар ярдәме белән тулы бер буын эчкечеләр тәрбияләнде бит инде. Ымсындыргыч, шул-кадәр аппетит уята торган итеп төшерәләр, хәмер кулланмаган кеше дә ялманып куядыр.

 

Әлбәттә, реклама җитештерүчегә дә, кулланучыга да бик кирәк нәрсә. Нидер сатып алырга җыенсак, ремонт эшләре башласак, тизрәк реклама газетасы алып, кайдан, ни сатып алсаң отышлырак буласын ачыкларга тотынабыз бит башта. Эш эзләүчеләргә дә реклама ярдәме кирәк. Тик кайда да намуссызлар, ялганчылар тозагы сагалап торганын онытмасак иде.

 

Узган җәй туганымның студент улы игълан буенча эшкә урнашырга килә. Игъланнан гап-гади йөк ташучыга бер эш көненә 1 мең сум түләнәчәге турында белгәч, күзләре яна егетнең. Көннекен-көнгә! Кулга бирәләр ди бит! Күрсәтелгән адрес белән баргач, эшкә урнашу өчен 500 сум взнос кирәклеге, әйбәт кенә эшләп киткәч, әлеге акчаның кире кайтарылачагы турында ишетә студентыбыз... Менә ичмасам шома егетләр! Мавроди варислары!

 

Иң күңеллесе – сәяси рекламалар. Сайлаулар алдыннан башлана халыкка чираттагы “ялчылары”н тәкъдир итү. Адәм дигәнең хакимияткә үрмәләү өчен ниләр генә вәгъдә итми, мактанмый! Узган сайлаулар алдыннан берсе, шәхсән үзе фатир саен кереп, буклет-листовкалар өләшеп йөрде: “Менә укыгыз, мин сезнең өчен ниләр эшләдем!” – ди. Ай-һай, абзыкаем, минем өчен микән?! Үзем өчен мин үзем эшләргә гадәтләнгән.

 

Реклама роликларының бик тә сыйфатлы итеп, мәгънәле итеп төшерелгәннәре ешрак күренә хәзер. Шундыйларның берсен бик яратам. Бер ир телефоннан әнисенә чылтырата, тик әнисе нигәдер җавап бирми. Улы әнисе янына ашыга, атылып-бәрелеп ишектән килеп керә дә, җиңел сулап, елмаеп җибәрә: әнисе кәнәфидә тыныч кына нидер бәйләп утыра. Улының чылтыратканын ишетми икән ләбаса! Бу рекламаның максаты – колакка каты өлкәннәргә фәлән җирдән ишетү аппаратлары сатып алырга тәкъдим итү. Әмма шушы кыска гына фильмда ана белән бала арасындагы нинди җылы мөнәсәбәтләр тасвирлана! Ирексездән, якыннарның хәлен белергә кирәклеген искәртә.

 

Урамдагы бер реклама щитында берәүнең кушучында кечкенә генә, сап-сары чеби җылынып утыра. Астында: “Яхшылыкны һәркем аңлый”, – дип язылган. Ирексездән, елмаеп куясың, күңелгә ниндидер рәхәтлек иңә мондый социаль рекламаларны күргәч. Тагын бер җанга ләззәт, горурлык бирә торган күренешне әйтми ярамас. Шәһәр урамнарындагы щитларда “Горурланабыз!” язуы астында, ниндиер һөнәри уңышка ирешкән якташларыбызның рәсемнәре, игелек кылуга, мәрхәмәтлелеккә юнәлдерелгән, тәрбияви мәгънәгә ия эчтәлекле өндәмәләр ешрак күренә башлавы куандыра.


Раушания ШӘЯХМӘТОВА
Татарстан яшьләре
№ 15-16 | 08.02.2011
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»