|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.11.2022 Фаҗига
Татарстанда кызлары тәрәзәдән егылып төшеп үлгән ир белән хатынны хөкем итәчәкләрТикшерү комитеты 35 яшьлек һәм 29 яшьлек ир белән хатынга карата кузгатылган эшне тикшерүне тәмамлады. Җинаять эше «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча каралды. Тикшерүчеләр фикеренчә, 24 август көнне ир белән хатын Чаллының ГЭС бистәсендәге фатирында хәмер эчеп утырган. Аннары алар, бер яшьлек һәм өч яшьлек кызларын үзләрен генә калдырып, йокларга яткан. Күпмедер вакыттан соң бер яшьлек бала, урындык куеп, тәрәзә төбенә менә һәм ачык тәрәзәдән егылып төшә.
Тәрәзәнең саклагыч җайланмалары булмаган. Авыр тән җәрәхәтләре алган кыз бала хастаханәдә үлгән.
Ата-ана үз гаепләрен тулысынча таныды. Җинаять эше судка җибәрелде, дип хәбәр итте Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.
«Татар-информ» Чаллыда бер яшьлек кызның фатир тәрәзәсеннән төшүе турында хәбәр иткән иде.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|