|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.02.2011 Матбугат
Телне ничек сафландырасы?Бөтендөнья Берләшкән Милләтләр Оешмасына караган ЮНЕСКОның һәр елның 21 феврален туган тел көне дип игълан итүендә зур мәгънә бар. Бу истәлекле датаны меңнәрчә милли телләрнең язмышын кайгырткан акыллы кешеләр керткән. Әлеге көнне бөтен илләрдә олылап билгеләп үтүнең әһәмияте, һичшиксез, безнең телебезне саклау һәм үстерү өчен дә зур. Мин үзем аның эчтәлеген башка көннәргә дә җәелдерергә кирәктер дип уйлыйм. Чөнки хәзерге заманда туган телнең хәлен кайгырту елның бер көнендә генә түгел, һәр көнендә булырга тиеш.
Аны туган тел мәсьәләләренә багышланган төрле чаралар күрү итеп кенә түгел (болары да бик кирәк, әлбәттә), бәлки, телебезне саклау һәм үстерү өчен үткән елда эшләгән эшләргә йомгак ясау һәм шушы максатта киләсе елда башкару зарури булган эшләрне билгеләп кую, тел сафлыгы өчен көрәшүчеләрнең сафларын ныгыту көне дип тә кабул итәргә кирәктер.
Бүген туган телебезнең хәзерге торышына, киләчәгенә карата борчылырлык нәрсәләр бар һәм алар, минемчә, көннән-көн арта бара.
Шуларның берсе һәм иң җитдие – телдән һәм язма сөйләмебезнең сыйфаты тиешле дәрәҗәдә булмау. Халык тарафыннан йөзләрчә, меңнәрчә еллар буена камилләштереп, эшкәртелеп, шомартылып килгән телебезнең бозылу, гарипләндерелү очраклары күп. Еш кына кайбер сүзләрне, әйтемнәрне урынсыз, ялгыш кулланабыз, кайбер сүзләр, тәгъбирләр, җөмләләр татар теле кануннарына, фән теле белән әйткәндә, нормаларына туры килми, ятышсыз, кытыршы, ясалма була.
Мин сөйләм культурасы, яки дөрес сөйләм мәсьәләләре белән азмы-күпме ярты гасырга якын шөгыльләнеп киләм, бу хакта язылган йөзләрчә мәкаләләрем, дистәләрчә китапларым бар. Аларда телебездә хөкем сөргән меңнәрчә ялгышлар күрсәтелгән, бу хаталарны төзәтү юллары һәм моннан ары булдырмау өчен кирәкле тәкъдимнәр, чаралар бәян ителгән. Әмма, ни гаҗәп, инде дистәләрчә еллар буена күрсәтеп килгән тел ялгышларының күбесе бүген дә газеталарда, радио, телевидение тапшыруларында һәм сөйләм телендә сакланып килә. Тел ялгышларын күрсәтүче бер мин генә түгел, әлбәттә, бу хакта башка авторларның да язмалары һәм телдән чыгышлары шактый күп. Фәнни эшем сөйләм культурасы, тәрҗемә теориясе белән бәйләнгән булганлыктан, миңа дөрес сөйләм мәсьәләләре белән күбрәк шөгыльләнергә туры килә. Хикмәт бары шунда гына. Телебездәге ялгышларның тотрыклы хәлдә күпләп сакланып килүенең ике сәбәбе бар. Беренчесе – туган тел мәсьәләләренә дәүләт күләмендә игътибар җитмәү һәм икенчесе – уку йортларында татар телен өйрәтүнең тиешле дәрәҗәдә булмавы. Хәер, бу ике сәбәп бер-берсенә тыгыз бәйләнгән: туган илне саклау һәм үстерү мәсьәләсенә дәүләт күләмендә тиешле игътибар булмау тел укыту-өйрәтүдәге җитешсезлекләргә китерә дә инде.
