|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.11.2022 Мәдәният
Рәмзия Фәйзуллина: “Бала чагымда курчак та уйный алмадым”Талант белән бергә сәхнә сөйкемлелеге артист өчен иң кирәкле сыйфатлар. “Әкият” Татар дәүләт курчак театрына 43 ел гомерен багышлаган Татарстанның халык артисты Рәмзия Фәйзуллинада аларның икесе дә бар. Ул сәхнәгә чыгып, җырлаганда булсынмы, биегәндәме, теләсә кайсы буын тамашачының мәхәббәтен яулый. Артист шушы арада үзенең гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Шул уңайдан без аның үткән юлы, иҗаты хакында сөйләштек. ─ Рәмзия ханым, балачакта үзегезгә курчак театрын беренче мәртәбә кайчан күрергә насыйп булды һәм нинди тәэсир калдырды?
─ Бервакыт безнең Сарман районының Янурыс авылына Казаннан курчак театры артистлары килде. Ничә яшемдә булганымны хәтерләмим, клубка спектакль карарга бардым. Башында ук сәхнәгә бик ямьсез, кып-кызыл зур курчак чыкты да, мин куркудан эскәмия астына төшеп киттем һәм ахырына кадәр шунда утырдым. Шуннан бирле курчак театрын карамадым.
─ Еракта калган балачак хатирәләрен искә алырга яратасызмы?
─ Искә алып, сагынып сөйләрлек балачагым булмады да минем. 10 яшем тулганда, сеңлем туды. Бөтен өй эшләре, бала карау миңа йөкләнде. Әни сыер савучы булып эшли иде, әти ─ тимерче. Минем бала чагымда беркайчан да курчак белән уйнаганым булмады. Шуңа күрә миңа Ходай: “Балачакта уйнамадың, менә рәхәтләнеп курчаклар белән эшлә”, ─ дигәндер. Мәктәптә укыганда, концертларда җырлап йөрдем. Казанга да җырчы булырга, дигән уй-хыяллар китерде. Әмма язмыш дигәнең, юлымны икенче якка таба борып куйды. Һөнәремне дөрес сайлаганмын, дип уйлыйм. 43 ел буе шушы театрдан аерылмадым.
─ Хәзерге вакытта уку йортларын тәмамлаган яшьләрне театрларга “җиз иләк” аша гына үткәреп алалар. Сезне курчак театрына бернинди тәҗрибәсез кабул иткәннәр.
─ Анда барырга бер туганыбыз тәкъдим иткән иде. Барсам, шунда ук җырлатып, сөйләтеп караттылар да, театрга алдылар. Әмма артистлар гастрольләрдә булу сәбәпле, бутофор цехында эшләп торырга туры килде. Алар кайтканнан соң, Рабит Батулланың
“Өйләнер чак” дигән спектакленә репитицияләр башланды. Анда режиссер берьюлы ике роль бирде (Солтания белән Сәйлән).
Курчаклар белән эшләргә өйрәттеләр дә, озакламый гастрольләргә чыгарып җибәрделәр. Кулларым калтырап, курчагым төшеп киткән чаклар да булды.
─ Заманына күрә курчаклар үзгәреп тора. Яңа алымнар үзләштерәсез. Әйтик,“Кәҗә белән сарык” әкиятен зур битлекләрдән уйнаганыгызны күргән тамашачы: “Бу артистлар ничек һава сулыйлар икән?”,─ дип гаҗәпләнеп утыра торгандыр.
─ Без, курчак театры артистлары, төрлечә эшли алабыз. Кеше яхшыга да, начарга да өйрәнә. Режисер нәрсә куша, шуны эшлисең. Безнең баш режиссер Илгиз Зәйни нәрсә куясын алдан күрә белә. Артистка тырышып эшләргә генә кала .
─ Бүгенге көндә балаларны нинди спектакльләр белән шаккаттырып була?
─ Нәниләр хәрәкәтле уенны, көлкеле спектакльләрне ярата. Аларга яңа заман каһарманнары кызык.
─ Үз фикереңне курчаклар аша аңлатуның кыенлыгы да бардыр бит.
─ Әлбәттә курчакка җан өрү җиңел түгел. Хис- тойгыларыңны курчак аша бирергә кирәк. Мәсәлән, мәхәббәтне гәүдәләндергәндә, үзеңнең кичерешләреңне курчакларга күчерәсең.
─ Яшьлегегездә үзегез кичергән мәхәббәт хисләре ничегрәк истә калган?
─ Минем яшь чактагы мәхәббәт үкенечле булды. Балык Бистәсе районыннан Илдар исемле егет белән озак кына дуслашып йөрдек. Матур җырлый, көйләр яза иде. Бәлки ятимлектә үскәнгә, бик моңлы булгандыр. Безне язмыш кавыштырмады. Аннары, ул башка шәһәргә китеп яши башлагач,фаҗигале төстә вафат булды. Бүген дә аның сурәте күз алдыннан китми. Армиядән язган хатларын әле дә саклап тотам. Аның җырларын җырлап йөрим.
─ Җырчы булырга, дигән хыялыгыз чынга ашмаса да, театр сәхнәсендә Сезне җырлы рольләрдән башка күз алдына китереп булмый.
─ Әйе, безнең театрда җырсыз рольләр юк, диярлек. Яшьтән үк балалар күңеленә җыр-моң саласы килә. Һәр спектакльдә җырлы рольләр биргән өчен мин режиссерларга рәхмәтле. Шуңа күрә эстрада юлыннан китмәгәнемә үкенмим.
─ Моң дигән нәрсә Сезгә кемнән бирелгән? Гаиләгездә сәнгатьне яратучылар булдымы?
─ Минем әни бик матур җырлый иде. Әти белән абый оста итеп гармунда уйнадылар. Кызганыч, абыебыз яшьли гүр иясе булды. Ул армиядән инвалид булып кайткан иде. Аның саулыгын югалтып кайтуы безнең гаилә өчен зур фаҗига булган иде.
─ Сез тормыш авырлыкларын күргән көчле рухлы хатын-кыз. Улыгызны ялгыз гына үстердегез. Аңарда нинди сыйфатлар тәрбияләргә тырыштыгыз?
─ Без Вилданны әни белән икәү тәрбияләдек. Әти арабыздан киткәннән соң, әни авылда ялгызы яшәп калды. Мин аны үзебезнең янга алып килдем. Башта шактый еллар авария хәлендәге йортта өчәү яшәдек. Әни Вилданны иркәләп-назлап кына үстерде. Мин улымда, беренче чиратта, кешелеклелек, әдәплелек сыйфатларын тәрбияләргә тырыштым. Вилданны 4 айдан курчак театрына йөртә башладым.
─ Димәк, ул сезнең эшне күреп, сәхнә артында үскән. Үзенең уй-хыяллары, максатлары булдымы? Бүгенге көндә ниләр белән шөгыльләнә?
─ Ул мәктәптә тырышып укыды. Быел 11нче сыйныфны тәмамлап, Казан дәүләт аграр университетына укырга керде. Физика фәнен бик ярата. Киләчәктә фән юлыннан китәргә хыяллана. Мин аның бөтен хыяллары тормышка ашуын телим.
Люция ХӘБИБУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|