|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.11.2022 Җәмгыять
Татарстан Дәүләт радиосы бүген 95 еллыгын бәйрәм итә!“Тыңлагыз, Казан сөйли!” дигән җөмлә эфирда беренче тапкыр 1927 елның 7нче ноябрендә яңгырый. Шул вакыттан бирле "Татарстан" радиосының һәр тапшыруы “Казан сөйли!” дигән сүзләр белән башлана. Татарстан радиосы эфирында бәйрәм тапшырулары ике көн – 7-8 ноябрьдә дәвам итәчәк.
7 ноябрь эфиры гадәттәгечә 6:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт гимны һәм Татарстан радиосы гимнына әверелгән “Казан сөйли” дигән җыр (Мәхмүт Хөсәен шигыре, Рәгъде Халитов көе) белән башланып китәчәк.
Россия һәм Татарстан хәбәрләреннән соң, Татарстан радиосында эшләгән шагыйрьләрнең шигырьләренә язылган җырлардан төзелгән концерт тәкъдим ителә.
Көн дәвамында радио эфирында төрле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләреннән һәм иҗат әһелләреннән, гади тыңлаучылардан кабул итеп алынган котлаулар яңгырап торачак.
7.10 минутта “Яңа көн” тапшыруының кунагы – ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов булачак.
11.10 мин. эфирга чыгачак легендар “Идел белән Урал арасында” тапшыруында Татарстан радиосын 7 республика – Коми, Башкортстан, Мари, Мордва, Удмуртия, Чувашия республикаларының Дәүләт радиолары коллективлары котлаячак. Сүз уңаеннан, “Идел белән Урал” арасында радиожурналының эфирга чыга башлавына 2023 елда 65 ел булачак.
Турыдан-туры эфирда барачак “Татарстан дулкынында” тапшыруында радиотыңлаучылар Татарстан радиосында хәзерге вакытта эшләүче алып баручылар һәм журналистлар белән таныша ала. Тапшыру 13.10 мин. эфирга чыга.
Балалар, музыкаль тапшырулар һәм әдәбият-сәнгать редакцияләре эшчәнлеге турындагы бәйрәм тапшыруларын 15.10 мин. Һәм 18.20 мин. тыңларга мөмкин булачак.
Татарстан радиосы язучы, Дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Шамил Усманов тырышлыгы белән барлыкка килә. Радионың беренче дикторы Гадел Кутуй була. Гомер-гомергә радионың рухи ягын шагыйрьләребез, язучыларыбыз, җырчыларыбыз, галимнәребез кайгырта. Төрле елларда радиода эшләгән язучыларның саны гына да 40тан артып китә.
Татарстан радиосы беренче тапшыруларын Арча кырыннан, ул елларда Казан хәрбиләре төрле сынаулар алып барган радиобазадагы кара япма белән тышланган студиядән башлап җибәрә. Тапшырулар даими булып киткәч, студия хәзерге Тинчурин театры бинасына күчерелә. Биредә музыкаль, әдәби-драматик тапшырулар үсеш кичерә. Җырчылар турыдан-туры эфирда концерт бирә, артистлар микрофон алдында спектакль уйный. Шушы ук бинада 1928 елда Татарстан радиосы аша шагыйрь Владимир Маяковский чыгыш ясый.
1930 елларда радио хәзерге Карл Маркс урамы, 36 йорт адресы буенча күченә. 1939 елдан 2007 елга кадәр Татарстан радиосы тарихи Кекин йортында – М.Горький урамы, 15 йорт адресы буенча эшләде. 2008 елдан башлап Татарстан радиосы Ш.Усманов урамы, 9 йорт адресы буенча урнашкан телерадиокомплекста эшли.
Татарстан радиосының көндәлек тапшырулар күләме 6 сәгатьне тәшкил итә. Бу БДТРК холдингының төбәк департаменты мәгълүматлары буенча, филиаллар арасында иң зур күрсәткеч. Бүген эфирга 50 гә якын оригиналь тапшыру эшләнә. Алар арасында ярты гасырдан артык эфирга чыгучы “Идел белән Урал арасында”, 2025 елда эфирга чыга башлавына 50 ел тулачак “Тел күрке сүз” һәм быел эфирга чыгуына 35 ел тулган “Пар канатлар”, “Театр - микрофон алдында”, “Әдәбиятыбыз сәхифәләре”, “Татарстан дулкынында” кебек радиотыңлаучылар мәхәббәтен казанган тапшырулар бар.
"Матбугат.ру" сайты "Татарстан" радиосы хезмәткәрләрен һәм тыңлаучыларын юбилей белән котлый!
Фото: Фрипик.ру
--- |
Иң күп укылган
|