|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.11.2022 Җәмгыять
![]() Татарстанда сизелерлек җылытачакАтлантик циклон килү белән Татарстанда һава температурасы күтәрелә башлаячак. Ялларда ук көндез +7 градуска кадәр җылыта. Бу климатик нормадан 3-4 градуска югары. Һава торышы чәршәмбе үзгәрә башлый, иртәгә көндез һава температурасы + 4 градустан артмаячак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
9 һәм 10 ноябрьдә Татарстанда җепшек кар, урыны белән яңгыр яварга мөмкин. Чәршәмбе төнлә һава температурасы -3..+2 градус, көндез – 0..+5. Киләсе төндә 0..+4 градус, ә көндез +2..+7 градус көтелә, дип яза Татар-информ.
Якынча мәгълүматлар буенча, җомга һәм шимбә республикада кабат яңгыр яварга мөмкин. Төнлә һәм көндез һава температурасы нульдән югары булачак – 0..+5 һәм +2..+7 градус.
Фото: Фрипик.ру
--- |
Иң күп укылган
|