поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
24.07.2008 Дин

"ПРИЛАВКА АСТЫ" ДИНЕ

Берничә ел элек булган вакыйгага ул вакытта мин, мәктәп укучысы, әллә ни игътибар да итмәгән идем. Ләкин 25 июнь санында чыккан Эльвира Фатыйхованың “Ялган мөселманлык” исемле язмасын укыгач, кылт итеп исемә төште. Өйдә һәрвакыт хәләл ит кенә ашагач, базарда әни белән үз сатучыбызны булдырган идек. Алай ышанычлырак та, “калҗаның майлырагы” эләгә. Ә базарда нинди генә сатучы юк: арасында яулык ябып, төренгән хатын-кызлар да, санитария нормаларын үтәү өчен булса да, чәчләрен җыймаганнары да бар...

Ничек кенә булмасын, сату гөрли, сату бара!!! Шулай әни ит сайлаган арада, як-якка каранам. Шунда карашым безнең янда гына сату иткән ханымда тукталды. Яулык япкан, күлмәге озын җиңле, тубыктан, үзе пөхтә, чиста. Витринага да килешле итеп, ике телдә “Хәләл ит”, “Мясо халяль” дип язылган. “Әнигә әйтергә кирәк булыр, – мин әйтәм. – Бәлки, башка вакытта бу ападан гына алырбыз”.

 

Көндәлек эш онытылган сыман, бу күренеш тә тиз баштан чыкты... Бервакыт үзен искә төшертмәсә!!!

 

Апаларыма кунакка баргач, тегүченең өендә һәрвакыт кеше булыр инде – 45 яшьләр тирәсендәге хатын озын җиңле күлмәк киеп карый иде. Апам аның янында булавка, инә капкан килеш профессиональ, критик караш белән аны күздән кичерә. Ә минем күз бу ханымның мөлаем йөзендә. Бик тә таныш булып тоелды ул миңа. Әлбәттә, бу бит базарда ит саткан хатын. Тик нәрсә бу? Базарда бар җирен төргән, хәзер дә апамнан мөселман хатын-кызлар кия торган күлмәк, чалбар тектерүче бу хатын җиңсез күлмәк киеп маташа түгелме соң? Мин авызымны ачып карап торган арада, чәчләрен өскә бөтереп җыеп куйган ханым, апам белән саубуллашып, өйдән шул сарафаннан чыгып та китте. Минем сораулы карашымны апам аңлап алды булса кирәк: “Алай ныграк ышаналар, күбрәк алалар икән”, – дигән җавап кайтарды. Хәләл ит сатканда мөселманча киенеп, аннан киемнәрен “прилавка” астында калдыручы хатын-кызлар тагын күпме икән?

 

АЛЕНА + АНДРЕЙ

 

Бусы минем бер таныш кыз белән булган хәл.

 

Андрейның гаиләсе Татарстан шәһәрләренең берсенә Үзбәкстан якларыннан килеп урнаша. Үзе керәшен татары булса да, Ислам динен кабул итә. Алена белән танышкач, кызны да шул дингә тарта. Әти-әнисе каршы булса да, Алена Ислам динен кабул итеп, Андрей белән никах укыталар. Яшь гаилә кеше фатирында акча түләп гомер итә башлый. Алена институтта читтән торып укый, заводта лаборант булып эшли. Ә Андрей бер эшкә керә, икенчесенә... Баштарак биш вакыт намазын укып барган егет кайвакыт өйгә дә кайтмый кала. Кесә телефонына еш кына Чулпан исемле кыз шалтыраткалый. Фатир өчен түләү аңа гына калгач, Алена әти-әнисенә китә. Күңел яраларын ямар өчен, машина йөртү курсларына йөри башлый, кредитка автомобиль сатып ала. Дин аңа терәк булып тора. Шулвакыт Андрей килеп гафу итүен үтенә. Алена янәдән аның белән тора башлый, тик Андрейның машина белән китеп 2-3 көнләп югалып торуын дөрес аңлап, Алена Андрейдан автомобиль ачкычларын алып китә. “Талак” әйтелә, тагын бер яшь гаилә юкка чыга. Моңа кадәр яулык япмыйча гына намаз укыган кыз бүген берсеннән-берсе матур күлмәкләр тектереп яулык япты. Хәзер инде кызларының Ислам юлына басуына үкенмәгән әти-әнисе аны намаз укучы бер егет белән таныштырды. Бар яктан да булган Алена шул егетнең тәмам башын әйләндергән, ахрысы: тиздән никах укытып, туй итүләре көтелә. Ә Андрей? Исламда хатыныңа хыянәт итү бармыни? Белмәгән идем...

