|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.11.2022 Язмыш
Иренең берничә атна гомере калганына ышанмый улЯзмыш дигәнең адәм баласын төрлечә сыный: утларга да, суларга да сала. Ходай Гөлфия Гобәйдуллинага әнә шул сынауларга бирешмичә, тормыш авырлыкларына түзәрлек сабырлыгын да, ихтыяр көчен дә биргән. Урын өстендә яткан кешене тәрбияләүнең ничек икәнен, үз башыннан кичергәннәр генә белә. Бер ноктага төбәлгән хәлдә, 28 ел буе аңын җуйган килеш (комада) яткан ирен тәрбияләүгә карамастан, ул беркайчан зарланмый, йөзләреннән елмаю китми. Әнә шул җылылык, якты нур ире Равилне дә яшәтә торгандыр. Мәрхәмәтле, батыр йөрәкле бу хатынга туганнары гына түгел, таныш – белешләре дә шакката.
Яшь чагында Гөлфия дә башка кызлар кебек яраткан кешесе белән гаилә корып, бәхетле яшәргә, балалар үстерергә хыяллана.
Дусларының туенда танышып өйләнешкән әлеге парның тормыш юлы бик матур башлана. Бу ике яшь йөрәк арасындагы хисләрне күргән дуслары аларны “Ләйлә белән Мәҗнүн” дип йөртә башлыйлар. Кызның туган якларына кайткач та, аларның күркәм пар булуларына сокланып туймыйлар.
Гөлфия ул чакта диспетчер, Равил шофер булып эшли. Бер елдан соң, үзләренең мәхәббәт җимешләре булып, уллары Радик аваз сала. 1994 елда, бергә яшәүләренә ун ел тулуны билгеләп үтәргә өч ай калганда, яшь гаиләнең ишеген кайгы җиле шакый. Командировкага китәргә йөргән җирдән, бер дусты Равилне машина төзәтергә алып китә. Сау-сәламәт килеш, үз аяклары белән чыгып киткән җиреннән, үзенең кире әйләнеп кайтмаячагын белсә, ике аягының берсен дә атламас иде дә бит ...
Равил “КамАЗ” машинасын төзәткәндә, кузовы белән көпчәк арасында кысылып кала . “Ашыгыч ярдәм” машинасы килгәч тә, ирнең яшәү белән үлем арасында тартышуын күреп, аны алып китәргә ашыкмыйлар. “Хастаханәгә барып җиткәнче барыбер җан бирәчәк”, янәсе. Гомере кыл өстендә булган авыруны күрүгә , хастаханәдәге табиблар, аның берничә атна гомере калган, диләр. Анда иренә ярдәм күрсәтергә атлыгып тормауларын күреп аптырый ул. Соңыннан Равилне башка хастаханәгә озаталар. Анысында да табиблар авызыннан шул ук сүзләрне ишетә Гөлфия. Шулай да ышанычын җуймый, чөнки үзенең күргән төшенә ышана. Аны туганнарына да сөйләп күрсәтә .
Урманга барганда, уллары бер бияләен кулыннан төшереп калдырган икән. Кире кайтканда аны табып алалар. Димәк, Равил яшәргә тиеш, дип күңеленә салып куя Гөлфия.
Нинди генә күрәзәчеләргә мөрәҗәгать итеп карамый ул, тик берсенең дә файдасын күрми. Күбесенең акча өчен генә йөрүен аңлап ала. Табибларның да: “Барыбер берничә атнадан артык яши алмаячак”, дигән сүзләренә ышанмый ул.
Әнә шул вакыттан бирле Равил урын өстендә. 28 ел буе Гөлфия иренең янәшәсендә. Ул аны борыны аша куелган махсус көпшәдән тукландыра. Гөлфиянең авыру ирен ничек тәрбияләгәнен күреп хәйран каласың. Җиләк – җимеш суларын да эчертә, яшелчәләрен дә ашата.
“Ничек гомер буе беркая бармыйча авыру карап яшәргә була? Әти – әнисе дә ярдәм итми ичмаса”, дип кызганучылар да була Гөлфияне. Бу сүзләрне тикмәгә генә әйтмәгәннәрдер.Улының гаиләсе турында кайгыртасы урында, кайнатасының 82 яшендә институтка укырга кереп, кешеләрне шаккаттырып йөргән чаклары була ул.
Үзен кызганучыларга Гөлфия: “Минем улым алдында намусым чиста. Әтисен ничек яратканымны , кадерләгәнемне күреп үсте . Иремне ташлап китү турында уйламадым да.”– ди ул. Әнисенең мәрхәмәтлелеге белән гомер буе горурланып яши Радик. Ул мәктәптә укыганда, әтисенең авыру икәнен мәктәптәге иптәшләренә дә белдерми. Хыялында аны сау –сәламәт итеп йөртә.Кайчагында шуклыгы аркасында әнисенең:”Их, әтиең сау- сәламәт булса, кирәгеңне бирер иде синең”, ─ дип ачулануына каршы: “Кыйнаса да риза булыр идем әле, тик сәламәт кенә булсын иде”,– ди торган була ул.
Радик хәзер үзе әти кеше. Равилгә генә оныгын кулына алып сөяргә насыйп булмаган шул. Бүген улы ─ әнисенең төп таянычы.
Авыру ирен карау белән бергә, башка эшләргә дә өлгерә Гөлфия. Аның уңганлыгын ишетеп, янына төрле бәлешләр пешертергә киләләр.
Гөлфия бүгенге яшьләрнең гаиләдә юктан да үпкәләшеп йөрүләренә аптырый. Югыйсә, адәм баласына бер генә мәртәбә бирелгән бу гомер юлыннан бер – береңне рәнҗетмичә үтүгә нәрсә җитә соң? Үзе исә Равиленнән башка яшәүне күз алдына да китерми . “Ичмаса сөйләшә дә алмый бит”, – дип өзгәләнгән минутлары да аз түгел аның. Гөлфия һәр яңа туган иртәдә ире янына килеп, аның исән-сау булуына шатлана.
Гөлфия кебек олы йөрәкле, изге күңелле затларны күреп сокланмый мөмкин түгел. Чын мәгънәсендә, батыр йөрәкле бүгенге заман каһарманы ул.
Фото: пиксабай
Люция ХӘБИБУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|