поиск новостей
Көн мәзәге
  • Сторисларыңны кем караган дип тикшереп утырасыңмы? Ә кайчан бәби табарга уйлыйсың?

Бүген кемнәр туган
  • 19 Август
  • Сәгыйть Гыйбашев - җырчы
  • Рубин Абдуллин - мәдәният хезмәткәре
  • Солтан Рахманколый (1889-1916) - язучы
  • Харис Мусин - урман хуҗалыгы хезмәткәре
  • Иделбикә - язучы
  • Сафа Сабиров (1915-2004) - язучы
  • Ищу сиделку или помощницу для мамы в Казани, Приволжский р-н. Диагнозы:Деменция+Паркинсон ходячая. 89179154187
  • Жк Весна да 2 булмәле квартира арендага бирелә. Туры хуҗадан, риэлторларсыз. 89534965602
  • График дизайнер Бизнес һәм проектлар өчен логотиплар, фирма стиле, реклама һәм басма материаллар ясыйм. Сезнең идеяләрегезне аңлаешлы һәм матур визуаль образга әйләндерергә ярдәм итәм. Эш үрнәкләре белән портфолиода урнаштырылган сылтама аша таныша аласыз: https://www.behance.net/gallery/252467483/portfolio-2026/modules/1466223763Сораулар һәм хезмәттәшлек өчен электрон почта аша языгыз: ilfina2019@gmail.com
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
Архив
 
09.11.2022 Криминал

Бүген Илназ Галәвиевка гаепләү карары укыла

Татарстан Югары суды Казанның 175нче гимназиясенә кораллы һөҗүм турындагы шау-шу кузгаткан эшне карый башлады. Хөкем ителүчеләр эскәмиясенә әлеге гимназияне тәмамлаган Илназ Галәвиев утырды. Тикшерүчеләр фаразлавынча, нәкъ менә ул узган елның 11 маенда гимназиягә бәреп керә һәм ут ача.

Әлеге фаҗигадә тугыз кешенең гомере өзелде. Алар арасында 8 «А» сыйныфыннан җиде укучы, башлангыч сыйныфлар укытучысы Венера Айзатова һәм инглиз теле укытучысы Эльвира Игнатьева бар. Казан гимназиясендә булган фаҗига турындагы хәбәр беркемне дә битараф калдырмады. Кешеләр мәктәп янында мемориал оештырды. Фаҗига корбаннарын искә алу өчен Казанга Россиянең төрле шәһәрләреннән кешеләр килде, алар мемориалга чәчәкләр һәм уенчыклар куйды. Бер ел үткәч гимназия ишегалдында Хәтер бакчасы үсеп чыкты, дип яза Татар-информ.
 
Илназ Галәвиев берьюлы дүрт маддә («Ике һәм аннан күбрәк кешене үтерү», «Ике һәм аннан күбрәк кеше, шул исәптән кече яшьтәгеләрне үтерергә омтылу», «Шартлаткыч матдәләр һәм шартлаткыч җайланма әзерләү һәм саклау», «Чит милекне явыз ният белән юк итү һәм зыян китерү») буенча гаепләү белдерелде. Аны акылы сау дип таптылар, ул үз гаебен тулысынча таныды.
 
Югары судта дәүләт гаепләүчесе позициясен Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков тәкъдим итә. Бүген гаепләү карары укырлар дип көтелә, шуннан соң суд зыян күрүчеләрдән (алар барлыгы 600 кеше) сорау алырга керешәчәк.
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 09.11.2022
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы