|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.11.2022 Хәвеф-хәтәр
Югалган өч баланы эзлиләр (ФОТО)Иглин районының Охлебинин авылында кичә, 7 ноябрьдә, кичке якта өч үсмер югалган. “Балаларны эзләү – Иглин” төбәк иҗтимагый оешмасы волонтерлары хәбәр итүенчә, 15 яшьлек Ангелина Горшкова, 14 яшьлек Диана Заһидуллина һәм 13 яшьлек Артем Фазлыевны эзлиләр. Ангелинаның буе 165-168 см тирәсе. Кара чәчле, күзләре коңгырт төстә, ябыграк. Өстенә кара кыска куртка һәм кара чалбар кигән. Диананың буе 159-163 см тирәсе. Чәчләре карасу, кыска, уртача гәүдәле. Өстендә – сары язулары булган көрән төстәге толстовка, көрән кроссовкалар һәм кызыл чалбар.
Артемның буе 155-160 см чамасы. Чәчләре кара, күзләре коңгырт, тыгыз тәнле. Өстендә – хаки төстәге куртка, карасу трико, ак сызыклы кара кроссовкалар.
“Балалар турында мәгълүмат белүче булса, 112 яки 8-927-969-89-19, 8-917-383-56-87 номерларына шалтыратсыннар иде”, – диләр волонтерлар.
Үсмерләр исән-сау табылсын дип телик.
Фото: РОО «Поиск детей – Иглино», Vk
Язгөл САФИНА |
Иң күп укылган
|