|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.11.2022 Язмыш
"Шашар хәлгә җиттем. Кызым кемнән йөкле булуын әйтми"Мин 16 яшемдә әни булдым, соңрак кызымның әтисенә кияүгә чыктым. Берничә ел гына ирем белән яшәп өлгердек, ул 2008 елның августында һәлак булды. Ул вакытта кызыма 3 яшь иде. Хәзер аңа 17. 2023 елда мәктәпне тәмамлый, ВУЗга керергә планлаштырган. Әмма бу хыял гына булып калырга мөмкин, чөнки бер көн кызымның түгәрәкләнеп баруын сизеп калдым...
Кызым соңгы чиккә кадәр йөкле булуын яшерергә тырышты! Хәзер йөклелекнең 5нче ае китте, дөрес санаган булса, мартта бала туарга тиеш. Аның дәваханәгә барганы юк, исәпкә дә басмаган. Үземне ниндидер әшәке әни итеп хис итәм. Мин аны УЗИга алып барырга тиеш бит!
Аңлыйм, ул минем язмышны кабатлый. Ләкин мин ул вакытта әнидән яшермәдем һәм кемнән йөкле булуымны да ачык белә мдем. Ә кызым туачак баланың әтисе кем икәнен дә әйтми. Аның берничә партнёры булуына ышанасым килми... Әлеге хәлләрдән акылдан шашар хәлгә җиттем.
Миңа 33 яшь. Тиздән кызымның БДИ тапшырасы бар. Ә моннан да алда ул әни булырга тиеш...- дип язган социаль челтәрләрдә бер ханым.
Сез аңа нинди киңәш бирә алыр идегез?
Фото: Фрипик.ру
Автор:Гөлия Мөгаллимова
--- |
Иң күп укылган
|