|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.11.2022 Дин
![]() Муллалар бәлеш ашап кына йөриме?Редакциябезгә, имамнар җитмәү аркасында мәчетләр ябык тора, авылга яшьләр кайтмый, дип шалтыратучылар бар. Шул ук вакытта мулланың эшен бәяләп бетермәүчеләр дә очрый. “Мәҗлестән мәҗлескә сәдака җыеп, корсак тутырып кына йөриләр”, — дигәнне дә ишетергә туры килә. Имамнарның эше нидән гыйбарәт, аларның вазыйфалары хакында “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе директорының беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән сөйләштек. — Рөстәм хәзрәт, мулланың вазыйфаларына нәрсәләр керә?
— Күпләр мулланың вазыйфаларын мәҗлесләрдә бәлеш ашап йөрү дип кабул итә. Имамның бәлеш ашарга вакыты калса, әйбәт булыр иде. Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан расланган нигезләмә бар. Анда мулланың барлык вазыйфалары да күрсәтелгән. Ул мәчетне намаз саен ача, аерым мөәзин булмаса, азан әйтә, бәби туса, исем куша, яшьләргә никах укый, мәетне соңгы юлга озата, мәрхүмне юа, рухына дога кыла, мәҗлесләргә килә, җомга вәгазьләре сөйли, диннең күркәмлеген башкаларга аңлата, кешеләрне борчыган дини сорауларга ачыклык кертә. Мулла янына киңәш сорап мөрәҗәгать итүчеләр дә күп. Аңа юрист, психолог, педагог та булырга туры килә. Кайбер имамнарга күз тигәннән өшкертергә киләләр. Болардан тыш ул мәчетне кайгырта. Коммуналь хезмәтләргә түләү, мәчетне чиста тоту — барысы да мулла җаваплылыгында.
Эльвира МОЗАФФАРОВА |
Иң күп укылган
|