 

ДОГАМЫ, ӘЛЛӘ АНТМЫ?

 

Беркөнне язгы чакырылыш буенча армиягә китүче энемнең озату кичәсендә булырга туры килде. Энем мәчеткә йөргәнлектән, мәҗлес спиртлы эчемлекләрсез үтте. Анысы яхшы. Тик телгә оста әнием: “Ярар, яшьләр үзләре генә калсыннар, әнә, кызлар белән аралашсыннар”, – диюгә, энемнең мәчеттә танышкан Дуслары өстәлдән тора башлады. “Безгә кызлар белән аерым бүлмәдә калу тыела”, – дип урамга ук чыгып киттеләр. Танышларым арасында намаз укып, мәчеткә йөрүчеләр шактый. Тик аларның берсенең дә минем яннан андый сүз белән китеп барганнары юк иде әлегә. Белүемчә, кыз белән егет очрашсалар да, яннарында шаһит булырга тиеш. Ә монда күпме күз, беренчедән! Икенчедән, мин бит аларны туры юлдан яздырырга теләмим, өстәвенә, энемнең апасымын.

 

Әле, җитмәсә, мәчеттән ант кабул итмәскә кушып җибәргәннәр. Тиздән болай да армиядә егетләр калмаячак. Дедовщинасы болай да чиктән ашкан армиядә моның өчен бит энемә көн күрсәтмәячәкләр. Аны уйлыймы икән муллалар?

 

НӘРСӘ БУ – ФАНАТИЗММЫ, ӘЛЛӘ ХАК ЮЛМЫ? КАЙСЫ ДӨРЕС, КАЙСЫ ЯЛГАН?

 

Гомумән, танышларым арасында мәчеткә йөрүчеләр дә, үзлектән генә намаз укучылары да бар. Ничек кенә булмасын, минемчә, иң мөһиме – Аллаһы Тәгаләгә ышанычның күңелеңдә булуы. Башкаларга күрсәтү өчен генә дин битлеген киеп куючыларны аңламыйм.

 

Кайбер мөселман кызларының безгә, яулык япмаганнарга, “урам себеркесенә” сыман төбәлгән кимсетүле карашларын да бернинди кысаларга кертеп булмый. Әлбәттә, барысы да түгел, танышларымның миңа гомердә дә алай караганнары юк. Ә менә урамнан үтеп барганда сине түбәнсеткән карашны тою бер дә рәхәт түгел. Гомумән, нинди кием, нинди диндә, нинди милләттә торуың мөһим түгел, кеше Кеше булып калырга тиеш. Шәхес – менә кешедә иң кызыгы.

 

Эльвира язмасында Ислам диненнән күңеле кайтып, чукынырга теләүче кыз турында да әйткән. Шуны әйтсен иде Эльвира ул кызга. Егеткә, башка кешегә карап кына мөселманлыктан бизеп булмый. Ул диннең, деннең үз эчеңдә булуы кирәк. Кеше динне ямьсезли икән, син аны тугрылыгың белән ямьләндереп, үрнәк күрсәт.


Гөлназ ГЫЙЛАЕВА, КДУ студенты
Безнең гәҗит
№ 29 | 23.07.2008
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»