поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
09.11.2022 Авыл

9 тел белүче көтүче Хәмид Иранов: «Шушы рәхәтлекне бернигә дә алыштырасы килми»

Чирмешән районының Бәркәтә авылында яшәүче терлек караучы Хәмид Иранов барысы 9 тел белә. Фермада эшләүче әлеге ир Көнчыгыш галиме түгелдер бит? Беренче мәлдә шундый уйлар туа. Юк, аны барына да тормыш өйрәткән.

22 ел элек Таҗикстаннан  күченеп кайткан  Ирановлар гаиләсенә Бәркәтәдә берәү дә  кырын карамый. Беренчедән, үзләре дә тырыш: абзар тутырып мал асрыйлар. Эштә дә сынатмыйлар. «Чирмешәнагрохезмәтләре» җәмгыятенең Карамал бүлегендә  хатыны Оркыя сыер сауса, Хәмид  терлекләр карый. Ә инде көтү чыга башлагач, кара көзгә кадәр –  табигатьтә. Унбиш елдан артык  кулыннан чыбыркы төшми аның. Эшчән, тәртипле гаиләләрне кем яратмасын ди? Икенчедән, бу авыл аларга ят түгел. Хәмиднең  әнисе Тәзкирә шушы авылныкы. Шуңа күрә авыл да, аның халкы да  Ирановларга бик якын.

– Бәркәтәгә кайтканда, миңа 30 яшь иде. Башка туганнарым да Татарстанда яши. Энем – Әлмәттә. Ике сеңлем Чирмешән районында кияүдә. Исәннәрдән шулар. Әти-әни вафат инде. Әтидән төпчегебез нибары 7 көнлек булып калды, – ди Хәмид. – Элек, эш эзләп, Үзбәкстан, Таҗикстан якларына барсалар, хәзер, киресенчә, Татарстанга кайталар. Эшсез тору бик яман. Әни мәрхүмә авылга ике ел алданрак кайтып киткән иде. «Балам, эш булмаса, авылга кайт», – дип чакырды. Башта үзем кайттым, аннан гаилә белән төпләндек. Авылда кем генә булып эшләмәдем: моторист, шофер, шабашник, сыер савучы,  ат җигүче, ферма мөдире…  Эшләгән кешегә эш беркайчан да бетми.
 
Кызык, үзе гади  һөнәр иясе булса да, шуның кадәр телне ничек өйрәнгән икән?
 
– Әтием – үзбәк, шуңа күрә үземне үзбәк дип саныйм. Татарча беләм, шөкер. Русчаны да су урынына эчәм. Азәрбайҗан, төрекмән, кыргыз, төрек, казах, таҗик телләрендә дә сөйләшә алам. Тагын нинди  тел кирәк? Иранга барган юк, анысын белмим, – ди  Хәмид әфәнде. – Төркия, Үзбәкстанда булдым, башка җирләрдә дә, – дип,  ураган юлларын санап китте ул. – Кая барсаң да, анда яшәүчеләрнең телләрен  өйрәнмичә булмый. Белмәсәң, син беркем түгел. Шул халыкның телен өйрәнеп, аралашып яшәргә кирәк. Һәрхәлдә, мин шулай иттем. Элек базар тирәсендә кайнаштым. Берәү дөге сатса, син карбыз, кавын сатасың, башкасын алып кайтасың. Шуның кадәр телне белүем юктан түгел, аралашу нәтиҗәсе. Хатыным, балаларым да татарча, үзбәкчә белә. Оныкларыбызга да туган телне өйрәттек. Әле икесе кечкенә. Алары да өйрәнер, Алла боерса.
 
Читтә яшәсә дә, татар телен белә. Әнисенең татарча җырлаганын әле дә яхшы хәтерли. Авылдагы туганнары татарча журналларны посылка итеп сала торган булган. «Әни укыгач, без дә кызыгып укыдык.  Хәзер шәһәргә барсаң, татарларның күбесе русча сөйләшә. Хастаханәгә, кибеткә керсәң дә, шул ук хәл. Татарларның үз телендә сөйләшмәвенә  аптырап куям кайчак. Бу нинди хәл инде?» – ди ул.
 
– Шуның кадәр тел белгәч, сезгә галим  генә буласы бар. Нигә көтү көтеп йөрергә дип, эшегезне алыштыру теләге тумадымы? – дип, кылларын тарткаладым әңгәмәдәшемнең.
 
– Яхшы эшләрдә дә эшләп караганым булды. Әйткәнемчә, элек тегендә-монда йөрергә туры килде. Яшь барган саен гаиләне беренче урынга куясың. Хатыным белән 32 ел яшибез. Өч кыз үстердек, алар кияүдә инде. Йортыбыз зур. Әле менә оныклар кунакка кайтты. Эш бар, гаиләм тыныч. Тагын ни кирәк? Менә шушы рәхәтлекне бернигә дә алыштырасы килми, – диде Хәмид, ниндидер бер горурлык белән.
 
Көтүче һөнәрен сайлаганга бер дә хурланмый, киресенчә, бу хезмәтне  зурлап сөйли. «Теләсә кем көтүче була алмый, – ди. – Малларны карарга, күзәтергә кирәк.  Төсләренә кадәр беләсең. Ашыймы, юкмы… Анысы да мөһим.  Кайсы  ялгыш суга төшә, кайсы бозаулый. Күбенгән сыерларны коткарган чаклар да булды.  Гомумән, көтүче битараф була алмый. Иркенәйсәң, маллар як-якка таралышып бетәчәк. Яшьләр көтүче булып эшләргә теләми. Эшкә урнашалар да бер атнадан китәләр. Сабырлык кирәк. Өстеңә яңгыр явып торса да, көтүне ташлап китеп булмый. Челләсенә дә түзәсе. Холкың нык булу кирәк. Җәен 10 яшьлек оныгым Рамазан булыша.
 
Көтү көтеп баеп булмый, ди. Айга 30 мең сум тирәсе хезмәт хакы ала.  Шунысына да бик риза ул. Колхоз көтүеннән әкренләп  авылныкына күчтек. Авыл бик зур булса да, сыерны нибары унлап хуҗалыкта гына асрыйлар икән. Алары да электрон көтүчегә калган. Бу урында Хәмид сыерларның урам тутырып мөгрәп кайткан чакларын сагынып куйды: «Мал күп, авыл гөрләп тора, кызык иде. Хәзер алай түгел шул. Авылда яшьләр  юк», – диде ул, көрсенеп.
 
Шул ук вакытта кәефе янә күтәрелеп китте. Бәркәтә авылының матур табигате, яхшы кешеләре турында мактап сөйли башлады. Сахраларда еш йөргәнгәме, күңеленә бар матурлык сыйган аның. «Урман кырыенда чикләвек җыясың, су буенда балык тотасың. Әгәр көтүең тыныч булса…» – ди. Тик туган ягы турында да сүз  кузгатмыйча калып булмады.
 
– Авылда үзбәкләр бар, алар белән аралашып яшибез. Милли гореф-гадәтләрне дә саклыйбыз. Хатын ике ел элек туган якка барып кайтты. Илләр тыныч булса, быел бергәләшеп барырга исәп. Туган җир барыбер сагындыра, әмма анда барсаң, Бәркәтә искә төшә. Күңел менә шулай ике якта бәргәләнә, – диде ул, туган ягына мөнәсәбәтен  белдереп.
 
Фото: cheremshan.tatarstan.ru
 
 
 

Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 09.11.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»