Мәгълүм булганча, моннан егерме еллар элек республикабыз парламенты тарафыннан Татарстан халыклары телләре турында бик әһәмиятле закон кабул ителгән иде. Тик ул закон тиешенчә үтәлми, һәм, димәк, туган телебезне саклау, үстерү дәүләт дәрәҗәсендәге эшкә әверелеп җитми. Бу урында туган тел мәсьәләләре белән шөгыльләнү республика җитәкчелеге өчен икътисад, сәясәт, социаль-культура мәсьәләләре белән шөгыльләнү кебек үк әһәмиятле дигән хакыйкатьне искә төшерү урынлы булыр иде. Мәскәү тарафыннан милли телләр үсешенә төрлечә киртәләр корылу чорында туган телебезнең саклануы, камилләшә баруы өчен президентыбыз, парламентыбыз һәм хөкүмәтебезнең бу мәсьәләдә принципиаль карашы һәм актив мөнәсәбәте кирәклеге ни дәрәҗәдә мөһим икәнлеге үзеннән-үзе аңлашыла булса кирәк.
Телебезне саклау, үстерү өлкәсендәге проблемалар күп төрле. Республикабыз җитәкчелеге, якын арада, бу мәсьәләләргә багышлап җитди һәм эшлекле конференция уздырса, бу бик файдалы эш булыр иде. Һәм ул форумда каралачак мәсьәләләрнең иң әһәмиятлеләреннән берсе уку йортларында татар телен өйрәтүне камилләштерү мәсьәләсе булырга тиеш.
Минемчә, татар телен укытуны камилләштерү – бүген мәгариф системасында иң кирәкле, кичектермичә эшләнәсе эш. Хикмәт шунда: татар телен укыту методикасы җитди үзгәреш кертүне таләп итә. Бу бигрәк тә туган телне русча укытыла торган мәктәпләрдә һәм сыйныфларда өйрәтүгә карый, әмма татар мәктәпләрендә дә туган телне яңа методика белән укыта башлау вакыты җитте булса кирәк.
Безнең мәктәпләрдә татар теле инде күп еллар буена нигездә укучыларга кагыйдәләр ятлату, күнегүләр эшләтү методикасы белән укытыла, телне җанлы сөйләмдә, ягъни коммуникатив метод белән өйрәтү җитми. Нәтиҗәдә мәктәпне тәмамлап чыккан яшьләр телнең бай мөмкинлекләреннән тулы һәм дөрес итеп файдалана алмыйлар, күп очракта матур, җанлы, тәэсирле итеп сөйли белмиләр. Укыту процессы күбрәк билгеләмәләр, кагыйдәләр өйрәтүгә, күнегүләр эшләтүгә корылган булу аркасында, дәресләр еш кына күңелсез, җансыз үтә, укучыларда кызыксыну уятмый һәм, әлбәттә, тиешле нәтиҗәне бирми.
Рус мәктәпләрендә 11 ел буе татар теле өйрәнгән укучыларның туган телләрендә иркенләп, дөрес итеп сөйли һәм яза белмәүләре хәзер гадәти күренешкә әверелде инде. Хәер, җанын-тәнен биреп, иҗади эшләгән кайбер укытучыларның уңай нәтиҗәләре бар. Ләкин андыйлар күп түгел. Монда сүз укытуның системасын, методикасын үзгәртү ихтыяҗы турында бара. Рус мәктәпләрендә татар теле укытуда чит телләргә өйрәтү методикасын нигез итеп алырга кирәктер.
Тиздән булачак Халыкара туган тел көне уңае белән газета битләрендә татар теленең бүгенге торышы, киләчәге, сөйләмебезнең дөреслеге, сафлыгы, мәктәпләрдә, урта һәм югары уку йортларында татар телен укыту мәсьәләләре буенча фикер алышу үткәрелсә, моның нәтиҗәсе булмый калмас иде.
Рүзәл ЮСУПОВ |
Иң күп укылган
|